Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w25 сентябрь 20-25 б.
  • Кызыксынган кешеләргә тоткарланмыйча булышыгыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Кызыксынган кешеләргә тоткарланмыйча булышыгыз
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • КЕШЕ ХАКЫЙКАТЬ БЕЛӘН КЫЗЫКСЫНСА
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ӨЙРӘНҮЕ БАШЛАНСА
  • КЕШЕ ОЧРАШУЛАРГА ЙӨРИ БАШЛАСА
  • Йәһвәгә таянганыбызны күрсәткән карарлар
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2023)
  • Хезмәттән ничек күбрәк шатлык табарга?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Белемнәребезнең чикле булуын таныгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Кардәшләр белән якын мөнәсәбәтләр үстерегез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
w25 сентябрь 20-25 б.

39 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

54 ҖЫР «Менә юл!»

Кызыксынган кешеләргә тоткарланмыйча булышыгыз

«Мәңгелек тормышка алып баручы хакыйкатьне кабул итәргә әзер бар кеше Гайсә шәкерте булып китте» (РӘС. 13:48).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Кешеләргә Изге Язмаларны өйрәнергә тәкъдим итү һәм аларны очрашуларыбызга чакыру мөһим.

1. Кешеләр яхшы хәбәрне ничек кабул итә? (Рәсүлләр 13:47, 48; 16:14, 15)

БЕРЕНЧЕ гасырда күп кенә кеше, хакыйкатьне ишеткәч үк, аны кабул иткән. (Рәсүлләр 13:47, 48; 16:14, 15 укы.) Бүген дә кайбер кешеләр яхшы хәбәрне беренче тапкыр ишеткәч, аны шатланып кабул итә. Ә башкалары, башта Патшалык хәбәрен тыңларга теләмәсә дә, соңрак кызыксыну күрсәтә башлый. Хезмәттә «хакыйкатьне кабул итәргә әзер» кешене очратсак, нәрсә эшләргә?

2. Шәкертләр әзерләү эше кайсы яктан бакчачы эшенә охшаш?

2 Шәкертләр әзерләү эшен бакчачы эше белән чагыштырып була. Бакчачы пешкән җимешләрне шунда ук җыеп ала. Шул ук вакыт җимешләре әле пешмәгән үсемлекләргә ул су сибүен дәвам итә һәм яңаларын да утырта. Шул ук рәвешчә, кызыксынган кешене очратсак, без аңа мөмкин кадәр тизрәк Мәсихнең шәкерте булып китәргә булышырга телибез. Әмма кешегә яхшы хәбәрне кабул итәр өчен күбрәк вакыт кирәк булса, без алга таба да аның кызыксынуын үстерәбез (Яхъя 4:35, 36). Төшенүчәнлек безгә кешегә ничек яхшырак булышырга икәнен аңларга ярдәм итәр. Әйдәгез, кеше беренче сөйләшү вакытында кызыксыну күрсәтсә, нәрсә эшләп булганын карап чыгыйк. Шулай ук без аңа рухи яктан үсәргә ничек ярдәм итеп булганын белербез.

КЕШЕ ХАКЫЙКАТЬ БЕЛӘН КЫЗЫКСЫНСА

3. Кеше беренче сөйләшү вакытында кызыксыну күрсәтсә, нәрсә эшләргә? (1 Көринтлеләргә 9:26)

3 Кеше беренче сөйләшү вакытында кызыксыну күрсәтсә, без аңа тормыш юлына басарга шунда ук булышырга телибез. Моның өчен беренче сөйләшү вакытында ук аңа Изге Язмалар өйрәнүен тәкъдим итик һәм җыелыш очрашуына чакырыйк. (1 Көринтлеләргә 9:26 укы.)

4. Кеше Изге Язмаларны өйрәнергә шунда ук ризалашкан очракны сөйләп бирегез.

