Зурайтып төшерелгән сәхнә һәм сәхнә өстендәге плакат
1922. Йөз ел элек
АЛЛАҺЫ «Гайсә Мәсих аша җиңү бирә» (1 Көр. 15:57). Бу сүзләр 1922 елның еллык шигыре итеп сайланган булган. Алар Изге Язмаларны Тикшерүчеләрне тугрылыклары бүләкләнәчәк дип ышандырган. Һәм чыннан да, шул елны Йәһвә ашкынучан вәгазьчеләрне әҗерсез калдырмаган. Аның фатихалавы шуннан күренгән: алар китапларны үзләре бастыра һәм төпли башлаган, шулай ук Патшалык турындагы хакыйкатьне таратыр өчен радио куллана башлаган. Соңрак 1922 елның көзендә, Йәһвә үз хезмәтчеләрен алар белән булганына тагын бер кат ышандырган. Изге Язмаларны Тикшерүчеләр Сидар-Пойнтта (Огайо штаты, АКШ) тарихи конгресс үткәрә алган. Бу конгресс бүгенге көнгә кадәр Йәһвә оешмасының эшчәнлегенә тәэсир итеп тора.
«БУ ШУЛКАДӘР ДУЛКЫНЛАНДЫРГЫЧ ЯҢГЫРЫЙ ИДЕ»
Вәгазь эше киңәя барган һәм күбрәк әдәбият кирәк булган. Бруклиндагы Бәйтелдә абый-кардәшләр җурналлар бастырган, әмма каты тышлы китапларны коммерция фирмалары чыгарган. Алар инде берничә ай дәвамында безнең зур күләмле заказларны үтәргә өлгермәгән. Китаплар җитмәгән һәм бу вәгазь эшенә начар тәэсир иткән. Шунда Рутерфорд кардәш типография өчен җаваплы булган Роберт Мартиннан, китапларны бастырып карау турында нәрсә уйлаганын, сораган.
Типография (Бруклин, Конкорд-стрит)
Мартин кардәш болай дип исенә төшергән: «Бу шулкадәр дулкынландыргыч яңгырый иде. Моның өчен яңа типографияне ачарга кирәк иде бит. Анда китап чыгару буенча бар операцияләр үтәлергә тиеш иде: хәреф җыю, гальванопокрытие, бастыру һәм тышлау». Кардәшләр Бруклинда Конкорд-стрит, 18 адресы буенча бер бинаны арендага алган һәм кирәкле җиһазлар сатып алган.
Әмма кардәшләрнең күтәренке рухлары кайбер кешеләргә ошамаган. Безнең яңа типографиягә, басмаларыбызны элек бастырган компаниянең директоры, килеп киткән. Ул: «Сезнең типографиягез бик яхшы! Әмма берегез дә бу техника белән куллана белми. Ярты елдан соң боларның барысы чуп-чарга әйләнәчәк»,— дип әйткән.
«Аның сүзләре ышандырырлык итеп яңгыраса да, ул Аллаһының һәрвакыт безнең белән булганын күздән ычкындырган»,— дип язган Мартин кардәш. Һәм кардәшебез хаклы булган. Тиздән яңа типография көненә ике мең китап бастыра башлаган.
Линотипта эшләүче абый-кардәшләр
РАДИОНЫҢ МЕҢЛӘГӘН ТЫҢЛАУЧЫСЫ
Йәһвә хезмәтчеләре китапларны бастыру белән генә чикләнмәгән, ә яхшы хәбәрне таратыр өчен яңа ысулны — радионы куллана башлаган. 1922 елның 26 февралендә, якшәмбе көнне, Рутерфорд кардәш беренче тапкыр радиода чыгыш ясаган. Ул «Бүген яшәүче миллионлаган кеше беркайчан да үлмәячәк!» дигән нотык сөйләгән. Бу нотык Лос-Анджелестан тапшырылган.
Программаны якынча 25 мең кеше тыңлаган. Кайберәүләр радиотапшыру өчен рәхмәт хатлары язган. Шуларның берсе — Санта-Ана (Калифорния штаты) шәһәреннән Уиллард Ашфорд. Ул Рутерфорд кардәшне мавыктыргыч һәм кызыклы чыгышы өчен мактаган һәм болай дип өстәгән: «Безнең гаиләдә өч кеше авырый, шуңа күрә өйдән чыга алмый. Әгәр бу нотык радио аша тапшырылмаса, без аны тыңлый алмас идек. Сез хәтта күрше йортта гына сөйләгән булсагыз да».
Киләсе атналар дәвамында башка тапшырулар да яңгыраган. «Күзәтү манарасы»ның 15 декабрь чыгарылышында радио аша, ким дигәндә, 300 мең кеше шаһитлек алган дип хәбәр ителгән булган.
Уңай нәтиҗәләр белән рухланып, Изге Язмаларны Тикшерүчеләр, Бруклин Бәйтеленнән ерак булмаган Статен утравында, үз радиостанциясен төзергә карар иткән. WBBR дип аталган радиостанция ярдәмендә тагы да күбрәк кеше Патшалык турындагы хәбәрне ишетә алган.
«ADV»
«Күзәтү манарасы»ның 1922 елның 15 июнь санында, Сидар-Пойнтта 5—13 сентябрьдә конгресс үтәчәк дип игълан ителгән. Изге Язмаларны Тикшерүчеләр Сидар-Пойнтка килгәч, алар арасында күтәренке рух хөкем сөргән.
