ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ
«Чынлыкта мин беркайчан да ялгыз булмадым»
ЯЛГЫЗЛЫК. Күп кенә кеше моның нәрсә икәнен яхшы белә. Мәсәлән, берәрсенең яраткан кешесе үлсә, аңа башка җиргә күченергә туры килсә я якыннары янында булмаса, ул үзен моңсу хис итәргә мөмкин. Миңа да боларның барысын үз башым аша кичерергә туры килде. Ләкин, үткәндәгеләрне исемә төшергәндә, мин Йәһвәнең үземне беркайчан да калдырмаганын аңлыйм. Әйдәгез, мин сезгә тормышым турында күбрәк сөйлим.
ӘТИ-ӘНИЕМНЕҢ ҮРНӘГЕ
Әти-әнием ашкынучан католиклар булган. Ләкин, Изге Язмалардан Аллаһының исеме Йәһвә икәнен белгәч, алар Йәһвә Шаһите булып киткән. Әтием балта остасы булган һәм агачтан Гайсә Мәсихнең сурәтләрен ясаган. Ләкин, хакыйкатьне белгәч, ул потлар ясауны ташлаган. Без Филиппин утрауларының башкаласы Мани́ладан ерак түгел, Сан-Хуа́н-дель-Мо́нте шәһәрендә яшәдек. Әти йортыбызның беренче катын Патшалык Залына әйләндерде. Бу шәһәребездәге иң беренче Патшалык Залы иде.
Әти-әнием һәм башка туганнарым белән
Мин 1952 елда туганмын. Минем дүрт абыем һәм өч апам бар иде. Әти-әниебез безне Йәһвәне яратырга өйрәтеп үстерде. Әтием мине һәр көн Изге Язмалардан бер бүлек укырга дәртләндерде һәм, рухилыгымны ныгытыр өчен, минем белән төрле басмаларны өйрәнеп чыкты. Вакыт-вакыт безгә кунакка күчеп йөрүче күзәтчеләр һәм Бәйтел вәкилләре килә иде. Алар белән аралашу бик күңелле булды. Безнең Патшалыкны беренче урынга куярга теләгебез үсте.
Әйе, әти-әниебез безгә яхшы рухи тәрбия бирде. Кызганычка каршы, әнием чирләп үлеп китте. Бу безнең өчен зур югалту булды. 1971 елда без әтием белән пионер хезмәтен башладык. Әмма ике елдан соң әтием дә үлеп китте. Миңа ул вакытта 20 яшь иде. Мин нык кайгырдым. Әмма Изге Язмалардагы өмет «җаным өчен якорь сыман» булды (Евр. 6:19). Ул миңа кайгыга батмаска һәм Йәһвәдән ераклашмаска булышты. Күп вакыт үтмәстән мине Пала́ван провинциясендәге Коро́н утравына махсус пионер итеп билгеләделәр.
БЕРЕНЧЕ БИЛГЕЛӘНҮЕМ
Корон утравына күченгәндә, миңа 21 яшь иде. Шәһәр баласы булганга, мин ут белән суның барлыгына һәм күп машина булуына ияләшкән идем. Ә монда цивилизация юк иде диярлек. Коронда берничә кардәш булса да, еш кына миңа берүземә генә вәгазьләргә туры килде, чөнки миннән башка махсус пионерлар юк иде. Беренче айны мин гаиләмне һәм дусларымны бик юксындым. Төннәрен мин йолдызлы күккә карап еладым. Шул минутларда минем, барысын ташлап, өйгә кайтып китәсем килә иде.
Ләкин, үземне ялгыз итеп хис иткәндә, чынлыкта мин ялгыз булмадым, мин Йәһвә белән идем. Бу миңа дога кылырга, өйрәнергә һәм уйланырга мөмкинлек бирде. Шуңа күрә мин Йәһвәгә йөрәгемне бушаттым, шулай ук Изге Язмаларда һәм басмаларда укыган фикерләр турында уйландым. Еш кына Зәбур 19:14 исемә төште. Анда Йәһвә Кыя һәм Йолып Алучы дип атала. Мин шуңа төшендем: Йәһвәнең эшләре һәм сыйфатлары турында уйлансам, ул минем Кыям һәм Йолып Алучым булыр. Мине шулай ук «Күзәтү манарасы»нда бастырылган «Син ялгыз түгел» (ингл.) дигән мәкалә дә бик ныгытты. Мин аны кат-кат укыдым.
Коронга килгәннән соң күп тә үтмәстән, мине өлкән итеп билгеләделәр. Бердәнбер өлкән булганга, мин Теократик хезмәт мәктәбен, Хезмәт очрашуын, китап өйрәнүен һәм «Күзәтү манарасы» өйрәнүен үткәрә идем. Моннан тыш, мин атна саен нотыклар белән чыгыш ясадым. Шуңа күрә минем моңсуланып утырыр өчен вакытым гел дә калмады!
Коронда өйрәнүләрем күп булды, өйрәнүчеләрнең кайберләре, рухи яктан үсеп, суга чумдырылды. Авырлыкларсыз да булмады. Кайчак миңа вәгазьлисе территориягә барып җитәр өчен ярты көн кирәк иде; җитмәсә, мин хәтта кайда куначагымны да белмәдем. Җыелыш территориясенә күп кенә кечкенә утраулар керде. Миңа еш кына моторлы көймәдә тынычсыз диңгез аша барырга туры килде, ә мин йөзә дә белми идем бит! Шулай да Йәһвә мине яклап, миңа булышып торды. Соңрак мин шуны аңладым: Йәһвә мине катлаулырак йөкләмәгә әзерләгән булган икән.
ПАПУА — ЯҢА ГВИНЕЯ
1978 елны мине Па́пуа — Яңа Гвине́ягә билгеләделәр. Ул Австралиядән төньяктарак урнашкан. Бу таулы ил зурлыгы буенча Испания хәтле. Анда яшәгән якынча өч миллион кешенең 800 дән артык телдә сөйләшүе мине гаҗәпләндерде. Бәхеткә каршы, аларның күбесе бер телне — ток-пи́син телен белде.
Башта мине вакытлыча башкала Порт-Мо́рсбидагы инглиз җыелышына билгеләделәр. Әмма аннары мин ток-писин җыелышына күчтем һәм телне өйрәнү буенча дәресләр ала башладым. Бу телдә вәгазьләргә тырышканга, мин аны тизрәк өйрәндем. Тиздән инде мин ток-писин телендә ачык нотыклар белән чыгыш ясый алдым. Папуа — Яңа Гвинеягә килүемә бер ел да үтмәстән мине район күзәтчесе итеп билгеләделәр. Моңа никадәр гаҗәпләнгәнемне күз алдына китереп карагыз. Районыма берничә зур провинциядәге ток-писин җыелышлары керде.
Җыелышлар бер-берсеннән ерак булганга, миңа күп район конгресслары оештырырга һәм күп сәяхәт итәргә туры килде. Барысы да яңа иде: яңа ил, яңа тел, яңа гореф-гадәтләр, шуңа күрә башта мин үземне ялгыз хис иттем. Таулар һәм джунгли аша үтеп булмаганга, җыелышларга кадәр барып җитәр өчен, мин һәр атна диярлек самолетта очтым. Кайвакыт бер моторлы иске самолетта мин бердәнбер пассажир идем. Самолетта очкан саен мин бик борчылдым. Белмим дә, көймәдә йөзүме, самолетта очумы — кайсысы җиңелрәк булгандыр?
Ул вакытта кешеләрнең телефоннары юк иде диярлек, шуңа күрә мин җыелышларга хатлар җибәрдем. Еш кына мин җыелышларга хатларыма караганда тизрәк килеп җитә идем. Шуңа күрә миңа кардәшләрне эзләргә туры килде. Кардәшләр мине гел якты йөз белән каршы алды, һәм мин тырышлыкларым заяга булмаганын аңлый идем. Һәрвакыт Йәһвәнең кулын күргәнгә, аның белән дуслыгым бик ныгыды.
Районыма Бугенви́ль утравы да керә иде. Анда беренче тапкыр очрашуда булганда, яныма бер пар килде дә: «Син безне хәтерлисеңме?» — дип елмаеп сорады. Мин, Порт-Морсбида яшәгәндә, алар белән өйрәнү башлаган идем, ә соңрак бер җирле кардәшкә тапшырдым. Хәзер инде алар суга чумдырылган кардәшләр иде! Бу очрашу миңа зур шатлык китерде. Гомумән алганда, Папуа — Яңа Гвинеядә өч ел хезмәт итү бик фатихалы вакыт иде.
ГАИЛӘ ТОРМЫШЫМ
Адель белән
Әле Коронда яшәгәндә, мин Аде́ль исемле сөйкемле фидакарь апа-кардәш белән танышкан идем. Ул ялгызы гына ике баласын — Самуэ́ль белән Ши́рлине үстерде һәм олы яшьтәге әнисен карады. Шул ук вакыт ул гомуми пионер булып хезмәт итте. 1981 елның май аенда мин Адельгә өйләнер өчен Филиппинга кайттым. Туйдан соң без бергә пионер булып хезмәт иттек һәм гаиләбез турында кайгырттык.
Адель, Самуэль һәм Ширли белән Палаван провинциясендә хезмәт итәбез
Балаларыбыз әле үсмәгән булса да, 1983 елда мине махсус пионер итеп билгеләделәр һәм Палаван провинциясендәге Лина́пакан утравына җибәрделәр. Без гаиләбез белән шул утрауга күчендек. Анда бер Йәһвә Шаһите дә юк иде. Кызганычка каршы, бер елдан соң Адельнең әнисе үлеп китте. Хезмәттә актив булып калу безгә бу кайгыны кичереп чыгарга булышты. Линапаканда без күп өйрәнүләр башладык. Өйрәнүчеләр рухи яктан яхшы үсте. Шуңа күрә безгә Патшалык Залы кирәк иде. Без аны үз көчебез белән төзедек. Без Линапаканда өч ел хезмәт иттек. Шатлыгыбызга, бу утрауда үткәргән соңгы елны Искә алу кичәсенә 110 кеше килде! Аларның күпләре вакыт узу белән суга чумдырылды.
1986 елда мине Кулио́н утравына билгеләделәр. Берничә елдан соң хатыным да махсус пионер хезмәтенә кушылды. Кулионда лепрозорий бар, анда махаулылар яши. Бу кешеләр чир аркасында ямьсезләнә һәм үзләрен кешеләргә дә, Аллаһыга да кирәкмәгән итеп хис итә. Без аларга Аллаһының вәгъдәләре турында сөйләдек. Дөресен генә әйткәндә, башта без аларга вәгазьләргә бераз куркып тора идек, ләкин җирле кардәшләр безне болай дип тынычландырды: бу кешеләр дәвалана, шуңа күрә чирне йоктыру ихтималлыгы бик аз. Кайбер махаулылар хәтта бер апа-кардәшнең йортында үткән җыелыш очрашуларына йөрде. Беркөн кабат сау-сәламәт булачакларын белү аларга өмет бирде. Моны күрү безне бик сөендерде (Лүк 5:12, 13).
Балаларыбызга яңа тормышка ияләшергә булышыр өчен, без хатыным белән ике яшь апа-кардәшкә Короннан Кулионга күченергә тәкъдим иттек. Шулай итеп балаларыбызга моңсу булмады. Самуэль, Ширли һәм бу ике апа-кардәш өйрәнүчеләребезнең балалары белән өйрәнүләр үткәрде. Бер вакытны без 11 гаилә белән өйрәндек. Өйрәнүчеләр рухи яктан шулкадәр яхшы үсте ки, без хәтта җыелыш оештырдык!
Без яшәгән урында сигез кардәш бар иде. Ә Марили́ дип аталган авылда тагын тугыз кардәш яшәде (бу авылга кадәр көймәдә өч сәгать йөзәргә кирәк). Мин бердәнбер өлкән булганга, филиал мине бу ике урында да җыелыш очрашуларын үткәрергә сорады. Марилидагы җыелышлардан соң гаиләбез Ха́лси авылында өйрәнүләр үткәрде. Бу авылга без атна саен таулар аша берничә сәгать бара идек.
Марили һәм Халсида үсеш бик зур булды, хәтта Патшалык Залларына ихтыяҗ туды. Шуңа күрә без бу ике авылда Заллар төзедек. Марилидагы Зал 200 кешелек иде. Моннан тыш, аны киңәйтеп була иде, шуңа күрә без анда район конгрессларын үткәрдек. Линапакан очрагындагы кебек, кардәшләр бу Залларны үз көчләре белән төзеде.
КАЙГЫ, ЯЛГЫЗЛЫК ҺӘМ ЮАНЫЧ
1993 елда, балаларыбыз инде үсеп җиткәч, безне Адель белән Филиппинда район хезмәтенә билгеләделәр. 2000 елда мин Хезмәтне яхшырту мәктәбендә укытыр өчен стажировка үттем. Мин үземне бу вазифага яраксыз дип санадым, ләкин хатыным миңа терәк булды. Ул мине Йәһвәнең ярдәм итәчәгенә ышандырып торды (Флп. 4:13). Адель моны үз тәҗрибәсеннән белде, чөнки ул вакытта сәламәтлеге начар булса да, Йәһвә ярдәмендә хезмәтен барыбер башкара иде.
2006 елда хатынымда Паркинсо́н чирен таптылар. Бу безне бик тетрәндерде! Мин, Адель турында кайгыртыр өчен, хезмәтемне калдырырга җыена идем, әмма ул болай диде: «Әйдә, миңа табиб табыйк. Калганын Йәһвә кайгыртыр». Алдагы алты ел Адель уфтанмыйча хезмәт итүен дәвам итте. Чире көчәйгәч, ул коляскада утырып вәгазьләде. Сөйләшү авыр булып киткәч, җыелышта биргән комментарийлары бер-ике сүздән генә тора иде. 2013 елда яраткан хатыным үлем йокысына талды. Үлем көненә кадәр кардәшләр аңа рәхмәт сүзләрен җибәреп торды, аны чыдамлылыгы өчен мактады. Без Адель белән 30 елдан артык бергә гомер иттек. Ул тугры, яратучы дустым иде. Шуңа күрә, ул үлгәч, мине кабат кайгы һәм ялгызлык хисе биләп алды.
Мәрхүм хатыным минем алга таба да хезмәт итүемне тели иде. Мин шулай эшләдем дә. Хезмәткә баш-аяк чуму миңа ялгызлык хисенә бирелмәскә булышты. 2014 елдан алып 2017 елга кадәр мин эшчәнлегебез тыелган илләрдә тагало́г телендәa сөйләшүче җыелышларга килеп китә идем. Соңрак мине Тайваньда, Кушма Штатларда һәм Канадада тагалог җыелышларына килеп китәргә сорадылар. 2019 елда мин Һиндстанда һәм Таиландта Патшалык вәгазьчеләре мәктәбендә укыттым. Теократик эшләр белән мәшгуль булу миңа бәхет китерә.
ЙӘҺВӘ ҺӘРБЕРЕБЕЗГӘ ЯКЫН
Кайда гына хезмәт итсәм дә, кардәшләрдән аерылу җиңел булмады. Андый вакытларда мин Йәһвәгә таяндым. Аның ярдәмендә мин үзгәрешләргә ияләшә алдым. Бүген мин Филиппинда махсус пионер булып хезмәт итәм. Җыелышымдагы кардәшләр бик кайгыртучан. Самуэль белән Ширли турында әйткәндә, алар, әниләреннән үрнәк алып, Аллаһыга тугры хезмәт итүләрен дәвам итә. Мин алар белән бик горурланам (3 Яхъя 4).
Җыелыш — минем гаиләм
Әйе, мин күп авырлыклар кичердем, мәсәлән хатынымның чирләгәнен һәм үлгәнен күрдем. Шулай ук миңа төрле җирләрдә хезмәт итәргә туры килде. Әмма мин шулай ук Йәһвәнең «һәрберебезгә якын» булганына инандым (Рәс. 17:27). Кайда гына яшәсәк тә, Йәһвәнең кулы безне ныгытыр өчен кыска түгел (Ишаг. 59:1). Кыям Йәһвә гомерем буе минем белән булды. Мин аңа моның өчен бик рәхмәтлемен! Чынлыкта мин беркайчан да ялгыз булмадым.
a Тагалог теле — Филиппиндагы төп телләрнең берсе.