Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w25 декабрь 20-25 б.
  • Туегыз Йәһвәне данласын

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Туегыз Йәһвәне данласын
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2025 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • НИ ӨЧЕН ТУЕГЫЗ ЙӘҺВӘНЕ ДАНЛАРГА ТИЕШ?
  • ЙӘҺВӘНЕ НИЧЕК ДАНЛАРГА?
  • АВЫРЛЫКЛАРНЫ ҖИҢЕГЕЗ
  • Шатлыклы туйлар Йәһвәне данлый
    Күзәтү манарасы 2000 ел
  • Сораулар рамкасы
    Безнең изге хезмәтебез 2008
  • Аллаһы һәм кешеләр алдында хөрмәткә лаек туйлар
    Күзәтү манарасы 2006 ел
  • Йәһвә Шаһитләренең туйлары ничек үтә?
    Йәһвә Шаһитләре турында популяр сораулар
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2025 ел
w25 декабрь 20-25 б.

51 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

132 ҖЫР Хәзер без бер тән

Туегыз Йәһвәне данласын

«Тик барысы килешле һәм тәртипле үтсен» (1 КӨР. 14:40).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Никах корырга булган пар Йәһвәне туй көннәре белән ничек данлый ала?

1, 2. Йәһвә туй көнегезнең ничек үтүен тели?

СЕЗ, ярәшелеп, туйга әзерләнәсез икән, сезнең хәзер бик дулкынландыргыч һәм шатлыклы вакыт. Туй көнен оештыру белән бәйле мәшәкатьләрегез дә күптер. Йәһвә туйa көнегезнең шатлыклы үтүен һәм сезнең бергә бәхетле тормыш итүегезне тели (Гыйб. сүз. 5:18; Җыр. 3:11).

2 Һичшиксез, сез туй көнегезнең Йәһвәне данлавын телисез. Ни өчен бу мөһим? Моңа ничек ирешергә? Бу мәкалә башлыча никах корырга җыенган парлар өчен булса да, каралачак принциплар барыбыз өчен дә файдалы. Безне туйга чакырсалар я бездән туйны оештыру белән бәйле киңәш сорасалар, бу принципларны кулланып, без Йәһвәне данлый алырбыз.

НИ ӨЧЕН ТУЕГЫЗ ЙӘҺВӘНЕ ДАНЛАРГА ТИЕШ?

3. Туй көненә әзерләнгәндә, нәрсәне исәпкә алырга кирәк һәм ни өчен?

3 Туй көнен планлаштырган парга Йәһвә Сүзендәге принципларны исәпкә алырга кирәк. Ни өчен? Чөнки Йәһвә — никахка Нигез салучы. Ул беренче кешеләрнең — Адәм белән Хауваның туен оештырган (Ярат. 1:28; 2:24). Әйе, аның туйга карашын белү үтә мөһим.

4. Ни сәбәпле сез туй көнегез белән Йәһвәне данларга телисез?

4 Туй көнегез белән Йәһвәне данлар өчен тагын бер мөһим сәбәп бар: ул сезнең күктәге Атагыз һәм иң яхшы Дустыгыз (Евр. 12:9). Сезнең, һичшиксез, алга таба да аның белән дуслыкны саклыйсыгыз килә. Шуңа күрә сез шул көнне дә, киләчәктә дә Дустыгызны рәнҗетергә бер дә теләмисез (Зәб. 25:14). Йәһвәнең сезнең өчен нәрсә эшләгәне һәм нәрсә эшләячәге өчен рәхмәт хисе сезне туй көнегездә Йәһвәне данларга дәртләндерер (Зәб. 116:12).

ЙӘҺВӘНЕ НИЧЕК ДАНЛАРГА?

5. Изге Язмалар туйга әзерләнүдә ничек булыша ала?

5 Изге Язмаларда туйга кагылышлы кагыйдәләр исемлеге юк. Кияү белән кәләш туйларын, үз шартларын, культураларын һәм үз теләкләрен исәпкә алып, оештыра ала. Аларга шулай ук җирле законнарны үтәргә кирәк (Мат. 22:21). Алар, туйны ничек кенә үткәрергә булса да, Изге Язмалардагы принциплар нигезендә эш итсә, Йәһвәне данлар һәм аны сөендерер. Нинди принципларны истә тотарга кирәк?

6. Ни өчен никахка кагылышлы законнарга буйсыну мөһим?

6 «Өстен торучы хакимлеккә... буйсыныгыз» (Рим. 13:1, 2). Күпчелек илләрдә никахка кагылышлы законнар бар. Кияү белән кәләшкә шул законнар турында белешергә кирәк. Моңа кагылышлы сораулары туса, алар өлкәннәргә мөрәҗәгать итә алаb.

7. Туйда яхшы атмосфераны ничек булдырырга?

7 Яхшы атмосфера булдырыгыз (1 Көр. 10:31, 32). Туй көнегездә дөнья рухы түгел, ә Аллаһы рухы чагылсын: изге рух җимешенә кергән сыйфатлар ачык күренеп торсын (Гәл. 5:19—26). Изге Язмалардагы башчылык принцибы буенча, туй көне шатлыклы һәм тиешле үтсен өчен, кияү җаваплы. Бу максатка ирешергә Изге Язмаларга нигезләнгән туй нотыгы бик булыша ала. Нотыкчы аны ярату, җылылык һәм хөрмәт белән сөйләсә, бу килгәннәрнең барысына Йәһвәнең никах бүләген күбрәк кадерләргә һәм вакыйганың җитдилеген аңларга булышыр. Күпчелек парлар туй нотыгын Патшалык Залында үткәрергә тырыша. Моның өчен кияү белән кәләшкә мөмкин кадәр иртәрәк өлкәннәр советына үз үтенечләрен хат язып җиткерергә кирәк.

8. Туй мәҗлесе тәртипле үтсен өчен, нәрсә эшләргә? (Римлыларга 13:13)

8 Римлыларга 13:13 укы. «Тыелгысыз эчү мәҗлесләре» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе борынгы вакытта, артык күп эчеп, музыка тыңлап, төнгә кадәр күңел ачкан җыеннарга караган. (Римлыларга 13:13, «разгульных пиршеств» сүзтезмәсенә аңлатманы (рус) кара.) Туй мәҗлесен үткәрергә булсагыз, анда дөнья рухы чагылмасын өчен, нәрсә эшләргә? Туегызда исерткеч эчемлекләр булса, беркем дә артык күп эчмәсен өчен, чаралар күрегезc. Музыка артык каты яңгырамасын һәм кунакларга аралашырга комачауламасын. Музыканы игътибар белән сайлагыз: аның жанры һәм җырларның сүзләре беркемне дә абындырмасын.

9. Туй мәҗлесе программасы турында әйткәндә, нәрсәне истә тотарга кирәк?

9 Туй мәҗлесендә кунакларыгыз котлау сүзләрен әйтерме, слайдлар, видеолар күрсәтелерме һәм ниндидер күңел ачулар булырмы? Боларның барысы программаны кызыклы итә. Әмма андый нәрсәләр беркемдә дә тискәре хисләр уятырга тиеш түгел (Флп. 4:8). Үз-үзегездән сорагыз: «Бу күңел ачуда башкаларга һәм никахка карата хөрмәт чагылырмы? Ә иң мөһиме: ул Йәһвәне данлармы?» Юмор хисе урынлы булса да, килешсез мәзәкләрдән, мәсәлән, җенси мөнәсәбәтләргә ишарә иткән шаяртулардан качыгыз (Эфес. 5:3). Туй мәҗлесе программасында катнашачак кунакларга үз теләкләрегезне алдан белдерегез.

10. Ни өчен туйны планлаштырганда, тыйнак булырга кирәк? (1 Яхъя 2:15—17)

10 Тыйнак булыгыз. (1 Яхъя 2:15—17 укы.) Мәсихчеләр, үзләренә игътибар җәлеп итәр урынына, Йәһвәне данларга тырышса, бу аны сөендерер. Тыйнак мәсихчеләр «байлык белән мактанмас» һәм туйларына артык күп акча сарыф итмәс. Туегыз гади булса, моның нинди уңай яклары булыр? Норвегиядә яшәүче Майк исемле абый-кардәш болай ди: «Без бурычларга батмадык һәм пионер хезмәтен дәвам итә алдык. Туебыз гади булса да, шатлыклы һәм истәлекле булды». Ә Һиндстанда яшәүче Та́бита исемле апа-кардәш болай ди: «Без күп борчулардан качтык. Туебыз гади булганга, мәшәкатьләр һәм бәхәсләшер өчен сәбәпләр әзрәк булды».

Коллаж: Төрле илләрдәге мәсихче туйлар. 1. Кияү белән кәләш Патшалык Залында туй нотыгын сөйләүче абый-кардәшне тыңлый. 2. Бер пар саф һавада үткән туй мәҗлесендә кияү белән кәләшне котлый. 3. Кияү белән кәләш һәм кунаклар «швед өстәленнән» ризык ала. 4. Кияү белән кәләш саф һавада туй нотыгын сөйләүче абый-кардәш алдында басып тора.

Кайда гына яшәсәк тә, мәсихче туйны тыйнак, матур һәм онытылмаслык итеп үткәреп була (10, 11 нче абзацны кара)


11. Кияү белән кәләш үз килеш-килбәтләре белән Йәһвәне ничек данлый ала? (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)

11 Сез туй көнегездә нәрсә киясен инде хәл иттегезме? Һичшиксез, сез бик матур булырга телисез. Хәтта Изге Язмалар язылган вакытта да кияү белән кәләш туй киемнәренә зур игътибар биргәннәр (Ишаг. 61:10). Туй киеме көндәлек киемнән матуррак булса да, ул тыйнак булырга тиеш (1 Тим. 2:9). Туй киеме дә, башка материаль әйберләр дә туегызда иң мөһиме булып китмәсен (1 Пет. 3:3, 4).

12. Ни өчен кайбер йолаларны кире кагарга кирәк?

12 Изге Язмаларга каршы килгән йолаларны кире кагыгыз (Ачыл. 18:4). Бу дөньяда туйларда еш кына ялган дин, спиритизм һәм хорафатлар белән бәйле йолалар үткәрелә. Йәһвә безне ачыктан-ачык андый нәҗес нәрсәләрдән читтә торырга өнди (2 Көр. 6:14—17). Берәр йоланы үткәрергәме, юкмы икәнен хәл иткәндә, аның кайдан барлыкка килгәнен һәм Изге Язмалардагы принципларга каршы килмиме икәнен тикшерегез.

13. Кияү белән кәләш Йәһвәнең бүләкләргә карашын ничек чагылдыра ала?

13 Туйларда бүләкләр бирү гадәте бар. Кунакларның материаль хәле төрле булганга, бу аларның нинди бүләкләр бирәчәгенә тәэсир итә. Изге Язмалар бүләкләр бирергә дәртләндерә, һәм бирү безне бәхетле итә (Гыйб. сүз. 11:25; Рәс. 20:35). Әмма без беркемнең дә туебызда бүләк бирергә бурычлы итеп хис итүен теләмибез. Гади бүләкләр хуплап алынмаячак дигән фикерне дә тудырырга теләмибез. Без Йәһвәдән үрнәк алабыз, шуңа күрә кунакларның, үз материаль хәлләренә карап, чын йөрәктән биргән бүләкләренә шатбыз (2 Көр. 9:7).

АВЫРЛЫКЛАРНЫ ҖИҢЕГЕЗ

14. Кайбер парлар нинди авырлыкларга очрый?

14 Йәһвәне данлый торган туйны оештырганда, төрле авырлыклар туа ала. Мәсәлән, гади туй оештырырга булсагыз, кемдер моңа каршы төшәргә мөмкин. Сөләйман Утрауларында яшәүче Чарли болай ди: «Безгә кемнәрне туйга чакырырга икәнен билгеләү бик авыр булды. Безнең дусларыбыз бик күп, һәм һәрберсе аны чакырырбыз дип көтте! Чөнки бу культурабызга хас». Элегрәк искә алынган Табита болай ди: «Мин яшәгән җирдә туйга, гадәттә, бик күп кешене чакыралар. Шуңа күрә, туебызда якынча 100 кеше генә булачак дигән карарыбыз белән ризалашыр өчен, әти-әниләребезгә вакыт кирәк булды». Ә Һиндстаннан булган Са́ра болай дип әйтә: «Кайберәүләр туйның купшылыгына һәм кешеләрнең ни әйтәчәгенә күп игътибар бирә. Икетуганнарымның туйлары бик купшы үтте, шуңа күрә туганнарым мин аларны уздырырмын дип көтте». Шушы һәм башка авырлыкларны җиңәргә нәрсә булышыр?

15. Ни өчен туйны планлаштырганда дога кылу мөһим?

15 Туйны планлаштырганда, дога кылыгыз. Йәһвәгә теләсә нинди авырлык һәм хисләрегез турында догада сөйләп була (Флп. 4:6, 7). Аңардан акыллы карарлар кабул итәргә, борчылган вакытта тынычланырга һәм кирәк чакта кыю булырга булышсын дип сорагыз (1 Пет. 5:7). Йәһвәнең ярдәмен сизгәч, аңа карата ышанычыгыз артыр. Өстәрәк искә алынган Табита болай ди: «Без егетем белән үзара һәм туганнарыбыз белән фикер каршылыклары туар дип борчылдык. Шуңа күрә туй белән бәйле сорауларны хәл итәр алдыннан, һәрчак дога кылдык. Йәһвә безгә ярдәм итте, һәм без тыныч кына фикер алыша идек».

16, 17. Туйны планлаштырганда ачык һәм әдәпле аралашу ничек ярдәм итә ала?

16 Ачык һәм әдәпле аралашыгыз (Гыйб. сүз. 15:22). Сезгә туй белән бәйле күп карарлар кабул итәргә кирәк. Мәсәлән, көнен сайларга, күпме акча сарыф итәргә, кемнәрне чакырырга икәнен һәм башка күптөрле сорауларны хәл итәргә кирәк. Карар кабул итәр алдыннан, төрле вариантларны бәяләп чыгыгыз, Изге Язмалардагы принциплар турында уйланыгыз һәм җитлеккән кардәшләрнең киңәшләрен исәпкә алыгыз. Үз фикерләрегезне белдергәндә, игелекле, юл бирүчән булыгыз һәм яраклаша белегез. Якын туганнарыгыз, мәсәлән әти-әниләрегез, үз теләкләрен белдерсә, аларга колак салыгыз. Алар өчен дә бит бу мөһим вакыйга. Алар әйткәнчә эшләп булмаса, сәбәпләрен ипле генә аңлатыгыз (Көл. 4:6). Максатыгыз — Йәһвәне данлый торган, шатлыклы бәйрәм оештыру икәнен әйтегез.

17 Әти-әниләрегез хакыйкатьтә булмаса, аларга үз карарларыгызны аңлатып бирү аеруча авыр булырга мөмкин. Әмма Йәһвә ярдәме белән сез булдырырсыз. «Гаиләләребез туебызда һинд дине йолаларының үткәрелүен теләде,— дип әйтә Һиндстанда яшәүче Са́нтош исемле абый-кардәш.— Аларга үз карашларыбызны аңлатыр өчен, күп вакыт кирәк булды. Аларның теләкләрен Йәһвәне рәнҗетмичә үтәп булганда, без аларга яраклаштык. Мәсәлән, без, аларга ошаган ризыкларны сайлап, менюны үзгәрттек һәм программадан җыр-биюләрне алып куйдык, чөнки алар андый нәрсәләргә ияләшмәгән».

18. Туй көне шома үтсен өчен, нәрсә эшләп була? (1 Көринтлеләргә 14:40) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

18 Җентекләп планлаштырыгыз. Шулай эшләсәгез, туй көнегездә борчулар әзрәк булыр. (1 Көринтлеләргә 14:40 укы.) Тайваньда яшәүче Уэйн исемле абый-кардәш болай ди: «Туебызга берничә көн калганда, без туйда катнашучылар белән очрашу үткәрдек. Барысы шома үтсен өчен, без фикер алыштык һәм программаның кайбер өлешләренә репетиция үткәрдек». Һәр нәрсәне вакытында эшләсәгез, кунакларга хөрмәт күрсәтерсез.

Ярәшелгән пар үзләренә туй үткәрергә булышачак дуслары белән фикер алыша. Абый-кардәшнең кулында планшет. Анда туй мәҗлесендә өстәлләрнең ничек урнашачагы күрсәтелгән.

Туй шома үтсен өчен, алдан планлаштыру мөһим (18 нче абзацны кара)


19. Туй мәҗлесе килешле һәм тәртипле үтсен өчен, нәрсә эшләп була?

19 Авырлыкларны алдан күрә белсәгез, алардан качып булыр (Гыйб. сүз. 22:3). Мәсәлән, сез яшәгән җирдә кешеләр туйга чакырусыз килә ала икән, моны булдырмас өчен чаралар күрегез. Хакыйкатьтә булмаган туганнарга туйның ничек үтәчәген һәм билгеле бер йолаларга карашыгызны аңлатыгыз. Аларга jw.org сайтындагы «Йәһвә Шаһитләренең туйлары ничек үтә?» дигән мәкаләне күрсәтеп була. Туйдагы тәртипне күзәтергә булышсын өчен, сез, бәлки, берәр җитлеккән абый-кардәшне «туй башлыгы» итеп билгеләрсез (Яхъя 2:8). Аңа барысының ничек үтәчәген аңлатып бирсәгез, ул туй килешле һәм планлаштырылганча үтсен дип күзәтә алыр.

20. Туй көне турында әйткәндә, парга нәрсәне истә тотарга кирәк?

20 Туй көнен планлаштыру күп борчулар белән бәйле булырга мөмкин. Әмма, онытмагыз, бу нибары бер генә көн бит. Ул — Йәһвәгә хезмәт итеп, бергә бәхетле тормыш итүегезнең беренче көне. Туегыз гади булсын һәм Йәһвәне данласын өчен, хәлегездән килгәнне эшләгез. Йәһвәгә таяныгыз. Аның җитәкчелеге ярдәмендә сез менә дигән туй оештырырсыз һәм ул сездә җылы, матур хәтирәләр генә калдырыр (Зәб. 37:3, 4).

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Ни өчен парлар туй көннәре белән Йәһвәне данларга тиеш?

  • Туй көнен тәртипле үткәрергә һәм җылы атмосфера булдырырга нәрсә булышыр?

  • Гади туйның нинди уңай яклары бар?

107 ҖЫР Аллаһы яратуда үрнәк күрсәтә

a АҢЛАТМА: Күп культураларда туй рәсми өлешне һәм мәҗлесне үз эченә ала. Рәсми өлешкә балдаклар алмашу, туй нотыгы, парның бер-берсенә ант бирүе керә ала. Башка җирләрдә туйның рәсми өлеше я мәҗлес булмаска да мөмкин. Ничек кенә булмасын, каралачак Изге Язмалардагы принциплар парларга туйларын яхшы оештырырга булышыр.

b Мәсихчеләрнең никахка кагылышлы законнарга карашы турында күбрәк белер өчен, 2006 елгы «Күзәтү манарасы»ның 1 ноябрь санында «Аллаһы һәм кешеләр алдында хөрмәткә лаек туйлар» дигән мәкаләне карагыз.

c JW.ORG сайтында «Исерткеч эчемлекләр тәкъдим итәргәме?» дигән видеоны карагыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу