Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwyp 102 мәкалә
  • Мәктәпне ташлыйсы бармы?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Мәктәпне ташлыйсы бармы?
  • Яшьләрнең сораулары
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ни өчен кайберәүләр мәктәпне калдыра?
  • Нәтиҗәләр турында уйла
  • Яхшырак чишү юлы
  • Мәктәпне күрәсем дә килми. Нәрсә эшләргә?
    Яшьләрнең сораулары
  • Мин мәктәптә начар укысам
    Яшьләрнең сораулары
Яшьләрнең сораулары
ijwyp 102 мәкалә
Яшүсмер, мәктәптән һәм укучылардан читкә китеп, чыраен сытып, кулын селти.

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Мәктәпне ташлыйсы бармы?

«Туйдым шул мәктәптән!» Андый хисләр сиңа таныш булса, синдә мәктәпне калдыру вәсвәсәсе туарга мөмкин. Шушы мәкаләдә бу авырлыкны чишәр өчен яхшырак юллар тәкъдим ителә.

  • Ни өчен кайберәүләр мәктәпне калдыра?

  • Нәтиҗәләр турында уйла

  • Яхшырак чишү юлы

  • Яшьтәшләрең сөйли

Ни өчен кайберәүләр мәктәпне калдыра?

Экспертлар әйтүенчә, моңа берничә сәбәп бар:

  • Уку белән бәйле авырлыклар. «Билгеләрем начарлана гына бара».

  • Ваемсызлык. «Мәктәптә укуның файдасы юк».

  • Матди авырлыклар. «Миңа, гаиләмә ярдәм итәр өчен, эшләргә кирәк».

Нәтиҗәләр турында уйла

Изге Язмаларда болай диелә: «Алдын-артын уйлаучы һәр адымын үлчәп атлый» (Гыйбрәтле сүзләр 14:15). Нинди сабак алып була? Мәктәпне калдыру турында уйлансаң, моның нәтиҗәләре турында җентекләп уйла.

Үзеңнән сора:

  • «Мәктәпне калдырсам, миңа киләчәктә эшне табу авыр булмасмы?»

    «Беркөн сиңа эшкә урнашырга һәм, бәлки, үз гаиләңне тәэмин итәргә туры килер. Күпчелек начальниклар ким дигәндә мәктәпне тәмамлаган кешеләрне алырга тели. Мәктәпне калдырсаң, киләчәктә ничек эшкә урнаша алырсың?» (Юлия)

  • «Мәктәпне калдырсам, мин киләчәктә авырлыкларны чишә алырмынмы?»

    «Мәктәп сине тормышка әзерли. Син киләчәктә очратачак кешеләр, вәсвәсәләр һәм башкарасы эшләр мәктәптәгеләргә охшаш булыр» (Даниял).

  • «Мәктәпне калдырсам, киләчәктә минем кирәкле сәләтләрем булырмы?»

    «Мәктәптәге белемнәр сиңа хәзер кулланырлык түгел кебек күренергә мөмкин, ләкин сиңа 23 яшь булганда һәм син үз бюджетыңны төзегәндә, син: „Әле дә мин математиканы өйрәндем“,— дип әйтерсең» (Анна).

Яхшырак чишү юлы

  • Ярдәм сора. Изге Язмаларда болай диелә: «Киңәшчеләр күп булганда, уңыш килә» (Гыйбрәтле сүзләр 11:14). Билгеләрең әллә ни яхшы булмаса, әти, әни, укытучы, репетитор я башка ышанычлы кешедән киңәш һәм ярдәм сора.

    «Авырлыкларың булса, укытучы белән сөйләш. Кайвакыт без авырлык — укытучы үзе дип уйлыйбыз, ләкин еш кына, ярдәм сорап, хәлне яхшыртып була» (Эдвард).

  • Тулы картинаны күр. Изге Язмаларда болай диелә: «Эшнең ахыры аның башыннан яхшырак» (Вәгазьче 7:8). Мәктәпне тәмамлагач, синең белемең генә түгел, ә шулай ук кирәкле сәләтләрең һәм сыйфатларың булыр.

    «Үскәч, сиңа, бәлки, сочинение язарга я имтиханнарга әзерләнергә кирәк булмастыр. Ләкин мәктәптә стресс белән көрәшү сиңа олы чакта авырлыкларны җиңәргә булышыр» (Вера).

    Яшүсмер көймәдән причалга җиткәнче чыга. Аның сыйныфташлары һәм укытучысы аны көймәдән чыкмасын дип кисәтә.

    Мәктәпне ташлау көймәдән причалга җиткәнче чыгуга охшаш; синең андый хәлгә каласың килмәстер!

  • Башка вариантларны карап чык. Изге Язмаларда болай диелә: «Ашык-пошык эшләүче һәркем ярлы булачак» (Гыйбрәтле сүзләр 21:5). Мәктәпне калдыру — бердәнбер чишү юлы дип уйларга ашыкма. Син, бәлки, онлайн уку я өйдә укуны сайлый аласың.

    «Мәктәптә син тырышып эшләргә, авырлыкларны хәл итәргә һәм башкалар белән хезмәттәшлек итәргә өйрәнәсең. Бу дәвамлы файда китерә. Мәктәпне тәмамлау — чыннан да яхшы максат» (Бенджамин).

Нәтиҗә. Мәктәпне тәмамласаң, син тормышта кирәкле булачак күп нәрсәгә өйрәнерсең.

Яшьтәшләрең сөйли

Аннабель.

«Мәктәпне тәмамласаң, начальниклар сине эшкә теләбрәк алыр. Мәктәпне тәмамлавың синең башлаган эшне тәмамларга тәвәккәл булуыңны күрсәтә. Мәктәпне калдыру иң акыллы карар түгел» (Аннабель).

Коль.

«Укуны дәвам итү авыр булып күренә, һәм мәктәпне калдыру — иң җиңеле кебек күренергә мөмкин. Ләкин тормышта төрле авыр хәлләр булачак, ә син бит авырлыкларны чишә белгән кеше булырга телисең. Мәктәп сине җитлеккән кеше булырга өйрәтә» (Коль).

Брин.

«Олыгайгач, сиңа катлаулы математик күнегүләрне ясыйсы булмастыр. Ләкин вакытны планлаштырырга, эшне вакытында тәмамларга һәм хәтта иртә торырга сиңа һәрвакыт кирәк булачак. Мәктәп сиңа моңа өйрәнергә булыша» (Брин).

Йомгаклау: мәктәпне ташлыйсы бармы?

  • Нәтиҗәләр турында уйла. Мәктәпне ташлау киләчәктә эшеңә, сәләтләреңә һәм авырлыкларны кичерә алуыңа ничек тәэсир итәчәге турында уйла.

  • Ярдәм сора. Билгеләрең әллә ни яхшы булмаса, әти, әни, укытучы, репетитор я башка ышанычлы кешедән ярдәм сора.

  • Тулы картинаны күр. Мәктәп озак вакытлы файда китерә. Ул сине өйрәнергә, эшне вакытында тәмамларга һәм җаваплы кеше булырга өйрәтә.

  • Башка вариантларны карап чык. Шәхси шартларың аркасында мәктәпне калдыру турында уйлансаң, башка вариантлар турында да уйлап кара. Син, бәлки, онлайн уку я өйдә укуны сайлый аласың.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу