Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w25 октябрь 30-31 б.
  • Җитәкче советның ике яңа әгъзасы

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Җитәкче советның ике яңа әгъзасы
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2025 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Җитәкче cоветның ике яңа әгъзасы
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советы нәрсә ул?
    Йәһвә Шаһитләре турында популяр сораулар
  • Җитәкче советның яңа әгъзасы
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
  • Җитәкче советның яңа әгъзалары
    Күзәтү манарасы 2006 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2025 ел
w25 октябрь 30-31 б.

Җитәкче советның ике яңа әгъзасы

2024 елның 5 октябрендә еллык очрашуда махсус белдерү яңгырады: Джоди Джедли һәм Джейкоб Рамф Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче совет әгъзалары итеп билгеләнгән. Ике абый-кардәш тә күп еллар буе Йәһвәгә тугры хезмәт итә.

Джоди Джедли һәм аның хатыны Дамарис

Джедли кардәш Кушма Штатларның Миссури штатында туган һәм балачактан ук хакыйкатьне белә. Аның гаиләсе Йәһвә Шаһитләре аз булган җирдә яшәгән. Шуңа күрә, анда вәгазьләр өчен, төрле җирләрдән кардәшләр килә торган булган. Аларның яратуы һәм бердәмлеге Джодига нык тәэсир иткән. Яшүсмер чагында, 1983 елның 15 октябрендә ул суга чумдырылган. Ул вәгазьләргә яраткан һәм, мәктәпне тәмамлагач, 1989 елның сентябрендә гомуми пионер булып хезмәт итә башлаган.

Әти-әнисе Джодины һәм аның сеңлесен еш Бәйтелгә экскурсиягә алып барган булган. Шуңа күрә алар инде балачакта Бәйтел хезмәтен максат итеп куйган. Соңрак бу хыяллары тормышка ашкан. 1990 елның сентябрендә Джоди кардәш Уолкиллда хезмәт итә башлаган. Башта ул Чисталык бүлегендә, ә аннары Медицина бүлегендә хезмәт иткән.

Шул вакытларда Бәйтел янындагы испан җыелышларында үсеш күзәтелгән һәм абый-кардәшләргә ихтыяҗ булган. Шуңа күрә Джоди кардәш, аларның берсенә күчеп, испан телен өйрәнә башлаган. Күп тә үтмәстән ул шул ук районда хезмәт иткән Да́марис исемле пионер апа-кардәш белән танышкан. Ахыр чиктә алар өйләнешкән, һәм Дамарис та Бәйтелдә хезмәт итә башлаган.

2005 елда алар әти-әниләрен кайгыртыр өчен Бәйтелдән киткән. Шул вакытта алар гомуми пионерлар булып хезмәт иткән. Джедли кардәш Пионерлар мәктәбен үткәрергә ярдәм иткән, шулай ук хастаханәләр белән бәйләнеш тоту комитетында һәм региональ төзү комитетында хезмәт иткән.

2013 елда Джедли гаиләсен Уорвиктагы Бәйтелне төзүдә катнашырга чакырганнар. Аннары алар Паттерсонда һәм Уолкиллда хезмәт иткәннәр. Джоди кардәш Филиалның төзү-проектлаштыру бүлегендә һәм Медицина мәгълүматы бирү бүлегендә эшләгән. 2023 елның мартында аны Җитәкче советның Хезмәт комитеты ярдәмчесе итеп билгеләгәннәр. Йәһвәгә хезмәт итүдә үткәргән еллар турында Джедли кардәш болай ди: «Яңа йөкләмә бирелгәндә, бу куркытырга мөмкин. Әмма андый вакытта Йәһвәгә таяну мөһим, чөнки нәкъ ул безгә кем булырга кирәк, шул булырга ярдәм итә».

Джейкоб Рамф һәм аның хатыны Инга

Рамф кардәш Кушма Штатларның Калифорния штатында туган. Джейкоб бала булганда, әнисе Йәһвә Шаһите булса да, җыелышларга йөрмәгән һәм вәгазьдә катнашмаган. Әмма ул аны Изге Язмалардагы хакыйкатькә өйрәтергә тырышкан. Джейкоб шулай ук һәр ел Йәһвә Шаһите булган әбисе янына кайткан. Ул оныгында хакыйкатькә кызыксыну уяткан, һәм 13 яшендә Джейкоб Изге Язмалар өйрәнүе турында сораган. 1992 елның 27 сентябрендә яшүсмер чагында ул суга чумдырылган. Бәхеткә каршы, аның әнисе яңадан Йәһвәгә хезмәт итә башлаган, ә әтисе, энесе һәм сеңелесе, Изге Язмаларны өйрәнеп, соңрак суга чумдырылган.

Яшь чагында Рамф кардәш пионерларның шатлык белән хезмәт итүләрен күргән. Шуңа күрә 1995 елның сентябрендә ул үзе пионер булып киткән. 2000 елда ул ихтыяҗ буенча Эквадорга күченгән. Анда ул Канададан булган Инга исемле пионер апа-кардәш белән танышкан, соңрак алар өйләнешкән. Туйдан соң Рамф гаиләсе Эквадордагы бер шәһәрдә хезмәт иткән, анда ул вакытта вәгазьчеләрнең кечкенә төркеме генә булган. Бүген бу шәһәрдә зур җыелыш бар.

Вакыт узу белән Рамф гаиләсен махсус пионерлар итеп, ә соңрак район хезмәтенә билгеләгәннәр. 2011 елда аларны Гилад мәктәбенең 132 нче сыйныфына чакырганнар. Чыгарылыштан соң алар дөньяның төрле төбәкләрендә хезмәт иткән һәм Бәйтел, миссионер һәм район хезмәтендә катнашкан. Рамф кардәш шулай ук Патшалык вәгазьчеләре мәктәбендә укыткан.

COVID-19 пандемиясе аркасында Рамф гаиләсе Кушма Штатларга кайткан. Аларны Уолкиллдагы Бәйтелгә чакырганнар, анда Рамф кардәш Хезмәт бүлегендә өйрәтү үткән. Аннан соң аны Эквадордагы филиал комитетына билгеләгәннәр. 2023 елда Джейкоб белән Инганы Уорвикка күчергәннәр. 2024 елның гыйнварында Рамф кардәш Җитәкче советның Хезмәт комитеты ярдәмчесе булып киткән. Үзенең хезмәте турында уйланып, Рамф кардәш болай дип әйтә: «Хезмәтебездә иң мөһиме — урын түгел, ә синең белән бергә хезмәт иткән кешеләр».

Без бу ике абый-кардәшне кадерлибез һәм аларның тырышып башкарган хезмәтләре өчен бик рәхмәтлебез (Флп. 2:29).

Җитәкче совет хәзер 11 майланган абый-кардәштән тора: Джоди Джедли, Джеффри Джексон, Кеннет Кук, Стивен Летт, Геррит Лёш, Джейкоб Рамф, Марк Сандерсон, Дейвид Сплэйн, Джеффри Уиндер, Гейдж Флигл һәм Сэмюэл Хёрд.

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу