34 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
3 ҖЫР Кыябыз, ышык урыныбыз һәм таянычыбыз
Йәһвәнең үзеңне кичергәненә шикләнмә
«Син гаебемне һәм гөнаһларымны кичердең» (ЗӘБ. 32:5).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Ни өчен Йәһвәнең безне кичергәненә ышанырга кирәк һәм бу ышанычны ничек ныгытырга?
1, 2. Йәһвәнең безне кичергәнен аңлагач, без нәрсә хис итәбез? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
ДАВЫТ патша гаеп хисеннән интегү нәрсә икәнен бик яхшы белгән (Зәб. 40:12; 51:3, башлангыч сүз). Ул берничә җитди гөнаһ кылган булган, әмма тәүбә иткән, һәм Йәһвә аны кичергән (2 Иш. 12:13). Нәтиҗәдә, Давыт, Йәһвә гөнаһларын кичергәнен аңлагач, зур җиңеллек тойган (Зәб. 32:1).
2 Йәһвә безгә дә шәфкатен күрсәтә. Ул безнең хәтта җитди гөнаһларыбызны да кичерергә әзер. Әмма моның өчен, безгә эчкерсез тәүбә итәргә, гөнаһларыбызны танырга һәм аларны бүтән кабатламаска тырышырга кирәк (Гыйб. сүз. 28:13; Рәс. 26:20; 1 Яхъя 1:9). Йәһвә гөнаһларыбызны тулысынча кичерә, әйтерсең лә без аларны беркайчан да кылмадык. Моны белү безне юата һәм бәхетле итә (Йәз. 33:16).
Давыт патша Йәһвәнең кичерүе турында күп мәдхияләр иҗат иткән (1, 2 нче абзацны кара)
3, 4. а) Бер апа-кардәш нинди хисләр кичергән? ә) Бу мәкаләдә без нәрсә карап чыгарбыз?
3 Кемгәдер Йәһвәнең кичерүенә ышану авыр булырга мөмкин. Хакыйкатьтә үскән Дженнифер мисалына игътибар итик. Яшүсмер чагында ул, начар эшләр кылып, ике төрле тормыш алып бара башлаган. Еллар узгач, ул кире Йәһвәгә кайткан һәм, рухи яктан үсеп, суга чумдырылган. Ул болай ди: «Элек мин акча артыннан кудым, әхлаксыз тормыш алып бардым, күп эчтем һәм ачулы бер кеше идем. Тәүбә иткәч, Мәсихнең корбаны мине сафландырды. Акылым белән мин моны аңлыйм, ләкин йөрәгемне моңа ышандыру авыр бирелә».
4 Син дә үткәндә гөнаһлар кылган булсаң, бәлки, сиңа Йәһвәнең үзеңне кичергәненә ышану авырдыр. Шулай булса, Давытның мисалын исеңә төшер. Ул Йәһвәнең үзенә карата шәфкатьле булуына шикләнмәгән. Йәһвә синдә дә андый ышанычның булуын тели. Шушы мәкаләдә без ни өчен моның мөһим икәнен һәм бу ышанычны ничек ныгытып булганын карап чыгарбыз.
НИ ӨЧЕН ЙӘҺВӘНЕҢ БЕЗНЕ КИЧЕРГӘНЕНӘ ЫШАНУ МӨҺИМ?
5. Шайтан безне нәрсәгә ышандырырга тели? Мисал китерегез.
5 Йәһвәнең безне кичергәненә ышансак, Шайтанның тозагына эләкмәбез. Шайтан безне Йәһвәгә хезмәт итүдән туктатыр өчен, теләсә нәрсә эшләргә әзер. Мәсәлән, ул безне Йәһвә гөнаһларыбызны кичерми дип ышандырырга тырыша. Борынгы Көринт җыелышындагы бер мәсихче мисалын карап чыгыйк. Ул фәхешлек кылганы аркасында җыелыштан читләштерелгән булган (1 Көр. 5:1, 5, 13). Ул тәүбә иткәч, Шайтан җыелыштагыларның аны кичермәвен һәм җыелышка кире кабул итмәвен теләгән. Шулай ук Шайтан бу кешенең Йәһвә аның гөнаһын беркайчан да кичермәячәк дип уйлавын теләгән. Шулай уйласа, ул «кайгыга батып» Йәһвәгә хезмәт итүдән туктар иде. Шайтанның максаты һәм алымнары үзгәрмәгән, ләкин «безгә аның алымнары билгеле» (2 Көр. 2:5—11).
6. Гаеп йөген җилкәбездән ничек алып ташларга?
6 Йәһвәнең безне кичергәненә ышансак, без гаеп хисеннән арынырбыз. Гаеп хисе үзеннән-үзе начар түгел, чөнки ул безгә яхшы якка үзгәрергә ярдәм итә (Зәб. 51:17; 2 Көр. 7:10, 11). Әмма тәүбә иткәннән соң, һаман да гаеп хисеннән интегеп яшәсәк, без шулкадәр боегырга мөмкин, хәтта Йәһвәгә хезмәт итми башлавыбыз бар. Ә инде Йәһвәнең кичерүен кабул итсәк, без өстебездән гаеп йөген алып ташларбыз һәм Йәһвәгә чиста вөҗдан белән шатланып хезмәт итәрбез. Йәһвә безнең нәкъ шулай хезмәт итүебезне тели дә (Көл. 1:10, 11; 2 Тим. 1:3). Ничек соң йөрәгебезне Йәһвәнең безне кичергәненә инандырырга?
ЙӘҺВӘНЕҢ БЕЗНЕ КИЧЕРГӘНЕНӘ ЫШАНЫЧЫБЫЗНЫ НИЧЕК НЫГЫТЫРГА?
7, 8. Йәһвә Мусага үзен ничек сурәтләп биргән һәм бу безне нәрсәгә ышандыра? (Чыгыш 34:6, 7)
7 Йәһвәнең үзен ничек сурәтләгәне турында уйлан. Мәсәлән, аның Синай тавында Мусага әйткән сүзләренә игътибар итикa. (Чыгыш 34:6, 7 укы.) Йәһвәнең күп күркәм сыйфатлары булса да, ул иң башта үзенең «шәфкатьле һәм кызганучан Аллаһы» булуы турында әйтергә булган. Әллә андый Аллаһы чын күңелдән тәүбә иткән хезмәтчесен кичермәсме? Әлбәттә, кичерер! Шәфкатьле һәм кызганучан Аллаһы беркайчан да мәрхәмәтсез эш итмәс!
8 Йәһвә үзен шәфкатьле дип атый икән, бу чыннан да шулай, чөнки ул беркайчан да ялганламый (Зәб. 31:5). Син элек кылган гөнаһларың аркасында әле дә гаеп хисе сизәсең икән, үзеңнән болай дип сора: «Мин Йәһвәнең шәфкатьле, кызганучан булуына һәм тәүбә иткән һәркемне кичергәненә ышанаммы? Алай икән, мин аның үземне дә кичергәненә әллә ышанырга тиеш түгелме?»
9. Зәбур 32:5 тән без Йәһвәнең кичерүе турында нәрсә беләбез?
9 Изге Язмаларда Йәһвәнең кичерүе турында нәрсә язылганы хакында уйлан. Мәсәлән, Давыт болай дип язган: «Син гаебемне һәм гөнаһларымны кичердең». (Зәбур 32:5 укы.) «Кичерү» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе туры мәгънәдә «күтәрү», «күтәреп бару», «алып китү» дигәнне аңлата. Давытны кичергәч, Йәһвә ниндидер мәгънәдә аның гөнаһын күтәреп алып киткән. Шулай итеп Давыт үз җилкәсендә авыр йөк булып яткан гаеп хисеннән арынган (Зәб. 32:2—4). Без дә шундый ук җиңеллек сизә алабыз. Эчкерсез тәүбә иткәнбез икән, димәк, Йәһвә гөнаһларыбызны күтәреп алып киткән. Шуңа күрә безгә инде гаеп йөген күтәреп йөрисе юк.
10, 11. Зәбур 86:5 тән без Йәһвәнең кичерүе турында нәрсә беләбез?
10 Зәбур 86:5 укы. Давыт бу мәдхиядә Йәһвә «кичерергә әзер» дип язган. Ни өчен Йәһвә башкаларны кичерергә әзер? Җавап шигырьнең икенче өлешендә бирелә: «Үзеңә ялварганнарның һәммәсенә син тугры мәхәббәтеңне мул итеп күрсәтәсең». Үткән мәкаләдә әйтелгәнчә, Йәһвә үзен яраткан хезмәтчеләренә тугры мәхәббәт күрсәтә һәм аларны беркайчан да калдырмый. Тугры мәхәббәт аны тәүбә иткән хезмәтчеләрен «ихластан кичерергә» дәртләндерә (Ишаг. 55:7). Сиңа Йәһвәнең кичерүенә ышану авыр икән, үзеңә мондый сораулар бир: «Мин Йәһвәнең үзенә, шәфкать сорап, ялварган һәркемне кичерергә әзер булуына ышанаммы? Алай икән, мин аңа ялварганда, аның үземне дә кичергәненә әллә ышанырга тиеш түгелме?»
11 Давытның башка мәдхиясендә Йәһвә безнең ничек яратылганыбызны һәм гөнаһлы булуыбызны белә дип әйтелә (Зәб. 139:1, 2). Бу фикер дә безне юатырга мөмкин. Әйдәгез, бу мәдхиядә нәрсә язылганына игътибар итик.
ЙӘҺВӘ ОНЫТМАГАН НӘРСӘНЕ ОНЫТМЫЙК
12, 13. Зәбур 103:14 тән күренгәнчә, Йәһвә нәрсәне онытмый һәм бу аны нәрсә эшләргә дәртләндерә?
12 Зәбур 103:14 укы. Давыт бу шигырьдә Йәһвә «безнең туфрак икәнебезне онытмый» дип язган. Әйе, Йәһвә һәрвакыт безнең камилсез булуыбызны истә тота. Бу да аны тәүбә иткән хезмәтчеләрен кичерергә этәрә. Давытның сүзләре турында күбрәк уйланыйк.
13 Йәһвә «безнең ничек яратылганыбызны яхшы белә» дип язган Давыт. Аллаһы Адәмне «җир туфрагыннан» яраткан. Ул кешеләрнең чикләре бар икәнен белә. Мәсәлән, аларга ашарга, йокларга, суларга кирәк. Хәтта камил кешеләр дә моңа мохтаҗ булган (Ярат. 2:7). Әмма Адәм белән Хаува гөнаһ кылгач, «без туфрак» дигән сүзләр өстәмә мәгънәгә ия булган. Аларның токымнары буларак, без камилсезлекне мирас итеп алдык, ягъни гөнаһ кылырга һәвәс булдык. Йәһвә безнең гөнаһлы булуыбызны белеп кенә калмый. Давыт әйтүенчә, ул моны «онытмый». Моны әйткәндә, Давыт Йәһвәнең безгә карата мәрхәмәтле эш итүен күздә тоткан. Асылда, Давыт болай дигән: «Йәһвә безнең кайчак хаталар кылачагыбызны аңлый; һәм без, хата кылгач, тәүбә итсәк, ул шәфкать күрсәтеп безне кичерә» (Зәб. 78:38, 39).
14. а) Давыт Йәһвәнең кичерүе турында тагын нәрсә дигән? (Зәбур 103:12) ә) Давыт кулланган мисал Йәһвәнең тулысынча кичергәнен ничек күрсәтә? («Йәһвә гөнаһларыбызны кичерә һәм оныта» дигән рамканы кара.)
14 Без 103 нче мәдхиядән Йәһвәнең кичерүе турында тагын нәрсә беләбез? (Зәбур 103:12 укы.) Давытның сүзләре буенча, Йәһвә безне кичергәч, «көнчыгыш көнбатыштан ни хәтле ерак булса», гөнаһларыбызны бездән шул хәтле ерак алып китә. Көнчыгыш һәм көнбатыш — Җирнең капма-каршы яклары ул. Алар бер-берсенә беркайчан да якын булмаячак. Моннан Йәһвәнең кичерүе турында нәрсәне белеп була? Бер китапта бу шигырь турында болай диелә: «Аллаһы гөнаһларыбызны бездән шулкадәр ерак алып китә ки, аларның эзе дә, исе дә, ягъни бернинди истәлеге дә калмый». Белгәнебезчә, ниндидер ис берәр нәрсәне исебезгә төшерергә мөмкин. Ләкин Йәһвә безне кичерсә, гөнаһларыбыз турында истәлек уятырлык ис тә калмый һәм ул инде безне алар өчен җәзага тартмаячак (Йәз. 18:21, 22; Рәс. 3:19).
15. Элеккеге гөнаһларыбыз өчен гаеп хисеннән интексәк, нәрсә эшләп була?
15 103 нче мәдхия Йәһвәнең безне кичергәненә ышанырга ничек булыша? Үткәндә кылган гөнаһларың аркасында гаеп хисе кичерсәң, үзеңә мондый сораулар бир: «Йәһвә минем гөнаһлы булуымны онытмый һәм тәүбә иткән гөнаһ кылучыларны, шул исәптән мине кичерә; мин моны онытмадыммы? Шулай ук Йәһвә инде кичергән гөнаһларымны истә тотмый һәм алар өчен мине җавапка тартмаячак, ә мин аларны истә тотмыйммы?» Йәһвә үткәндә кылган гөнаһларыбыз турында бүтән уйламый, безгә дә уйлыйсы юк (Зәб. 130:3). Йәһвәнең безне кичергәненә ышансак, без үткәндәге гөнаһларыбыз өчен гаеп хисеннән арынырбыз һәм Йәһвәгә шатланып хезмәт итә алырбыз.
16. Ни өчен үткәндәге гөнаһлар өчен гаеп хисе кичерү куркыныч? Мисал китерегез. (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
16 Бер мисал карап чыгыйк. Элеккеге гөнаһлар өчен гаеп хисе кичерүне машина йөрткәндә гел арт күренеш көзгесенә карау белән чагыштырып була. Вакыт-вакыт бу көзгегә карап алу файдалы, чөнки шулай итеп син арттан янаган куркынычтан кача аласың. Ләкин юлың куркынычсыз булсын өчен, сиңа башлыча алга таба карарга кирәк. Нәкъ шулай ук үткәндә кылган гөнаһларыбызны вакыт-вакыт искә төшерү файдалы була ала, чөнки шулай итеп без алардан сабак ала алабыз һәм аларны кабатламас өчен тәвәккәл булабыз. Әмма үткәндә кылган хаталарыбыз турында гел уйлап йөрсәк, гаеп хисе шатлыгыбызны урларга мөмкин һәм без Йәһвәгә хезмәт итүдә иң яхшысын бирә алмабыз. Шуңа күрә алга карыйк. Ә алда безне Аллаһы вәгъдә иткән яңа дөнья көтә. Анда «элекке нәрсәләр инде искә төшмәс» (Ишаг. 65:17; Гыйб. сүз. 4:25).
Машина йөртүчегә күбрәк арт күренеш көзгесенә түгел, ә алдындагы юлга карарга кирәк булган кебек, безгә дә күбрәк үткәндәге гөнаһларыбыз турында түгел, ә киләчәктәге фатихалар турында уйланырга кирәк (16 нчы абзацны кара)
ЙӨРӘГЕБЕЗНЕ ИНАНДЫРУДАН ТУКТАМЫЙК
17. Ни өчен Йәһвәнең безне яратканына һәм кичерергә әзер булганына ышанычыбызны ныгытып торырга кирәк?
17 Йәһвәнең безне яратканына һәм кичерергә әзер булганына ышанычыбызны алга таба да ныгытып торырга кирәк (1 Яхъя 3:19). Ни өчен бу мөһим? Чөнки Шайтан, Йәһвә безне яратмый һәм безне кичерергә теләми, дип ышандырудан туктамаячак. Шулай итеп ул безне Йәһвәдән аерырга тели. Вакыты аз калганын белгәнгә, ул үз тырышлыкларын көчәйтәчәк кенә (Ачыл. 12:12). Берүк аның корбаны булып китмик!
18. Йәһвәнең үзеңне яратканына һәм кичергәненә ышанычыңны ничек ныгытырга?
18 Йәһвәнең үзеңне яратуына ышанычыңны ныгытыр өчен, үткән мәкаләдәге киңәшләрне куллан. Ә Йәһвәнең үзеңне кичергәненә инаныр өчен, аның үзен ничек сурәтләгәне һәм Изге Язмаларда аның кичерүе турында нәрсә язылганы хакында уйлан. Онытма: Йәһвә синең гөнаһлы булуыңны истә тота һәм сиңа карата мәрхәмәтле эш итә. Гөнаһларыңны кичергәч, ул аларны тулысынча оныта икәнен истә тот. Нәтиҗәдә, син дә, Давыт кебек, Йәһвәнең шәфкатьле булуына тулысынча инанырсың һәм: «„Гаебемне һәм гөнаһларымны кичергәнең“ өчен рәхмәт сиңа, Йәһвә!» — дип әйтә алырсың (Зәб. 32:5).
1 ҖЫР Йәһвәнең сыйфатлары
a «Күзәтү манарасы» 2009 ел, 1 май, «Аллаһыны яхшырак белегез. Йәһвә үзе турында сөйли» дигән мәкаләне карагыз.