4 Изге Язмаларны өйрәнергә тәкъдим итегез. Кайберәүләр Изге Язмаларны өйрәнергә шунда ук ризалаша. Мәсәлән, Канадада, бер пәнҗешәмбе көнне күчмә стенд янына бер яшь хатын килгән. Ул «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән брошюраны алган. Стенд янында басып торучы апа-кардәш аңа шул брошюра ярдәмендә Изге Язмаларны өйрәнеп була дип әйткән. Тегесенә кызык булып киткән, һәм алар телефон номерлары белән алмашынган. Соңрак бу хатын, апа-кардәшебезгә хәбәр язып, кайчан өйрәнәчәкләрен сораган. Апа-кардәш ял көннәре очрашырга тәкъдим иткәч, тегесе: «Ә иртәгә буламы? Мин буш»,— дип җавап биргән. Инде җомга көнне өйрәнү башланган. Ә шул ук ялларда ул хатын җыелыш очрашуына килгән һәм рухи яктан тиз уңышлар ясаган.

5. Беренче сөйләшүдә өйрәнү башланмаса, нәрсә эшләп була? (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)

5 Әлбәттә, һәркем Изге Язмаларны өйрәнергә шунда ук ризалашмас. Кайбер кешеләрнең кызыксынуын үстерергә кирәк. Башта без кешене кызыксындырган темага сөйләшүне башларга тырышабыз. Әмма беренче сөйләшүдә өйрәнү башланмаса, уңай караш саклыйк һәм кешегә шәхси игътибар күрсәтик, һәм, бәлки, тиздән ул өйрәнергә ризалашыр. Өйрәнү тәкъдим иткәндә, нәрсә дияргә? Изге Язмалар өйрәнүләрен оста башлаган кардәшләрнең киңәшләренә игътибар итик.

Коллаж: 1. Ике абый-кардәш ишегалдында утырган олы яшьтәге ир-ат белән сөйләшә. 2. Ике апа-кардәш әни кешегә ишеге янында «Мәңге шатланып яшәгез!» брошюрасын тәкъдим итә. Ул кулында кечкенә улын тота. Икенче улы янында тора.

Бу кешеләрдә Изге Язмаларны өйрәнүгә кызыксыну уятыр өчен, сез аларга нәрсә әйтер идегез? (5 нче абзацны кара)a


6. Киләсе сөйләшүгә нигез салыр өчен, нәрсә әйтеп була?

6 Өйрәнү башлау турында әйткәндә, оста вәгазьчеләр һәм пионерлар, кайбер илләрдә «өйрәнү», «Изге Язмалар курсы», «өйрәтү» кебек сүзләрдән качу яхшырак, дип әйткән. Моның урынына алар «сөйләшү», «фикер алышу», «Изге Язмалар белән танышу» кебек сүзләрне кулланырга киңәш итә. Киләсе сөйләшүгә нигез салыр өчен, мәсәлән: «Сез Изге Язмаларның мөһим сорауларга җавап бирә икәнен белә идегезме?» яисә: «Изге Язмалар дини китап кына түгел, анда тормыш өчен гамәли киңәшләр бар»,— дип әйтеп була. Аннары болай дип өстәргә: «Нибары 10—15 минут эчендә файдалы фикерләр белеп була». Өстәвенә, кеше үзен бурычлы хис итмәсен өчен, «регуляр рәвештә», «һәр атна» дигән сүзләрне кулланмау хәерлерәк.

7. Кайберәүләр хакыйкать тапканнарын кайчан аңлаган? (1 Көринтлеләргә 14:23—25)

7 Җыелыш очрашуына чакырыгыз. Рәсүл Паул көннәрендә кайберәүләр, җыелыш очрашуына килгәч, хакыйкать тапканнарын аңлаган, күрәсең. (1 Көринтлеләргә 14:23—25 укы.) Бүген дә андый хәл була. Җыелыш очрашуларына йөри башлаган кешеләр, гадәттә, рухи яктан тизрәк үсә. Кызыксынган кешене очрашуга кайчан чакырырга соң? «Мәңге шатланып яшәгез!» китабында җыелыш очрашулары турында 10 нчы дәресендә генә әйтелсә дә, шул дәрескә җиткәнчегә кадәр көтәсе юк. Инде беренче сөйләшүдә үк кешене ял көне очрашуына чакырып була. Моның өчен, мәсәлән, ачык нотыкның исемен я өйрәнеләчәк мәкаләдән берәр фикерне әйтегез.

8. Кешегә очрашуларыбыз турында нәрсә сөйләп була? (Ишагыя 54:13)

8 Кешегә безнең очрашуларыбыз башка дини очрашулардан аерылып торганын аңлатыгыз. Бер өйрәнүче хатын, «Күзәтү манарасы» өйрәнүендә беренче тапкыр булганда, апа-кардәштән: «Алып баручы әллә барысының да исемнәрен беләме?» — дип сораган. Апа-кардәш: «Җыелыш безнең өчен гаилә кебек, шуңа күрә без барыбыз да бер-беребез белән танышырга тырышабыз»,— дип аңлаткан. Теге хатын үз чиркәвендә гел башкача булганын әйткән. Кешеләр шулай ук очрашуларыбызның башка яктан да аерылып торганына игътибар итә. Очрашуларыбызның максаты — Йәһвәгә гыйбадәт кылу, аңардан өйрәнү һәм бер-беребезне дәртләндерү. (Ишагыя 54:13 укы; Евр. 2:12; 10:24, 25.) Шуңа күрә анда дини йолалар юк, ә барысы кешеләр гамәли белем ала алсын өчен оештырылган (1 Көр. 14:40). Очрашу урыннарыбыз якты һәм белем алу өчен уңайлы. Нейтралитет саклаганга, без сәяси сораулар күтәрмибез һәм төрле темаларга бәхәсләр алып бармыйбыз. Кеше очрашуларның ничек үткәрелгәнен белсен өчен, аңа «Патшалык Залына рәхим итегез!» дигән видеоны күрсәтеп була.

9, 10. Кеше очрашуга килергә курыкмасын өчен, нәрсә эшләргә? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

9 Кайберәүләр, без аларны үзебезгә кушылырга кыстарбыз дип курыкканга, очрашуларга килми. Шуңа күрә кешегә, без кунакларга шат, ул тыңлап кына утыра ала, аңа бернәрсә дә эшлисе я сөйлисе юк, дип әйтегез. Гаиләле кешеләр дә, шул исәптән кечкенә балалары булганнары да, килә ала. Очрашуларда балалар әти-әниләре белән бергә утырып өйрәнә. Шуңа күрә әти-әниләргә: «Балаларыбыз кем белән йөри? Аларны нәрсәгә өйрәтәләр икән?» — дип борчыласы юк (Кан. 31:12). Акча җыю үткәрелми. Гайсә бит: «Бушлай алдыгыз — бушлай бирегез»,— дигән (Мат. 10:8). Шулай ук кызыксынган кешегә, очрашуга килер өчен, купшы кием таләп ителми, чөнки Аллаһы кешенең тышкы кыяфәтенә түгел, ә йөрәгенә карый, дип әйтегез (1 Иш. 16:7).

10 Кеше очрашуга килсә, ул үзен иркен хис итсен өчен, хәлегездән килгәнне эшләгез. Аны өлкәннәр һәм башка кардәшләр белән таныштырыгыз. Ул кардәшләрнең үзенә карата игелекле булганын, үзе белән эчкерсез кызыксынганын күрсә, аның тагын очрашуга килергә теләге туар. Изге Язмалары булмаса, очрашу вакытында шигырьләрне үзегезнекеннән күрсәтеп барыгыз. Өйрәнелгән материалны да аңа күзәтеп барырга булышыгыз.

Шул ук әни кеше Патшалык Залына килгән. Абый- һәм апа-кардәшләр аны җылы каршы ала. Ул кулында кечкенә улын тота. Олы улы бер малай белән сөйләшеп тора.

Кеше очрашуларга йөри башласа, тизрәк рухи яктан үсә башлар (9, 10 нчы абзацны кара)


ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ӨЙРӘНҮЕ БАШЛАНСА

11. Өйрәнүченең вакытын кадерләгәнебезне ничек күрсәтергә?

11 Кеше белән Изге Язмаларны өйрәнгәндә, нәрсәне истә тотарга кирәк? Өйрәнүченең башка эшләре дә булырга мөмкин, шуңа күрә аның вакытын кадерләгез. Мәсәлән, билгеле бер вакытка сөйләшсәгез, соңга калмагыз (хәтта сезнең территориядә кешеләр әллә ни пунктуаль булмаса да). Өстәвенә, беренче өйрәнү кыска булса, яхшырак булыр. Кайбер тәҗрибәле вәгазьчеләр, кеше озаграк өйрәнергә теләсә дә, өйрәнүне һәрвакыт вакытында тәмамларга киңәш итә. Үзегез күп сөйләмәскә тырышыгыз, күбрәк өйрәнүче сөйләсен (Гыйб. сүз. 10:19).

12. Кеше белән өйрәнә башлагач ук, безнең максатыбыз нинди булырга тиеш?

12 Кеше белән өйрәнә башлагач ук, безнең максатыбыз — аңа, Йәһвә һәм Гайсә турында белем биреп, аларга карата ярату үстерергә булышу. Моның өчен үзегезгә һәм белемнәрегезгә түгел, ә Аллаһы Сүзенә игътибар итегез (Рәс. 10:25, 26). Бу яктан рәсүл Паул яхшы үрнәк күрсәткән. Аның өйрәтүләре Гайсә Мәсих тирәли әйләнгән. Ә Гайсә җиргә, Аллаһы турында сөйләр өчен һәм кешеләргә аңа карата ярату үстерергә булышыр өчен, җибәрелгән булган (1 Көр. 2:1, 2). Паул шулай ук яңа шәкертләргә күркәм сыйфатларны үстерергә булышуның мөһимлеген ассызыклаган. Ул андый сыйфатларны алтын, көмеш һәм асылташлар белән чагыштырган (1 Көр. 3:11—15). Алар арасында иман, зирәклек, төшенүчәнлек һәм Йәһвәгә карата курку-хөрмәт (Зәб. 19:9, 10; Гыйб. сүз. 3:13—15; 1 Пет. 1:7). Әйдәгез, без дә өйрәнүчеләребезгә нык иман һәм күктәге Атабыз белән шәхси мөнәсәбәтләр үстерергә булышыйк (2 Көр. 1:24).

13. Без өйрәнүчегә карата ничек сабыр була алабыз? (2 Көринтлеләргә 10:4, 5) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

13 Өйрәнү үткәргәндә, Гайсәдән үрнәк алып, кешене аңларга тырышыгыз һәм аңа карата сабыр булыгыз. Аны уңайсыз хәлдә калдыра алган сорауларны бирмәгез. Кешегә берәр тәгълиматны кабул итү авыр булса, аңа басым ясамагыз, өйрәнүне дәвам итегез. Күпмедер вакыт узгач, бу сорауга кире кайтып була. Хакыйкать кеше йөрәгендә тамырлансын өчен, вакыт кирәк бит (Яхъя 16:12; Көл. 2:6, 7). Изге Язмаларда кеше ышанган ялган тәгълиматлар ныгытма белән чагыштырыла. (2 Көринтлеләргә 10:4, 5 укы.) Кешегә аны калдыру авыр булырга мөмкин. Шуңа күрә бу ныгытманы җимерер урынына, аңа яңа ныгытманы төзергә, ягъни Йәһвәне үз Сыенычы итәргә булышыгыз (Зәб. 91:9).

Шул ук олы яшьтәге ир-ат ике абый-кардәш белән «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән китап буенча Изге Язмаларны өйрәнә. Киштәдә рамкада аның хәрби медальләре тора.

Хакыйкать өйрәнүчегезнең йөрәгендә тамырлансын өчен, вакыт бирегез (13 нче абзацны кара)


КЕШЕ ОЧРАШУЛАРГА ЙӨРИ БАШЛАСА

14. Очрашуларга йөри башлаган кешегә без нинди мөнәсәбәт күрсәтергә тиеш?

14 Йәһвә безне яңа килгән кешеләрнең милләтенә, культурасына, материаль хәленә карамаска, ә барысына карата да игелекле булырга дәртләндерә (Ягък. 2:1—4, 9). Очрашуларга йөри башлаган кешегә ничек ярату күрсәтергә?

15, 16. Очрашуга килгән яңа кешеләр үзләрен уңайсыз хис итмәсен өчен, нәрсә эшләп була?

15 Кемдер очрашуга үзе, кызыксынып, килә. Ә кемнедер килергә башка җирдә яшәгән берәрсе дәртләндерергә мөмкин. Шуңа күрә яңа кешене күрсәгез, аның янына килергә тартынмагыз. Үзегезне дусларча тотыгыз. Әмма аның белән аралашканда, артык шәхси сораулар бирмәгез (1 Пет. 4:15). Кешегә яныгызга утырырга тәкъдим итегез. Очрашу вакытында шигырьләрне үз Изге Язмаларыгыздан күрсәтеп барыгыз я аңа аерым экземпляр бирегез. Бу өйрәнелгән басмага да кагыла. Кешенең хисләрен исәпкә алыгыз. Бер абый-кардәш Патшалык Залына килгән ир-атны каршы алгач, тегесе аңа, көндәлек киемнән булганга, үзен уңайсыз хис иткәнен әйткән. Кардәш аны тынычландырган һәм, Йәһвә Шаһитләре — гади кешеләр, дип әйткән. Бу кеше рухи яктан үскән һәм ахыр чиктә суга чумдырылган. Ул беркайчан да шул кардәшнең сүзләрен онытмаган.

16 Яңа килгән кешеләр үзләрен уңайсыз хис итмәсен өчен, тагын нәрсә эшләп була? Сөйләшкәндә, комментарийлар биргәндә, чыгышлар ясаганда, Йәһвә Шаһитләре булмаган кешеләрне һәм аларның ышануларын түбәнсетмик. Яңаларны рәнҗетүче я алар өчен киртә була алган сүзләрне кулланмыйк (2 Көр. 6:3; Тит. 2:8; 3:2). Бу яктан ачык нотыклар белән чыгыш ясаучы абый-кардәшләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Аларга шулай ук җыелыштан булмаган кешеләр аңламаган сүзләрне һәм төшенчәләрне аңлату мөһим.

17. «Хакыйкатьне кабул итәргә әзер» кешеләрне очратсак, без нинди максатка ирешергә телибез?

17 Шәкертләр әзерләү эше көннән-көн ашыгычрак булып китә. «Мәңгелек тормышка алып баручы хакыйкатьне кабул итәргә әзер» кешеләр әле дә табыла (Рәс. 13:48). Андый кешеләрне очратсак, аларга, икеләнмичә, Изге Язмаларны өйрәнергә тәкъдим итик һәм очрашуларыбызга чакырыйк. Шулай итеп без аларга «тормышка алып баручы юлда» беренче адымнар ясарга булышырбыз (Мат. 7:14).

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Кеше беренче сөйләшү вакытында кызыксыну күрсәтсә, без аңа тормыш юлына басарга ничек булыша алабыз?

  • Кеше белән Изге Язмаларны өйрәнгәндә, нәрсәне истә тотарга кирәк?

  • Очрашуга килгән яңа кешеләр үзләрен уңайсыз хис итмәсен өчен, нәрсә эшләп була?

64 ҖЫР Уңыш уруда шатлык белән катнашабыз

a ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Ике абый-кардәш ишегалдында ял итеп утырган, отставкада булган хәрби ир-атка вәгазьли; ике апа-кардәш күп эшләре булган әни кешегә вәгазьли.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу