32 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
38 ҖЫР Йәһвә сиңа терәк булыр
Йәһвә безгә нык булып калырга булыша
«Бар юмарт игелекнең Аллаһысы... сезне... ныгытачак, көчле итәчәк, сезне нык нигезгә урнаштырачак» (1 ПЕТ. 5:10).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Без нык булып кала алсын өчен, Йәһвә безгә нәрсәләр бүләк иткән? Аллаһының бу бүләкләре файда китерсен өчен, нәрсә эшләргә?
1. Ни өчен нык булып калу җиңел түгел, әмма безгә кем ярдәм итә? (1 Петер 5:10)
БУ АВЫР соңгы көннәрдә Йәһвәнең хезмәтчеләренә чыдамлылык күрсәтергә туры килә. Аларның кайберләре чирләрдән интегә, башкалары якыннарын югалткан, ә кемдер өйдәгеләре я хөкүмәт ягыннан эзәрлекләүләр кичерә (Мат. 10:18, 36, 37). Сезнең дә авырлыклар юк түгелдер. Әмма Йәһвәнең сезгә нык, чыдам булып калырга ярдәм итәчәгенә бер шик тә юк. (1 Петер 5:10 укы.)
2. Нәрсә ярдәмендә без чыдам булып кала алабыз?
2 Чыдамлык ул — авырлыкларга, эзәрлекләүләргә, сынауларга һәм вәсвәсәләргә карамастан, Йәһвәгә шатлык һәм өмет белән хезмәт итү. Без үз көчебез белән түгел, ә Аллаһы безгә «кеше көченнән өстенрәк кодрәт» биргәнгә чыдам булып кала алабыз (2 Көр. 4:7). Йәһвә безгә бу көчне ничек бирә? Аның ярдәмен алыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк? Әйдәгез, бу мәкаләдән моны белик.
ДОГА
3. Ни өчен дога кылу мөмкинлеге — могҗиза ул?
3 Йәһвә безгә гаҗәеп бүләк ясаган: гөнаһлы булуыбызга карамастан, үзенә дога кылырга рөхсәт иткән (Евр. 4:16). Уйлап кына карагыз, Йәһвәгә безне борчыган бар сораулар турында көндез дә, төнлә дә дога кылып була! Нинди генә телдә сөйләшсәк тә һәм кайда гына булсак та, догаларыбыз аңа ирешә (Юныс 2:1, 2; Рәс. 16:25, 26). Борчылулар аркасында хисләребезне сүзләргә әверелдерү авыр булса да, Йәһвә барыбер безне аңлый (Рим. 8:26, 27). Әйе, дога кылу мөмкинлеге — чын могҗиза ул!
4. Ни өчен чыдамлык турында дога кылу дөрес?
4 Изге Язмаларда без Йәһвәнең «ихтыяры буенча нәрсә генә сорасак та, ул безне ишетә» дип әйтелә (1 Яхъя 5:14). Ә чыдамлык турында дога кылу дөресме? Әлбәттә! Бу да бит аның ихтыярына туры килә. Ни өчен алай дип әйтеп була? Чөнки, сынауларда нык булып калсак, Йәһвә Шайтан Иблискә җавап кайтара алачак (Гыйб. сүз. 27:11). Өстәвенә, «Йәһвә үзенең көч-куәтен күңелләре тулысынча үзенә тугры булганнар файдасына күрсәтергә» бик тә тели (2 Елъ. 16:9). Һичшиксез, Йәһвәнең, безне ныгытыр өчен, теләге дә, көче дә бар (Ишаг. 30:18; 41:10; Лүк 11:13).
5. Дога кылу безгә ничек җан тынычлыгы бирә ала? (Ишагыя 26:3)
5 Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Йәһвәгә кайнар догалар кылсак, «һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгы йөрәгебезне һәм аңыбызны» саклаячак (Флп. 4:7). Бу нәрсәне аңлата? Йәһвәгә хезмәт итмәгән кешеләр, авырлыкларда үзләрен тынычландырыр өчен, төрле ысуллар куллана. Мәсәлән, кайберәүләр медитация белән шөгыльләнә, ягъни акылларын бар фикерләрдән, шул исәптән борчулы фикерләрдән, арындырырга тырыша. Ләкин андый халәттә кеше җиңел генә җеннәрнең тәэсиренә бирелергә мөмкин. (Маттай 12:43—45 белән чагыштыр.) Медитация ярдәмендә ирешеп булган тынычлыкны Йәһвә биргән тынычлык белән чагыштырып та булмый. Йәһвә тынычлыгы күпкә өстенрәк. Аллаһы андый «бетмәс тынычлыкны» үзенә таянган кешеләргә генә бирә. (Ишагыя 26:3 укы.) Мәсәлән, Йәһвә Изге Язмалардагы берәр фикерне исебезгә төшерергә мөмкин. Андый фикерләр күңелебезне тынычландыра, чөнки без Йәһвәнең үзебезне яратканын һәм кайгыртканын аңлыйбыз (Зәб. 62:1, 2).
6. Нәрсә турында дога кылып була? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
6 Нәрсә эшләргә? Сынаулар кичергәндә, «үз йөгегезне Йәһвәгә» салыгыз (Зәб. 55:22). Авырлыкларыгызны чишәр өчен, зирәклек тә сорагыз (Гыйб. сүз. 2:10, 11). Аллаһыга рәхмәтләрегезне дә белдерергә онытмагыз (Флп. 4:6). Моның өчен сәбәпләр бик күп. Мәсәлән, сез Йәһвәнең үзегезгә ничек ярдәм иткәнен күрәсездер. Бар игътибарыгызны авырлыкларга туплар урынына, фатихаларыгыз турында уйланыгыз. Бу сезгә рәхмәтле булып калырга булышыр (Зәб. 16:5, 6).
Дога кылганда, сез Йәһвәгә мөрәҗәгать итәсез, ә Изге Язмаларны укыганда, ул сезгә җавап бирә (6 нчы абзацны кара)b
АЛЛАҺЫ СҮЗЕ
7. Изге Язмалар безгә нык булып калырга ничек булыша ала?
7 Йәһвә, безгә чыдам булып калырга булышыр өчен, Изге Язмаларны да биргән. Бу китаптагы күп кенә шигырьләр Йәһвәнең безне кайгыртачагына ышандыра. Мәсәлән, Маттай 6:8 дә: «Күктәге Атагыз сезгә нәрсә кирәк икәнен сез аңардан әле сораганчы белә»,— дип әйтелә. Бу сүзләрне Гайсә әйткән, ә ул Йәһвәне бик яхшы белгән. Димәк, аның сүзләренә ышанып була: Йәһвә безне беркайчан да ташламас. Изге Язмаларда күп кенә башка ныгытучы шигырьләр дә бар (Зәб. 94:19).
8. а) Изге Язмалардагы нинди принцип безгә чыдам булып калырга булыша? ә) Кирәкле принципны искә төшерә алыр өчен, нәрсә эшләү мөһим?
8 Изге Язмалардагы принципларда Аллаһының зирәклеге чагыла, шуңа күрә алар безгә авырлыкларда сынмаска һәм акыллы карарлар кабул итәргә булыша (Гыйб. сүз. 2:6, 7). Мәсәлән, Аллаһы Сүзе безне иртәгәсе көн турында чиктән тыш борчылмаска, ә Аллаһыга өмет багларга дәртләндерә (Мат. 6:34). Кирәкле чакта туры килгән принципларны искә төшерер өчен, Изге Язмаларны һәр көн уку һәм уйлану бик мөһим.
9. Борынгы хезмәтчеләрнең мисаллары Йәһвәгә иманыбызны ничек ныгыта?
9 Изге Язмаларда шулай ук безнең кебек гап-гади кешеләр турында әйтелә. Алар Йәһвәгә таянган һәм аның ярдәмен алган (Евр. 11:32—34; Ягък. 5:17). Аларның мисаллары турында уйланганда, шуңа инанасың: «Аллаһы — безнең сыенычыбыз һәм көч-куәтебез, кайгы-хәсрәтләр вакытында безгә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер» (Зәб. 46:1). Борынгы хезмәтчеләрнең мисаллары, алар кебек, нык иманлы һәм чыдам булырга дәртләндерә (Ягък. 5:10, 11).
10. Изге Язмалар мөмкин кадәр күбрәк файда китерсен өчен, нәрсә эшләргә?
10 Нәрсә эшләргә? Изге Язмаларны һәр көн укыгыз һәм үзегез өчен файдалы булган шигырьләр исемлеген төзегез. Иртән көндәлек шигырьне уку да — яхшы гадәт. Мари́a исемле апа-кардәшкә бу гадәт күп файда китергән. Аның әти-әнисенә рак диагнозы куелган булган. Мари аларны үлемнәренә кадәр берничә ай караган. Ул болай ди: «Һәр иртә мин „Изге Язмаларны һәр көн тикшерү“ брошюрасыннан шигырьне һәм комментарийны укыдым һәм уйландым. Бу миңа, проблемаларымны онытып торырга, Йәһвә һәм аның ниятләре турында уйланырга булышты» (Зәб. 61:2).
ИМАНДАШЛАРЫБЫЗ
11. Имандашларыбызның чыдам булып калуларын белү безгә ничек көч өсти?
11 Йәһвә безгә чыдам булып калырга булышыр өчен биргән өченче бүләк — имандашларыбыз ул. «Дөньядагы бөтен кардәшләребезнең шундый ук газапларга дучар» булуларын белгәнгә, без ялгыз түгел икәнебезне аңлыйбыз (1 Пет. 5:9). Нинди генә авырлыкка очрасак та, кардәшләребез дә охшаш авырлыклар аша үткән булган. Алар җиңгән икән, димәк, бу безнең кулыбыздан да килә! (Рәс. 14:22)
12. Кардәшләр безгә ничек ярдәм итә һәм без алар өчен нәрсә эшләргә тырышабыз? (2 Көринтлеләргә 1:3, 4)
12 Сынаулар вакытында кардәшләребез безне сүзләре һәм эшләре белән дәртләндерә. Рәсүл Паул очрагында да шулай булган. Ул өйдә сак астында утырганда, кайбер кардәшләр аны юаткан, дәртләндергән һәм аңа гамәли ярдәм күрсәткән. Соңрак Паул үз хатларында аларны исемнәре белән телгә алган һәм аларга рәхмәтләрен белдергән (Флп. 2:25, 29, 30; Көл. 4:10, 11). Без дә авырлыкларга очраганда, кардәшләр безгә булышырга ашыга. Ә аларга ярдәм кирәк булса, без ярдәм кулы сузабыз. (2 Көринтлеләргә 1:3, 4 укы.)
13. Имандашлары Майя апа-кардәшкә ничек булышкан?
13 Россиядә яшәүче Майя исемле апа-кардәшнең мисалына игътибар итик. 2020 елны аның өендә тентү үткәрелгән, ә соңрак аңа каршы суд эше кузгатылган булган. Ул болай дип әйтә: «Көрәшер өчен хәлем бетә барганда, кардәшләр, миңа язып һәм шалтыратып, яратуларына ышандырды. Имандашларым — минем яратучы гаиләм икәнен мин һәрвакыт белә идем. Әмма 2020 елда мин моңа тагын да күбрәк инандым».
14. Кардәшләр безгә ярдәм итә алсын өчен, нәрсә эшләргә кирәк? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
14 Нәрсә эшләргә? Сынаулар вакытында кардәшләрдән читләшмәгез. Өлкәннәрдән дә ярдәм сорарга оялмагыз, чөнки алар безнең өчен «җилдән яшеренер урын кебек, давыллы яңгырдан сыеныр урын кебек» була ала (Ишаг. 32:2). Имандашларыгызның да авырлыкларга очраганын онытмагыз һәм ярдәм итәргә тырышыгыз. Бу сезгә шатлыгыгызны югалтмаска һәм сынауларыгызны кичереп чыгарга булышыр (Рәс. 20:35).
Кардәшләр белән вакыт үткәрегез (14 нче абзацны кара)c
ӨМЕТЕБЕЗ
15. Өмет Гайсәгә ничек булышкан һәм безгә ничек булыша? (Еврейләргә 12:2)
15 Без нык булып кала алсын өчен, Йәһвә безгә шулай ук өмет тә биргән (Рим. 15:13). Җирдәге тормышының иң авыр көнендә Гайсәгә нәрсә көч биргәнен исебезгә төшерик. (Еврейләргә 12:2 укы.) Гайсә тугры калып Йәһвәнең исемен аклаячагы турында уйланган. Ул шулай ук яңадан күктәге Атасы белән булачагын һәм майланган кардәшләре белән Патшалыкта идарә итәчәген көткән. Бу өмет аңа көч өстәп торган. Безгә дә өмет көч бирә. Аллаһының вәгъдәләре турында уйлану безгә Шайтан дөньясындагы авырлыкларны кичереп чыгарга булыша.
16. Бер апа-кардәшкә өмете ничек булышкан һәм аның сүзләре сезне нәрсәгә өйрәтә?
16 Россиядә яшәүче А́лла исемле апа-кардәшкә дә өмет рух ныклыгын сакларга ярдәм иткән. Аның ирен кулга алганнар һәм СИЗОга утыртканнар. Алла болай ди: «Өметем турында дога кылу һәм аның турында уйлану миңа кулларымны салындырмаска булышты. Мин кара болытлардан соң кояш чыгачагын белә идем. Йәһвә, һичшиксез, үз дошманнарын җиңәчәк, ә безне бүләкләячәк».
17. Өметебез өчен рәхмәтле булуыбызны ничек күрсәтергә? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
17 Нәрсә эшләргә? Оҗмахтагы гаҗәеп тормыш турында уйланыгыз. Үзегезне яңа дөньяда күзаллагыз. Бүгенге бар авырлыклар, мәңгелек тормыш белән чагыштырганда, «кыска вакытлы», һәм киләчәктә алар тәмам онытылыр (2 Көр. 4:17). Шулай ук өметегез турында башкаларга сөйләгез. Шайтан дөньясында Йәһвә һәм аның нияте турында белмичә яшәү аларга никадәр авыр икәнлеге турында уйлап кына карагыз! Хәтта кыска сөйләшүләр дә аларны Йәһвәнең Патшалыгы һәм аның вәгъдәләре турында күбрәк белергә дәртләндерә ала.
Йәһвәнең искиткеч вәгъдәләре турында уйланыгыз (17 нче абзацны кара)d
18. Ни өчен Йәһвәнең вәгъдәләренә тулысынча ышанып була?
18 Сынауларын кичереп чыкканнан соң, Әюп Аллаһыга: «Хәзер мин синең бар нәрсәне эшли алганыңны, һәр ниятеңне үти алганыңны беләм»,— дип әйткән (Әюп 42:2). Әйе, бернәрсә дә Йәһвәгә ниятләрен тормышка ашырырга комачаулый алмый. Бу фикер безне дә ныгыта ала. Мондый мисал турында уйланыйк. Авыру бер хатын күп табибларга мөрәҗәгать итә, әмма аларның берсе дә аны савыктыра алмый. Әлбәттә, ул бик боега. Әмма ахыр чиктә бер тәҗрибәле табиб табыла. Ул аңа дөрес диагноз куя һәм ничек дәвалаячагын аңлата. Әле дәваланасы булса да, бу хатын инде хәзер җиңеллек сизә. Савыгуга өмете аңа бирешмәскә көч бирә. Нәкъ шулай ук яңа дөньяның булачагына нык ышаныч безгә чыдам булып калырга көч бирә.
19. Ахырга кадәр чыдам булып калыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк?
19 Инде әйтелгәнчә, Йәһвә, безгә чыдам булып калырга булышыр өчен, дога кылу мөмкинлеген, үз Сүзен, имандашларны һәм өметне биргән. Бу бүләкләрне куллансак, без, бар авырлыкларны кичереп чыгып, Аллаһының яңа дөньясына керербез (Флп. 4:13).
33 ҖЫР Үз йөгеңне Йәһвәгә сал
a Кайбер исемнәр үзгәртелгән.
b ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Олы яшьтәге абый-кардәш көннән-көн чыдамлылык күрсәтә.
c ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Олы яшьтәге абый-кардәш көннән-көн чыдамлылык күрсәтә.
d ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Олы яшьтәге абый-кардәш көннән-көн чыдамлылык күрсәтә.