Программаның башында Рутерфорд кардәш тыңлаучыларга мондый сүзләр белән мөрәҗәгать иткән: «Бу конгрессны Аллаһы фатихалаячак һәм җир йөзендә әле беркайчан да булмаган шаһитлек биреләчәк дип мин тулы ышаныч белән әйтә алам». Башка нотыкчылар да үз докладларында кардәшләрне вәгазьләргә дәртләндереп торган.
Конгресс делегатлары (1922 ел, Сидар-Пойнт)
Җомга, 8 сентябрьдә Рутерфорд кардәшнең нотыгын ишетергә теләп, якынча сигез мең кеше залга агылган. Барысы да, программкадагы «ADV» хәрефләренең мәгънәсе аңлатылыр дип өметләнгән. Урыннар алганда кайберәүләре сәхнә өстендә эленеп куелган зур тукыма рулонына, һичшиксез, игътибар иткәннәрдер. Конгресска Талсадан (Оклахома штаты) килгән Артур Клаус яхшы ишетелә торган урын тапкан. Әмма конгресста тавыш көчәйтү аппаратурасы кулланылмаганга, бу бер дә җиңел булмаган.
«Безнең бер сүзне дә төшереп калдырасы килми иде!»
Барысы да игътибар белән тыңлый алсын өчен, программа рәисе Рутерфорд кардәш нотык белән чыгыш ясаганда, соңга калучылар залга керә алмаячак дигән белдерү ясаган. 9:30 да Рутерфорд кардәш, Гайсәнең Маттай 4:17 дәге «күкләр Патшалыгы якынлашты» дигән сүзләре белән, нотыгын башлаган. Кешеләр бу Патшалык турында ничек ишетәчәкләрен аңлатканда ул болай дигән: «Гайсә үзенең килү чоры вакытында уңыш җыю эшен башкарачак һәм үзенә тәкъвалар белән тугрыларны җыячак дип игълан иткән».
Яхшы урын тапкан Клаус кардәш болай дип исенә төшерә: «Безнең бер сүзне дә төшереп калдырасы килми иде!» Әмма кинәт ул үзен начаррак хис итә башлаган. Артур залга кире керә алмаганын белеп, теләмичә генә чыгып киткән.
Берничә минуттан соң аңа җиңелрәк булып киткән. Кире әйләнеп килгәндә, Артур залдан яңгыраган көчле алкышлар ишеткән. Бу аның кызыксынуын тагы да ныграк көчәйткән. Ул бу искиткеч нотыкның нәрсә белән тәмамланачагын ишетер өчен, хәтта түбәгә менәргә әзер булган. Артурга 23 яшь кенә булганга, ул түбәгә менү җаен тапкан. Түбәдә берничә ачык тәрәзә булган, аларга якынлашкач, нотык яхшырак ишетелгән.
Әмма түбәдә Артур берүзе генә булмаган. Анда инде аның берничә дусты басып торган. Аларның берсе, Фрэнк Джонсон, йөгереп килеп: «Синең пәкең бармы?» — дип сораган.
«Әлбәттә»,— дип җавап биргән Артур.
«Син догаларыбызга җавап! — дип шатланган Фрэнк. — Зур рулонны күрәсеңме? Бу плакат. Игътибар белән судьяныa тыңла. Ул: „Игълан итегез, игълан итегез!” — дигәч, бу дүрт бауны кисәргә кирәк».
Шулай итеп, Артур кулына пәке тотып, сигнал бирүләрен көткән. Тиздән Рутерфорд кардәш нотыгының кульминацион ноктасына җиткән. Ул илһамланып сөйләгәнгә, аның тавышы яңгырап торган: «Раббының тугры һәм хак Шаһитләре булыгыз. Бабыл җимерелгәнче, көрәшүегезне дәвам итегез. Яхшы хәбәрне һәркайда вәгазьләгез! Дөнья Йәһвәнең — Аллаһы икәнен, ә Гайсә Мәсихнең — патшаларның Патшасы һәм хакимнәрнең Хуҗасы икәнен белергә тиеш. Бу иң бөек көн. Менә, Патша хакимлек итә, сез аның хәбәрчеләре, шуңа күрә Патшаны һәм аның патшалыгын игълан итегез, игълан итегез!»
Артур һәм башка абый кардәшләр бауларны кискәч, плакат бик матур итеп ачылып киткән. Тыңлаучыларга «ADV» хәрефләренең сере ачылган. Плакатта болай дип язылган булган: «Патшаны һәм аның патшалыгын игълан итегез». («ADV» — Advertise the King and Kingdom дигән инглиз сүзтезмәсенең беренче сүзенең өч хәрефе.)
«ЯХШЫРАК ТОРМЫШ ЮК»
Сидар-Пойнтта үткән конгресс кардәшләргә игътибарларын Патшалык турындагы мөһим вәгазь эшенә тупларга ярдәм иткән һәм ашкынучан кардәшләр бу эшкә шатланып тотынган. Оклахомадан булган бер китап таратучы (элек шулай пионерларны атаганнар) болай дип язган: «Без шахтерлар районында вәгазьлибез һәм монда кешеләр зур мохтаҗлыкта яши. „Алтын гасыр” журналыннан хәбәр ишеткәч, алар еш кына күз яшьләрен тыя алмый. Андый кешеләрне юату нинди зур фатиха».
Изге Язмаларны Тикшерүчеләр Гайсәнең Лүк 10:2 дә «урасы ашлык күп, ә эшчеләр аз» дигән сүзләренең никадәр мөһим икәнен аңлаган. 1922 елның азагына алар Патшалык хакындагы хәбәрне бөтен җирдә игълан итәргә тәвәккәл булган.
a Рутерфорд кардәшне кайчак судья дип атаганнар, чөнки вакыт-вакыт ул Миссури штатында (АКШ) судья буларак хезмәт иткән.