Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w24 октябрь 2-5 б.
  • 1924. Йөз ел элек

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 1924. Йөз ел элек
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • РАДИО АША ВӘГАЗЬЛӘҮ
  • РУХАНИЛАРГА КАРШЫ РЕЗОЛЮЦИЯ
  • КАРШЫЛЫКЛАРГА КАРАМАСТАН ВӘГАЗЬЛӘҮ
  • АЛАРНЫ ТАГЫН ДА КҮБРӘК ЭШ КӨТКӘН
  • 1922. Йөз ел элек
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
  • 1919. Йөз ел элек
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
  • Вәгазь ысуллары. Кешеләргә яхшы хәбәрне җиткерер өчен һәр мөмкинлекне кулланабыз
    Аллаһы Патшалыгы идарә итә!
  • Радиоалгычны конгресс дулкынына көйләгез
    Ирекле иганәләрегез ничек кулланыла?
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
w24 октябрь 2-5 б.

1924 Йөз ел элек

«КАРДӘШЛӘР, сез, хезмәтне киңәйтер өчен, нәрсә эшли аласыз? Суга чумдырылган мәсихче елның башында моның турында уйланса, бик яхшы булыр»,— дип әйтелгән «Бюллетень»неңa 1924 елның гыйнвар чыгарылышында. Шул ел дәвамында Изге Язмаларны Тикшерүчеләр бу киңәш буенча эш иткән дә. Алар хезмәттә радио куллана башлаган һәм кыюлык белән вәгазьләгән.

РАДИО АША ВӘГАЗЬЛӘҮ

Радио аша вәгазьләр өчен, кардәшләребез Ста́тен утравында үз радиостанциясен ачарга булган. Бер елдан артык Бәйтелдәге кардәшләр WBBR дигән радиостанцияне төзегән. Моның өчен алар агачларны кискән, шулай ук эшчеләр өчен йорт һәм студия өчен бина төзегән. Бу эшләрне тәмамлагач, кардәшләр, эфирга чыгар өчен, аппаратура җыя башлаган. Ләкин авырлыкларсыз да булмаган.

Кардәшләргә, 61 метрлык ике багана бастырып, алар арасына 91 метр озынлыктагы антенна сузарга кирәк булган. Ләкин башта аларның бернәрсә дә килеп чыкмаган. Әмма бу тырыш төзүчеләр Йәһвәгә таянган һәм ахыр чиктә уңышка ирешкән. Бу эштә катнашкан Ка́лвин Про́ссер кардәш болай дип сөйләгән: «Әгәр дә баштан ук уңышка ирешкән булсак, без үзебез турында, бигрәк уңган егетләр, дип уйлар идек. Ә болай без Йәһвәне данладык». Ләкин шуның белән авырлыклар бетмәгән.

Кардәшләр WBBR радиостанциясенең антеннасын беркетеп кую өчен билгеләнгән баганаларның берсен күтәрәләр

Ул вакытта радио эрасы башланганга гына, радиоаппаратураны табу җиңел булмаган. Ләкин кардәшләр кулдан ясалган 500 ваттлык трансмиттер тәки таба алган. Микрофон сатып алыр урынына алар телефоннан алынган микрофон кулланган. Февраль аеның бер кичендә кардәшләр бу радиотапшыргычны сынарга булган. Радиотапшыруда алар Патшалык җырларын җырлаган. Эрне́ст Ло́у җылы хисләр белән бу очракны исенә төшергән. Аның сүзләре буенча, кардәшләр җырлаганда, аларга судьяb Рутерфорд шалтыраткан. Шул вакытта ул якынча 25 километр ераклыкта Бруклинда булган һәм бу радиотапшыруны тыңлаган.

«Сез урам мәчеләре кебек улыйсыз. Туктатыгыз моны!» — дип әйтеп куйган Рутерфорд кардәш. Бераз югалып калып, кардәшләр радиотапшыруны туктаткан, ләкин аларга шул билгеле булган: бар техника яхшы эшли.

1924 елның 24 февралендә беренче рәсми радиотапшыру вакытында Рутерфорд кардәш станцияне «Мәсих Патшалыгы эшенә» багышлаган. Ул «бу радиостанциянең максаты — кешенең нинди генә дине булмасын, Изге Язмалар ярдәмендә кайсы вакытта яшәгәнебезне аңларга булышу» дип әйткән.

Сулда: Рутерфорд кардәш — беренче студиядә

Уңда: Радиотапшыргыч

Шул радиотапшыру бик әйбәт үткән. Алдагы 33 ел дәвамында да WBBR радиостанциясе оешмабыз тарафыннан бик актив кулланылган.

РУХАНИЛАРГА КАРШЫ РЕЗОЛЮЦИЯ

1924 елның июль аенда Изге Язмаларны Тикшерүчеләр Колу́мбуста (Ога́йо штаты) конгресс үткәргән. Делегатлар төрле-төрле илләрдән килгән булган. Нотыклар гарәп телендә, инглиз, француз, немец, грек, венгр, итальян, литва, поляк, рус, украин һәм скандинав телләрендә яңгыраган. Программаның кайбер өлешләре радио буенча тапшырылган. Өстәвенә, конгресс турында хәбәрләр көн саен бер җирле газетада бастырылган.

1924 елгы конгресс (Колумбус, Огайо штаты)

24 июльдә, пәнҗешәмбе көнне, 5000 нән артык делегат вәгазьгә чыккан. Алар якынча 30 000 китап тараткан һәм меңләгән Изге Язмалар өйрәнүен башлаган. «Күзәтү манарасы»нда бу көн «конгрессның иң бәхетле өлеше» дип аталган булган.

25 июльдә, җомга көнне, Рутерфорд кардәш руханиларга каршы резолюция укыган. Бу резолюция юридик тел белән язылган булган. Анда сәяси, дини җитәкчеләр һәм сәүдә лидерлары гаепләнгән, чөнки алар «кешеләргә Аллаһы Патшалыгы һәм аның нәрсә башкарачагы турында белергә комачаулаган». Өстәвенә, резолюциядә «бу дөньяның идарәчеләре Милләтләр Лигасын булдырган һәм аны Аллаһы Патшалыгының җирдәге чагылышы итеп игълан иткән» дип әйтелгән булган. Кешеләргә бу хәбәрне җиткерер өчен, Изге Язмаларны Тикшерүчеләргә зур кыюлык кирәк булган.

Конгрессның кардәшләрне никадәр дәртләндергәне турында бер «Күзәтү манарасы»нда болай дип әйтелгән булган: «Колумбус шәһәрендә үткән конгресста җыелган Хуҗаның кечкенә армиясе иманда ныгып киткән. Хәзер алар дошманнарның бар һөҗүмнәренә, бар утлы сөңгеләренә каршы торырга әзер». Конгресста булган Ле́о Кла́ус болай дип исенә төшергән: «Конгресстан соң без резолюция кәгазен территориябездәге бар кешеләргә таратырга тәвәккәл идек».

«Руханилар гаепләнә» дигән буклет

Октябрь аенда Изге Язмаларны Тикшерүчеләр «Руханилар гаепләнә» дигән буклетның миллионлаган данәсен тарата башлаган. Бу буклетта Рутерфорд кардәшнең теге нотыгы бастырылган булган. Кли́вленд шәһәрендә (Оклахо́ма штаты) Фрэнк Джо́нсон исемле кардәш, буклетлар таратып, үз территориясен бик тиз йөреп чыккан, һәм аңа кардәшләрнең үзе артыннан машинада килүләрен әле тагын 20 минут көтәргә кирәк булган. Фрэнк кардәш урамда кала алмаган, чөнки аны ярсуланган кешеләр эзләгән. Шуңа күрә ул бер чиркәүгә керергә булган. Анда беркем дә булмаганга, Фрэнк буклетны пасторның Изге Язмаларына тыккан һәм һәрбер утыргычка салып чыккан. Ул моны бик тиз эшләгән, шуңа күрә, чиркәүдән чыккач, аның тагын вакыты калган. Шуңа күрә ул тагын ике чиркәүгә кергән. Анда да ул шуны ук эшләгән.

Фрэнк кардәшләр белән очрашырга тиешле урынга йөгергән. Үзен эзләгән кешеләр кулына эләкмәс өчен, ул заправка артына яшеренгән. Бу кешеләр, машинада үтеп барганда, бәхеткә каршы, аны күрми калган. Аннан соң Фрэнкның хезмәттәшләре килгән һәм аны алып киткән.

Бер абый-кардәш болай дип сөйләгән: «Без шәһәрдән китеп барганда, шул чиркәүләр яныннан үттек. Һәрберсе янында иллеләп кеше басып торды. Кайберәүләре буклетны укый иде, ә кайберләре аны пасторга күрсәтә иде. Әле дә ярый без шәһәрдән китәргә өлгердек! Без Йәһвәгә бик рәхмәтле идек, чөнки, ул безне яклаганга, без дошманнар кулына эләкмәдек».

КАРШЫЛЫКЛАРГА КАРАМАСТАН ВӘГАЗЬЛӘҮ

Юзеф Кретт

Башка илләрдә дә Изге Язмаларны Тикшерүчеләр кыюлык белән вәгазьләгән. Мәсәлән, Франциянең төньягында Ю́зеф Кретт исемле кардәш Польшадан күченгән шахтерларга вәгазьләгән. Ул «Тиздән үледән терелтелү булачак» дигән нотык белән чыгыш ясарга тиеш булган, һәм кардәшләр бу нотыкка чакырулар тараткан. Моның турында белгәч, җирле рухани үз мәхәллә кешеләрен анда бармаска өндәгән, ләкин аның сүзләре капма-каршы нәтиҗәгә китергән: 5 000 нән артык кеше, шул исәптән теге рухани да, Кретт кардәшнең нотыгына килгән. Кретт кардәш руханига үз карашларын якларга тәкъдим иткән, ләкин тегесе баш тарткан. Кешеләр Изге Язмалардагы хакыйкатькә сусаган булганга, Кретт кардәш үзендә булган бар басмаларын да таратып бетергән (Амус 8:11).

Клод Браун

Африкада Алтын Яр дигән илдә (бүген Га́на) Клод Бра́ун вәгазьләгән. Ул күп нотыклар сөйләгән һәм күп басмалар тараткан. Моның ярдәмендә хакыйкать бу илдә тиз таралган. Браун кардәшнең бер нотыгына фармацевтка укыган Джон Бла́нксон исемле кеше килгән. Ул хакыйкатьне тапканын шунда ук аңлаган. Джон болай дип сөйләгән: «Хакыйкатьне тапкач, бәхетемнең иге-чиге булмады. Мин колледжта һәрбер кешегә вәгазьли башладым».

Джон Бланксон

Джон Троица турындагы тәгълиматның Изге Язмаларга туры килмәгәнен аңлаган. Бер көнне ул англикан чиркәвенә барган һәм руханига бу тәгълиматка кагылышлы сораулар бирә башлаган. Рухани аңа: «Син христиан түгел, син — Иблиснең хезмәтчесе. Монда эзең дә булмасын!» — дип кычкырып, аны куып чыгарган.

Өенә кайткач, Джон, руханига хат язып, Троица тәгълиматы турында фикер алышырга тәкъдим иткән. Рухани исә аңа баш укытучы янына барырга кушкан. Шул укытучы аңардан: «Син чыннан да руханига хат яздыңмы?» — дип сораган.

— Әйе, сэр,— дип җавап биргән Джон.

Баш укытучы Джонга руханидан гафу үтенеп хат язарга кушкан. Шуңа күрә Джон болай дип яза башлаган:

«Сэр, укытучым миңа сездән гафу үтенергә кушты, һәм мин моны эшләргә әзер, тик сез ялган тәгълиматларга өйрәтүегезне танырга тиеш».

— Джон, әллә син чыннан да шулай язарга җыенасыңмы? — дип сораган укытучы.

— Әйе, сэр. Мин бүтәнчә яза алмыйм.

— Сине колледжтан куып чыгара алалар. Хөкүмәт хуплаган диннең руханиена каршы чыгып, ничек инде син хөкүмәт колледжында укый аласың?

— Сэр, сез безне өйрәткәндә, безгә нәрсәдер аңлашылмаса, без бит сезгә сораулар бирә алабыз?

— Әлбәттә.

— Рухани белән дә нәкъ шундый ук хәл булды. Ул Изге Язмаларга өйрәтә, һәм мин аңа сорау бирдем. Ул җавап бирә алмагач, ни өчен мин аңардан гафу үтенергә тиеш соң?

Моның ахыры ничек булып беткән? Джон гафу үтенү хаты язмаса да, аны колледжтан куып чыгармаганнар.

АЛАРНЫ ТАГЫН ДА КҮБРӘК ЭШ КӨТКӘН

«Күзәтү манарасы»нда 1924 елның нәтиҗәләре турында болай дип язылган булган: «Без дә, Давыт кебек: „Син мине сугыш өчен көч белән коралландырырсың“,— дип әйтә алабыз (Зәб. 18:39). Хуҗаның ярдәмен күргәнгә, бу ел безне бик рухландырып җибәрде. Хуҗаның эчкерсез хезмәтчеләре шатлык белән шаһитлек бирә».

Ел азагында кардәшләр радио буенча вәгазьләү эшен тагын да киңәйтергә планлаштырган. Чикаго янында тагын бер радиостанция төзелә башлаган. Бу станция WORD дип аталган («сүз» дигәнне аңлата). Бу станциядәге 5000 ваттлы радиотапшыргыч ярдәмендә Аллаһы Сүзе йөзләгән километр ераклыкка, хәтта Канаданың төньягына тапшырылган.

1925 елда Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең Ачылышның 12 бүлеген аңлаулары үзгәргән. Алар бу бүлектәге пәйгамбәрлек күктәге вакыйгаларга карый икәнен аңлаган, һәм бу Аллаһы халкына нык тәэсир иткән. Ләкин кайберәүләр өчен бу абыну ташы булган. Шул ел тагын нинди үзгәрешләр китергәнен без әле белербез.

a Бүген «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез. Эш дәфтәре» дип атала.

b Ул вакытта Изге Язмаларны Тикшерүчеләр арасында үз өстенә җитәкчелекне алган Рутерфорд кардәшне кайчак «судья» дип атаганнар, чөнки ул, Бәйтелдә хезмәт итә башлаганчы, вакыт-вакыт Миссури штатының сигезенче суд округында махсус судья булып эшләгән.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу