14 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
8 ҖЫР Йәһвә — ныгытмабыз ул
«Үзегез өчен кемгә хезмәт итәргә икәнен... сайлагыз»
«Мин һәм минем йортым — без Йәһвәгә хезмәт итәчәкбез» (ЙОШ. 24:15).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Ни өчен без Йәһвәгә хезмәт итәргә булдык? Кайбер сәбәпләрне карап чыгыйк.
1. Бәхетле булыр өчен, без нәрсә эшләргә тиеш һәм ни өчен? (Ишагыя 48:17, 18)
КҮКТӘГЕ Атабыз безне бик ярата һәм безнең бүген дә, киләчәктә дә рәхәтләнеп яшәвебезне тели (Вәг. 3:12, 13). Тормыш безгә шатлык китерсен өчен, ул безгә төрле сәләтләр бүләк иткән. Ә менә башкалар белән идарә итәргә һәм яхшылык белән яманлык нормаларын урнаштырырга безнең сәләтебез юк (Вәг. 8:9; Ирм. 10:23). Шуңа күрә, бәхетле булыр өчен, без Аллаһыга хезмәт итәргә һәм аңа буйсынырга тиеш. (Ишагыя 48:17, 18 укы.)
2. а) Шайтан безне нәрсәгә ышандырырга тырыша? ә) Шайтанның ялганчы булуын күрсәтер өчен, Йәһвә нәрсәгә юл куйган?
2 Шайтан, имеш, Йәһвә безгә кирәк түгел, без үзебез дә бәхетле яши алабыз дип ышандырырга тырыша (Ярат. 3:4, 5). Шайтанның ялганчы булуын күрсәтер өчен, Йәһвә кешеләргә үзләре белән берникадәр вакыт идарә итәргә мөмкинлек биргән. Кеше идарәсенең аяныч нәтиҗәләрен без үз күзләребез белән күрәбез. Йәһвәгә хезмәт итү исә бәхет китерә. Бу мәкаләдә без Гайсә Мәсихнең ни өчен Аллаһыга хезмәт иткәненә игътибар итәрбез. Шулай ук ни өчен күктәге Атабыз гыйбадәтебезгә лаеклы икәнен белербез. Ә ахырда Йәһвәгә хезмәт итәргә безне нәрсә дәртләндергәнен исебезгә төшерербез.
НИ ӨЧЕН ГАЙСӘ ЙӘҺВӘГӘ ХЕЗМӘТ ИТҮНЕ САЙЛАГАН?
3. Шайтан Гайсәгә нәрсә тәкъдим иткән? Гайсә аңа нинди җавап кайтарган?
3 Гайсә һәрвакыт Йәһвәгә хезмәт итәргә теләгән. Шайтанның вәсвәсәләрен кире кагып, ул моны дәлилләгән. Мәсәлән, бер очракта Шайтан Гайсәгә җирдәге бар патшалыкларны күрсәткән һәм: «Миңа табынсаң, боларның барысын сиңа бирермен»,— дигән. Гайсә исә аңа мондый җавап кайтарган: «Кит, Шайтан! „Йәһвә Аллаһыңа табын һәм аңа гына изге хезмәт башкар“,— дип язылган бит» (Мат. 4:8—10). Ни өчен Гайсә шундый сайлау ясаган? Әйдәгез, берничә сәбәпкә игътибар итик.
4, 5. Йәһвәгә хезмәт итәргә Гайсәне нәрсә дәртләндерә?
4 Иң элек Гайсә Йәһвәне яратканга аңа хезмәт итә. Аларның мөнәсәбәтләре бик якын (Яхъя 14:31). Өстәвенә, Гайсә Йәһвәнең гыйбадәт кылуга лаек булуын таный (Яхъя 8:28, 29; Ачыл. 4:11). Моннан тыш, Йәһвә — тормыш Чыганагы, ул ышанычлы һәм юмарт (Зәб. 33:4; 36:9; Ягък. 1:17). Ул Гайсәгә һәрвакыт дөресен генә әйтә. Гайсәдә булган бар нәрсә Йәһвәдән килә (Яхъя 1:14). Шайтан исә — Йәһвәнең капма-каршысы. Ул — үлем сәбәпчесе, комсыз һәм үзе турында гына уйлаучы ялганчы (Яхъя 8:44). Гайсә Шайтан кебек булырга бер дә теләмәгән: Йәһвәгә каршы фетнә күтәрү аның уена да килмәгән (Флп. 2:5—8).
5 Гайсә үзенең хезмәте Атасының исемен изгеләндерәчәген һәм Шайтан китергән зыянны юк итәргә булышачагын белгән. Бу да аны Аллаһыга тугры хезмәт итәргә дәртләндергән (Евр. 12:2).
НИ ӨЧЕН ЙӘҺВӘ ГЫЙБАДӘТЕБЕЗГӘ ЛАЕКЛЫ?
6, 7. Ни өчен күпләр Йәһвәгә хезмәт итми, әмма ни өчен ул гыйбадәтебезгә лаеклы?
6 Күпләр бүген Йәһвәгә хезмәт итми, чөнки аның сыйфатларын да, безнең өчен нәрсә башкарганын да белми. Алар Паул көннәрендә яшәгән афиналыларга охшаш. Алар да бит хак Аллаһы турында бер нәрсә дә белмәгән (Рәс. 17:19, 20, 30, 34).
7 Паул афиналыларга Аллаһы «һәркемгә тормыш, сулыш һәм барлык нәрсәне бирә» дип аңлаткан. Ул шулай ук: «Аның ярдәмендә без яшибез, хәрәкәт итәбез һәм көн күрәбез»,— дип әйткән. Аллаһы «бер кешедән бөтен халыкларны бар иткән». Шуңа күрә ул гыйбадәтебезгә лаеклы (Рәс. 17:25, 26, 28).
8. Йәһвә беркайчан да нәрсә эшләмәячәк һәм безне яратканын ул ничек күрсәтә?
8 Барлыкка Китерүче һәм Галәм Хуҗасы буларак, Йәһвә безне үзенә хезмәт итәргә мәҗбүр итә алыр иде. Ләкин ул шулай беркайчан да эшләмәячәк. Безне үзенә җәлеп итәр өчен, ул башкача эш итә: ул үзенең барлыгына һәм һәрберебезне яратуына дәлилләр бирә. Ул мөмкин кадәр күбрәк кешенең үз дусты булуын һәм мәңге яшәвен тели (1 Тим. 2:3, 4). Менә ни өчен ул безгә үзенең нияте һәм нәрсә башкарачагы турында вәгазьләргә куша һәм моны ничек эшләргә икәненә өйрәтә дә (Мат. 10:11—13; 28:19, 20). Ул безне җыелышларга җыйган һәм безнең турында кайгыртучы өлкәннәрне билгеләгән (Рәс. 20:28).
9. Йәһвәнең кешелекне яратканы нәрсәдән күренә?
9 Йәһвә үзенә ышанмаган кешеләр турында да кайгырта. Мәсәлән, тарих дәвамында миллиардлаган кеше Аллаһыны белмәгән һәм үзләре теләгәнчә яшәгән. Шулай да Аллаһы аларга да яшәү өчен бар кирәклесен биреп торган (Мат. 5:44, 45; Рәс. 14:16, 17). Аларның гаилә корырга, балалар үстерергә, дуслар белән аралашырга, үз хезмәтләренең җимешен татырга мөмкинлекләре булган (Зәб. 127:3; Вәг. 2:24). Әйе, күктәге Атабыз бар кешелекне дә ярата (Чыг. 34:6). Ә хәзер, әйдәгез, безне Йәһвәгә хезмәт итәргә нәрсә дәртләндергәнен һәм аның безне ничек фатихалаганын исебезгә төшерик.
НИ ӨЧЕН БЕЗ ЙӘҺВӘГӘ ХЕЗМӘТ ИТҮНЕ САЙЛАДЫК?
10. а) Йәһвәгә хезмәт итүебезнең төп сәбәбе нинди? (Маттай 22:37) ә) Йәһвә шәхсән сезгә карата ничек түземлеген күрсәткән? (Зәбур 103:13, 14)
10 Гайсә очрагындагы кебек, безне дә Йәһвәгә хезмәт итәргә, иң беренче чиратта, ярату дәртләндерә. (Маттай 22:37 укы.) Йәһвәнең күркәм сыйфатлары безне аңа җәлеп итә. Мәсәлән, Йәһвә бик түземле һәм кичерергә әзер. Исраиллеләр Аллаһыны калдырганда, ул алардан болай дип үтенгән: «Үз начар юлларыгызны калдырыгызчы» (Ирм. 18:11). Йәһвә камилсез булуыбызны, нибары туфрак булуыбызны онытмый. (Зәбур 103:13, 14 укы.) Йәһвәнең түземлеге һәм башка сыйфатлары турында уйланганда, бу сине аңа мәңге тугры булырга әллә дәртләндермиме?
11. Без Йәһвәгә тагын ни сәбәпле хезмәт итәбез?
