Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w25 октябрь 24-29 б.
  • Бер-берегез турында дога кылыгыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Бер-берегез турында дога кылыгыз
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2025 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • НИ ӨЧЕН БАШКАЛАР ТУРЫНДА ДОГА КЫЛУ МӨҺИМ?
  • АЛАР ДОГАЛАРЫБЫЗГА МОХТАҖ
  • АЕРЫМ КЕШЕЛӘР ӨЧЕН ДОГАЛАР
  • ДОГАЛАРЫБЫЗГА АКЫЛЛЫ КАРАШ САКЛЫЙК
  • Аллаһыга дога аша якынлашыгыз
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Дога — искиткеч бүләк
    Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?
  • Догаларыбызны ничек яхшыртып була?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2025 ел
  • Аллаһыга дога аша якынлаш
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2025 ел
w25 октябрь 24-29 б.

43 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

41 ҖЫР И Раббым, догамны ишет

Бер-берегез турында дога кылыгыз

«Бер-берегез турында дога кылыгыз. Тәкъва кешенең ялваруы зур куәткә ия һәм чыннан да ярдәм итә ала» (ЯГЪК. 5:16).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Ни өчен башкалар турында дога кылу мөһим һәм моны ничек эшләргә?

1. Догаларыбыз Йәһвә өчен мөһим булганын без кайдан беләбез?

ДОГА — гаҗәеп бүләк ул. Менә нәрсә турында уйланыйк: Йәһвә күп эшләрне фәрештәләргә ышанып тапшырган (Зәб. 91:11). Шулай ук Улына ул зур хакимлек биргән (Мат. 28:18). Әмма догаларны тыңлау турында нәрсә әйтеп була? Йәһвә догаларыбызны үзе тыңларга булган. Изге Язмаларда ул «Догаларны Тыңлаучы» дип атала (Зәб. 65:2).

2. Башкалар өчен дога кылу турында әйткәндә, Паул нинди үрнәк калдырган?

2 Әлбәттә, без үзебезне борчый торган нәрсәләр турында Йәһвәгә сөйлибез. Әмма башкалар турында да дога кылу мөһим. Рәсүл Паул шулай эшләгән дә. Мәсәлән, ул Эфестәге җыелышка: «Сезне догаларымда өзлексез искә алам»,— дип язган (Эфес. 1:16). Паул аерым кешеләр өчен дә Йәһвәгә ялварган. Мәсәлән, Тимутигә ул болай дигән: «Көне-төне ялварып дога кылганда, сине һәрвакыт искә алам һәм Аллаһыга рәхмәтләр укыйм» (2 Тим. 1:3). Паул Аллаһыдан үз авырлыклары турында гына сорый алыр иде, әмма ул башкалар турында дога кылыр өчен вакыт тапкан (2 Көр. 11:23; 12:7, 8).

3. Ни өчен без башкалар турында дога кылырга онытырга мөмкин?

3 Без башкалар турында дога кылырга онытырга мөмкин. Ни өчен? Сабри́наa исемле апа кардәш болай ди: «Без ыгы-зыгылы дөньяда яшибез. Авырлыкларыбыз турында артык уйлаганга күрә, без үз ихтыяҗларыбыз турында гына дога кылырга мөмкин». Сезнең белән дә андый хәл буламы? Була икән, бу мәкалә сезгә булышыр. Без 1) ни өчен башкалар турында дога кылырга кирәк икәнен һәм 2) моны ничек эшләп булганын карап чыгарбыз.

НИ ӨЧЕН БАШКАЛАР ТУРЫНДА ДОГА КЫЛУ МӨҺИМ?

4, 5. Ни өчен догаларыбыз «зур куәткә ия һәм чыннан да ярдәм итә ала» дип әйтеп була? (Ягъкуб 5:16)

4 Башкалар турында догаларыбыз «зур куәткә ия һәм чыннан да ярдәм итә ала». (Ягъкуб 5:16 укы.) Догаларыбыз башкаларның хәлен үзгәртә аламы? Әйе. Гайсә, Петернең үз Хуҗасыннан ваз кичәчәген белеп, аңа болай дигән: «Мин иманың кимемәсен дип ялварып дога кылдым» (Лүк 22:32). Паул да доганың зур көчкә ия булганын белгән. Римда сак астында утырганда, ул Филимунга болай дип язган: «Мин догаларыгыз ярдәмендә сезнең өчен азат ителеп кайтырмын дип өметләнәм» (Фил. 22). Шулай булган да: тиздән Паул азат ителгән һәм кабат вәгазьләп йөри алган.

5 Әлбәттә, без догаларыбыз белән Йәһвәне берәр нәрсә эшләргә мәҗбүр итә алмыйбыз. Шуңа күрә берәр хәл турында Йәһвәгә ялварып дога кылганнан соң, бу мәсьәләне аның кулына тапшырыйк (Зәб. 37:5; 2 Көр. 1:11). Ул үз хезмәтчеләренең борчуларын игътибарсыз калдырмый һәм кайчак аларның үтенечләрен үтәргә була.

6. Башкалар өчен дога кылу аларга карата хисләребезгә ничек тәэсир итә? (1 Петер 3:8)

6 Башкалар турында дога кылсак, аларга карата «кызгану» хисебез артыр. (1 Петер 3:8 укы.) Кызганучан кеше башка берәүнең газапларын аңлап, аңа ярдәм итәргә тели (Марк 1:40, 41). Майкл исемле өлкән болай ди: «Мин башкаларның ихтыяҗлары турында дога кылганда, аларның авырлыкларын яхшырак аңлый һәм аларны ныграк ярата башлыйм. Алар моны белмәскә дә мөмкин, әмма догалар мине аларга якынлаштыра». Ә Ри́чард исемле өлкән, башка якка игътибар итә. Ул болай дип әйтә: «Берәрсе турында дога кылганда, бездә аңа ярдәм итәргә теләк туа. Шул кешегә ярдәм иткәндә, без Йәһвәгә ниндидер мәгънәдә догабызга җавап бирергә булышабыз».

7. Башкалар турында дога кылу үз авырлыкларыбызга дөрес караш сакларга ничек булыша? (Филипиялеләргә 2:3, 4) (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)

7 Башкалар турында дога кылу үз проблемаларыбызга дөрес караш сакларга булыша. (Филипиялеләргә 2:3, 4 укы.) Шайтан дөньясында яшәгәнгә күрә, һәрберебезнең авырлыклары җитәрлек (1 Яхъя 5:19; Ачыл. 12:12). Башкалар турында дога кылган саен, без «дөньядагы бөтен кардәшлегебезнең шундый ук газапларга дучар булуын» исебезгә төшерәбез (1 Пет. 5:9). Ка́трин исемле пионер апа кардәш болай ди: «Имандашларым турында дога кылганда, мин аларның да авырлыклары булганын хәтеремә төшерәм. Бу миңа үз проблемаларым аркасында артык борчылмаска булыша».

Коллаж: Авырлыклары булган кардәшләр башкалар өчен дога кыла. 1. Кыз урын өстендә утырып, дога кыла; түгәрәктә бер гаиләнең, көймәгә утырып, су баскан өйләрен калдырып китүе сурәтләнгән. 2. Шул гаилә дога кыла; түгәрәктә төрмәдә утырган абый-кардәш сурәтләнгән. 3. Төрмәдә утырган шул абый-кардәш камерада дога кылып утыра; түгәрәктә хастаханәдә яткан бетерешкән олы яшьтәге апа-кардәш сурәтләнгән. 4. Шул апа-кардәш дога кылып утыра; түгәрәктә беренче иллюстрациядәге кыз класста сыйныфташларыннан читтәрәк берүзе утыра, ә тегеләре туган көнне бәйрәм итә.

Башкалар турында дога кылу үз авырлыкларыбызга акыллы караш сакларга булыша (7 нче абзацны кара)d


АЛАР ДОГАЛАРЫБЫЗГА МОХТАҖ

8. Кемнәр турында дога кылып була?

8 Без төрле кеше төркемнәре турында дога кыла алабыз. Мәсәлән, авырган, олы яшьтәге кардәшләр я мәктәптә басымга дучар булган яшьләр өчен. Күп кенә кардәшләребез гаиләдә я хөкүмәт тарафыннан каршылыкларга очрый (Мат. 10:18, 36; Рәс. 12:5). Ә кайбер имандашларыбыз сәяси тотрыксызлык аркасында өйләрен калдырып китәргә мәҗбүр булган. Башкалары табигать афәтләреннән зыян күрә. Без аларны шәхсән белмәскә дә мөмкин. Әмма алар турында дога кылып, без Гайсәнең «бер-берегезне яратыгыз» дигән әмерен үтибез (Яхъя 13:34).

9. Ни өчен Йәһвә оешмасында үз өсләренә җитәкчелек алган кардәшләр һәм аларның хатыннары турында дога кылырга кирәк?

9 Без шулай ук Йәһвә оешмасында үз өсләренә җитәкчелек алган кардәшләр турында да дога кыла алабыз. Алар арасында Җитәкче Совет әгъзалары һәм аларның ярдәмчеләре, филиал комитет әгъзалары, бәйтелләрдәге күзәтчеләр, район күзәтчеләре, өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр. Үз борчылулары булса да, алар безнең хакка тырышып хезмәт итә (2 Көр. 12:15). Марк исемле район күзәтчесенең мисалына игътибар итик. Ул болай ди: «Иң зур авырлыкларның берсе, олы яшьтәге әти-әниемнән еракта хезмәт итү. Аларның икесенең дә сәламәтлекләре әллә ни мактанырлык түгел. Алар турында апам ире белән кайгыртса да, мин әти-әниемә шәхсән булыша алмаганыма бик күңелсезләнәм». Бу тырыш кардәшләрнең авырлыклары турында беләбезме без, юкмы, әйдәгез, аларны догаларыбыздан аермыйк (1 Тис. 5:12, 13). Шулай ук дога кылганда, аларның тугры хатыннарын да онытмыйк, алар бит үз ирләренә хезмәтләрен дәвам итәргә булыша.

10, 11. Аерым кардәшләрне искә алмыйча, күп кардәшләр турында дога кылу Йәһвәгә ошыймы? Аңлатыгыз.

10 Инде әйтелгәнчә, без еш кына төрле кеше төркемнәре турында дога кылабыз. Мәсәлән, без Йәһвәдән, аерым кардәшләрне искә алмыйча, төрмәдә утыручыларга булышсын дип я якыннарын югалтканнарны юатсын дип сорыйбыз. Дональд исемле өлкән болай ди: «Авырлыклар кичергән кардәшләр шулкадәр күп, без кайчак алар турында гомумән дога кылабыз».

11 Андый догалар Йәһвәгә ошыймы? Әлбәттә, ошый. Без бит бөтен кардәшләрнең ихтыяҗларын белеп бетермибез, шуңа күрә кардәшләр төркемнәре өчен дога кылу бик тә урынлы (Яхъя 17:20; Эфес. 6:18). Шулай итеп, без «бөтен кардәшлекне яратканыбызны» күрсәтәбез (1 Пет. 2:17).

АЕРЫМ КЕШЕЛӘР ӨЧЕН ДОГАЛАР

12. Күзәтүчән булу догаларыбызда конкрет булырга ничек булыша?

12 Күзәтүчән булыгыз. Без шулай ук аерым кардәшләр турында, исемнәрен искә алып, дога кыла алабыз. Бәлки, җыелышыгызда җитди авыру белән көрәшкән берәр кардәш бардыр я сез берәр яшь кардәшнең мәктәптәге басым аркасында боегып йөргәнен күреп алгансыздыр. Яки сез баласын берүзе үстерүче кардәшне беләсездер, һәм аның баланы «Йәһвә кушканча тәрбияләргә» тырышканын күрәсездер (Эфес. 6:4). Күзәтүчән булсагыз, кардәшләргә карата ярату, кызгану хисләрегез артыр, ә бу сезне алар өчен дога кылырга дәртләндерерb (Рим. 12:15).

13. Таныш булмаган кардәшләр турында дога кылырга нәрсә булышыр?

13 Кардәшләрнең исемнәрен әйтеп дога кылыгыз. Моны кардәшләр белән таныш булмасак та эшләп була. Мисал итеп, Кырым, Россия, Сингапур һәм Эритреядә төрмәдә утыручы кардәшләрне алыйк. Аларның исемнәрен jw.org сайтында табып булаc. Бра́йан исемле район күзәтчесе болай ди: «Төрмәдә утыручы имандашларның исемнәрен язып кую һәм кычкырып әйтү, миңа аларны истә калдырырга һәм исемнәрен әйтеп дога кылырга булыша».

14, 15. Догаларыбызда конкрет булыр өчен нәрсә эшләргә?

14 Догада конкрет булыгыз. Элегрәк искә алынган Майкл болай ди: «Сайтыбызда төрмәдә утыручы кардәшләр турында укыганда, мин аларның нәрсә хис иткәнен күз алдыма китерергә тырышам. Алар урынында булсам, мин хатыным турында борчылыр идем һәм аның бар кирәклесе булуын теләр идем. Бу миңа төрмәдә утырган өйләнгән кардәшләр турында дога кылганда, конкрет булырга ярдәм итә» (Евр. 13:3, иск.).

15 Тагын төрмәдә утыручы кардәшләрнең ничек яшәгәннәрен күз алдына китереп була. Бу да безгә догаларыбызда конкрет булырга булышыр. Мәсәлән, сакчылары аларга карата игелекле булсын дип һәм төрмә җитәкчеләре аларга гыйбадәт кылырга рөхсәт итсен дип дога кылып була (1 Тим. 2:1, 2). Шулай ук без утырган кардәшләрнең яхшы үрнәкләре аларның җыелышларын дәртләндерсен дип һәм иман итмәгән кешеләр аларның тәртипләрен күреп, яхшы хәбәргә колак салсын дип дога кыла алабыз (1 Пет. 2:12). Әлбәттә, башка сынауларга очраган кардәшләр турында да дога кылганда, шул ук киңәшләр буенча эш итеп була. Күзәтүчән булсак, догада кардәшләрнең исемнәрен искә алсак һәм үтенечләребездә конкрет булсак, бер-беребезгә мәхәббәтебезнең ташып торганы күренер (1 Тис. 3:12).

ДОГАЛАРЫБЫЗГА АКЫЛЛЫ КАРАШ САКЛЫЙК

16. Догаларыбызга акыллы караш ничек сакларга? (Маттай 6:8)

16 Күргәнебезчә, догаларыбыз кардәшләрнең хәлләрен яхшыртырга мөмкин. Шулай да безгә догаларыбызга акыллы караш сакларга кирәк. Без Йәһвәгә әйткән нәрсәләр аңа болай да билгеле. Шулай ук без аңа хәлне ничек җайга салырга икәнен киңәш итәргә тиеш түгел. Кардәшләр үз ихтыяҗларын я без аларның нәрсәгә мохтаҗ икәннәрен әле белмәскә дә мөмкин, ә Йәһвә аларга нәрсә кирәклеген инде белеп тора. (Маттай 6:8 укы.) Алайса, ни өчен башкалар турында дога кылу мөһим? Инде әйтелгән сәбәпләрдән тыш, шулай эшләп без башкалар турында кайгыртканыбызны күрсәтәбез. Ярату безне кардәшләр турында дога кылырга дәртләндерә һәм Йәһвә безнең үз яратуын чагылдырганыбызны күреп сөенә.

17, 18. Кардәшләребез турында дога кылуыбызны нинди мисал ярдәмендә сурәтләп була?

17 Догаларыбыз әллә ни ярдәм итми кебек тоелса да, алар безнең кардәшләрне яратканыбызны күрсәтә һәм бу Йәһвәне ваемсыз калдырмый. Күз алдыгызга китерегез: бер гаиләдә ике кечкенә бала — малай белән кыз бар ди. Малай чирләп ята. Кыз әтисеннән болай дип үтенә: «Әти, зинһар, абыема булышчы. Ул бит авырый!» Әтисе болай да барысын белә. Ул улын ярата һәм ул терелсен өчен инде чаралар күргән. Әмма кызының абыйсын ничек яратканын һәм кайгыртканын күрү аны бик шатландыра.

18 Йәһвә безне нәкъ шуңа өйрәтә дә: бер-беребез турында кайгыртырга һәм бер-беребез турында дога кылырга. Шулай эшләп без кардәшләрне яратканыбызны күрсәтәбез һәм Йәһвә моны күреп сөенә (2 Тис. 1:3; Евр. 6:10). Инде әйтелгәнчә, догаларыбыз кардәшләрнең хәлен яхшыртырга мөмкин. Әйдәгез, бер-беребез турында дога кылырга онытмыйк.

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Нинди мәгънәдә догаларыбыз «зур куәткә ия һәм чыннан да ярдәм итә ала»?

  • Ни өчен кардәшләр төркемнәре турында дога кылу мөһим?

  • Аерым кардәшләр турында догаларыбыз конкретрак булсын өчен, нәрсә эшләргә?

101 ҖЫР Бердәмлектә хезмәт итәбез

a Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

b Сайтыбыздан «Такеси Симидзу. Йәһвә — „Догаларны Тыңлаучы“» дигән видеоны карагыз.

c Төрмәдә утыручы кардәшләрнең исемнәрен табар өчен, jw.org сайтында «Бу илләрдә Йәһвә Шаһитләре төрмәдә утыра» дигән мәкаләне карагыз.

d ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Авырлыклар кичергән кардәшләр башкалар өчен дога кыла.

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу