ИНДОНЕЗИЯ
Коммунистлар мине үтерергә ниятләде
Роналд Джака
ТУУ ЕЛЫ: 1928
СУГА ЧУМДЫРЫЛУ ЕЛЫ: 1941
КЫСКА МӘГЪЛҮМАТ: 25 елдан артык Индонезиядәге филиал күзәтчесе булып хезмәт иткән.
1965 ЕЛНЫҢ 1 октябрендә иртәнге сәгатьләрдә Индонезиянең коммунист партиясе (ИКП) белән бәйле булган гаскәрләр, революция ясарга теләп, алты атаклы генералны үтергән. Хөкүмәт моңа шунда ук кырыс җавап кайтарган. «Котырынкы җәбер-золым» нәтиҗәсендә, якынча 500 000 кеше, коммунистлар дип танылып, үтерелгән булган.
Бу уңышка ирешмәгән революциядән соң берничә атна үткәч, югары дәрәҗәле бер командир миңа шуны әйтте: коммунистлар дини җитәкчеләрне үтерергә ниятләгән һәм минем исемем аларның исемлегендә иң беренчеләр арасында тора иде. Ул миңа хәтта үзем өчен казып куелган гүрне күрсәтергә тәкъдим итте, ләкин мин ипләп кенә баш тарттым. Сәяси хәл тыныч булмаганга, мин үземне бу командир белән күрмәсеннәр өчен һәм мәсихче нейтралитетны боздым дип уйламасыннар өчен көч куйдым.