11 Гайсә кебек, без дә Йәһвәнең гыйбадәтебезгә хокукы бар икәнен таныйбыз (Мат. 4:10). Моннан тыш, хезмәтебез белән без Йәһвәнең исемен изгеләндерәбез, Шайтанның ялганчы булуын раслыйбыз һәм күктәге Атабызны сөендерәбез. Өстәвенә, Йәһвәгә тугры булсак, безне мәңгелек киләчәк көтә (Яхъя 17:3).
12, 13. Джейн белән Пэм очрагыннан нәрсәгә өйрәнеп була?
12 Хәтта балалар да, Йәһвәне яратып, аңа гомер буе хезмәт итә ала. Апалы-сеңелле Джейн белән Пэмa очрагына игътибар итик. Джейнга — 11 яшь, ә сеңелесенә 10 яшь булганда, алар Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Әти-әнисе хакыйкать белән кызыксынмаган, ләкин кызларына өйрәнергә рөхсәт иткән. Алар бер генә шарт куйган: кызлары ял көннәрендә гаилә белән бергә чиркәүгә йөрергә тиеш. Джейн болай ди: «Яшьтәшләрем мине наркотиклар кулланырга һәм әхлаксыз эшләр кылырга дәртләндерде. Ләкин, Йәһвә Шаһитләре белән өйрәнгәнгә, мин бу басымга каршы тора алдым».
13 Берничә елдан соң бу кызлар суга чумдырылган һәм пионер хезмәтен башлаган. Әти-әнисе картайгач, Джейн белән Пэм, пионер хезмәтен калдырмыйча, алар турында кайгырткан. Үткәндәгеләрне исенә төшереп, Джейн болай ди: «Йәһвә үз дуслары турында кайгырта. Мин моны үз тәҗрибәмнән әйтә алам. 2 Тимутигә 2:19 да дөрес әйтелә: „Йәһвә үзенекеләрен белә“». Әйе, Йәһвә үзен яраткан һәм үзенә хезмәт иткән кешеләрне калдырмый!
14. Без ничек Йәһвәнең исемен аклый алабыз? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
14 Без Йәһвәнең исемен акларга телибез. Мондый мисал турында уйланыйк: әйтик, сезнең игелекле, юмарт һәм шәфкатьле дустыгыз бар, ди. Әмма кемдер аны мәрхәмәтсез һәм намуссыз булуда гаепли. Сез нәрсә эшләрсез? Һичшиксез, аны якларсыз! Бүген Шайтан һәм аның хезмәтчеләре, Йәһвә турында ялган таратып, аның исемен каралый. Без исә Йәһвәне эшләребез һәм сүзләребез белән акларга тәвәккәл (Зәб. 34:1; Ишаг. 43:10). Шулай итеп без аңа хезмәт итәргә теләгәнебезне күрсәтәбез.
Син Йәһвәнең исемен акларсыңмы? (14 нче абзацны кара)b
15. Тормышын үзгәрткәнгә, Паул нинди фатихалар алган? (Филипиялеләргә 3:7, 8)
15 Йәһвәгә яраклы булыр өчен я хезмәтебезне киңәйтер өчен, безгә тормышыбызда үзгәрешләр ясарга кирәк булырга мөмкин. Паулның мисалын исебезгә төшерик. Ул яһүд динендә югары дәрәҗәгә ия булган, ләкин, Гайсәнең шәкерте булыр өчен һәм Йәһвәгә хезмәт итәр өчен, ул элеккеге тормыш рәвешен калдырган (Гәл. 1:14). Аның тормышы фатихалар белән тулы булган, һәм хәзер ул Гайсә белән күктә идарә итә. Ул Йәһвәгә хезмәт итүенә беркайчан да үкенмәгән. Безгә дә үкенергә туры килмәс. (Филипиялеләргә 3:7, 8 укы.)
16. Джулия очрагыннан без нәрсәгә өйрәнәбез? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
16 Йәһвәгә хезмәт итүне тормыш юлыбыз итеп сайласак, без бүген дә, киләчәктә дә бәхетле булырбыз. Джу́лия исемле апа-кардәшне мисал итеп алыйк. Балачагында ул чиркәүдәге хорда җырлаган. Соңрак бер опера җырчысы аның талантын күреп алган һәм аны өйрәтә башлаган. Ул зур уңышларга ирешкән һәм атаклы сәхнәләрдә чыгышлар ясаган. Престижлы музыка мәктәбендә укыганда, аның бер сыйныфташы аңа Аллаһы һәм аның исеме турында сөйләгән. Озакламый Джулия атнага ике тапкыр Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Ахыр чиктә ул карьера төземәскә, ә тормышын Йәһвәгә багышларга булган. Бу карарны кабул итү җиңел булмаган. «Күпләр миңа, талантыңны әрәм итәсең, дия иде,— дип сөйли Джулия.— Ләкин мин Йәһвә өчен яшәргә теләдем». Хәзер, инде 30 дан артык ел үткәч, Джулия үз карарына үкенәме? Бер дә юк! Ул болай дип әйтә: «Мин җан тынычлыгына ия һәм яңа дөньяны көтәм. Анда Йәһвә бар теләкләремне чынга ашырыр» (Зәб. 145:16).
Йәһвәгә хезмәт итү — иң яхшы тормыш юлы (16 нчы абзацны кара)c
ЙӘҺВӘГӘ ХЕЗМӘТ ИТҮЕГЕЗНЕ ДӘВАМ ИТЕГЕЗ
17. Ахырга кадәр аз вакыт калганлыгы Йәһвәгә хезмәт итмәгән кешеләр өчен һәм безнең өчен нәрсәне аңлата?
17 Бу дөньяның ахыры бик якын. Рәсүл Паул болай дип язган: «„Аз гына вакыт“ калган һәм „килүче килеп җитәчәк, тоткарланмаячак“» (Евр. 10:37). Димәк, кешеләренең Йәһвәгә хезмәт итү юлына басар өчен вакытлары әзәйгәннән-әзәя бара (1 Көр. 7:29). Безнең турында әйткәндә, безгә төрле сынаулар кичерергә туры килсә дә, бу «аз гына вакыт» дәвам итәчәк.
18. Гайсә һәм Йәһвә бездән нәрсә көтә?
18 Гайсә кешеләрне үзенә өзлексез ияреп йөрергә дәртләндергән (Мат. 16:24). Без Йәһвәгә хезмәт итәргә карар иттек, һәм ул без бу карарыбыз буенча яшәрбез дип көтә. Шуңа күрә, Аллаһыга күп еллар хезмәт итсәк тә, бирешмәскә тәвәккәл булыйк. Йәһвәгә хезмәт итү, җиңел булмаса да, инде бүген күп шатлык һәм фатихалар китерә! (Зәб. 35:27)
19. Джон очрагыннан без нәрсәгә өйрәнәбез?
19 Кайберәүләр, шул исәптән яшьләр, Йәһвәгә хезмәт итсәң, күп нәрсәдән баш тартырга туры килер, тормышың кызыклы булмас дип уйлый. Мәсәлән, Джон исемле яшь кардәш болай ди: «Мин Йәһвә Шаһите булу үземне күп яктан чикли дип уйлый идем. Башка яшүсмерләр күңел ачты, егет-кызлар белән йөреште, мәрхәмәтсез видеоуеннар уйнады. Ә минем бар күргәннәрем җыелыш белән хезмәт кенә иде». Тискәре караш Джонга ничек тәэсир иткән? «Мин икейөзле тормыш алып бара башладым,— дип сөйли ул.— Башта бу миңа ошый иде. Ләкин бик тиздән шатлыгым юкка чыкты. Шунда мин Изге Язмалар буенча яшәүнең уңай яклары турында уйлана башладым һәм Йәһвәгә бөтен йөрәктән хезмәт итәргә карар иттем. Шуннан бирле мин тормышымда Йәһвәнең кулын һәм аның бар догаларыма җавап бирүен сизәм».
20. Без нәрсә эшләргә тәвәккәл булырга тиеш?
20 Мәдхия җырлаучы Йәһвәгә болай дип җырлаган: «Ишегалларыңда яшәү өчен үзең сайлаган һәм үзеңә якынайткан кеше бәхетле» (Зәб. 65:4). Ә Йошуа: «Мин һәм минем йортым — без Йәһвәгә хезмәт итәчәкбез»,— дип әйткән (Йош. 24:15). Әйдәгез, без дә хакыйкать юлыннан тайпылмый йөрергә тәвәккәл булыйк!
28 ҖЫР Кем Йәһвәнең дусты була ала?
a Кайбер исемнәр үзгәртелгән.
b ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Конгрессыбыз үткән стадион янында бер хатын мөртәтләр төркеменең кычкырып торуын ишетә, ләкин соңрак ул күчмә стенд янына килә һәм яхшы хәбәрне ишетә.
c ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Джулия тормышын Йәһвәгә багышларга карар иткән. (Сәхнәләштерелгән.)