ӨЙРӘНҮГӘ КАГЫЛЫШЛЫ КИҢӘШЛӘР
Изге Язмаларны һәр көн укырга булышкан киңәшләр
Эшләрегез күп булганга, сезгә Аллаһы Сүзен уку авыр биреләме? (Йош. 1:8) Шулай булса, астагы киңәшләрнең берсен кулланып карагыз.
Онытмас өчен чаралар күрегез. Электрон җайланмагызны Изге Язмаларны укырга искә төшерсен өчен көйләгез.
Изге Язмаларны күренерлек урынга куегыз. Бастырылган Изге Язмаларны укыйсыз икән, аны һәр көн күрерлек урынга куегыз (Кан. 11:18).
Аудиоязмаларны тыңлагыз. Изге Язмаларның аудиосын көндәлек эшләрне башкарганда тыңлагыз. Төнге сменада эшләүче Тара исемле пионер һәм әни болай ди: «Өйдәге эшләрне үтәгәндә мин Изге Язмаларның аудиосын тыңлыйм. Шулай эшләп мин Аллаһы Сүзен һәр көн укый алам».
Бирешмәгез. Көтелмәгән хәл планнарыгызны бозса, йокларга ятар алдыннан берничә шигырьне булса да укыгыз. Һәр көн бераз уку да сезгә файда китерер (1 Пет. 2:2).