Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwyp 101 мәкалә
  • Дистанцион укуда ничек уңышка ирешергә?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Дистанцион укуда ничек уңышка ирешергә?
  • Яшьләрнең сораулары
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Биш киңәш
  • Игътибарны тупларга ничек өйрәнергә?
    Яшьләрнең сораулары
  • Үз вакытымны ничек дөрес кулланырга?
    Яшьләрнең сораулары
  • Электрон җайланмаларның тәэсире. Фикер йөртү
    Уяныгыз! 2021
  • Мәктәпне күрәсем дә килми. Нәрсә эшләргә?
    Яшьләрнең сораулары
Күбрәк карарга
Яшьләрнең сораулары
ijwyp 101 мәкалә
Яшүсмер, тәрәзә янындагы өстәл артында утырып, дәресләр әзерли.

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Дистанцион укуда ничек уңышка ирешергә?

Күп кенә укучылар хәзер башка төрле «класста» — үз өйләрендә укый. Синең очрагыңда шулай булса, андый укудан тулы файда алырга сиңа нәрсә булышыр? Кайбер киңәшләрне карап чыгыйкa.

  • Биш киңәш

  • Яшьтәшләрең сөйли

Биш киңәш

  • График төзе. График буенча яшәргә тырыш, әйтерсең лә син мәктәпкә йөрисең. Дәресләр, өйдәге эшләр һәм башка мөһим нәрсәләр өчен аерым вакыт бүлеп куй. Кирәк булганда, графигыңны үзгәртеп була.

    Изге Язмалардагы принцип: «Барысы килешле һәм тәртипле үтсен» (1 Көринтлеләргә 14:40).

    «Көнеңне мәктәптә укыгандай үткәр. Бар эшләрне үз вакытында тәмамлау мөһим» (Кэти).

    Уйланыр өчен сорау: Ни өчен графикны язып, аны күренекле урынга кую яхшы булыр иде?

  • Тәртипкә өйрән. Җитлеккән кеше булып үсәр өчен, сиңа кайвакыт хәтта теләмәгән эшләрне дә башкарырга кирәк. Вакытны сузма!

    Изге Язмалардагы принцип: «Эшчән булыгыз, ялкауланмагыз» (Римлыларга 12:11).

    «Иң авыры — дисциплинаны тоту. Акланыр өчен сәбәпләр табу һәм „мин өй эшемне соңрак ясармын“ дип әйтү җиңел. Ләкин соңрак син моны эшләмисең һәм эшләрең җыела бара» (Александра).

    Уйланыр өчен сорау: Өй эшеңне бер үк урында һәм бер үк вакытта ясау ничек тәртипкә өйрәтә?

  • Укыр өчен махсус урын оештыр. Бар кирәклесе кул астында булсын. Бу урын уңайлы булсын, ләкин йоклап китәрлек түгел. Анда син йокларга түгел, ә эшләргә җыенасың. Укыр өчен аерым урының булмаса, син, бәлки, моның өчен кухня я йокы бүлмәсен куллана аласың.

    Изге Язмалардагы принцип: «Тырыш кешенең ниятләре уңышка илтә» (Гыйбрәтле сүзләр 21:5).

    «Туп, уеннар һәм музыкаль коралларны читкә алып куй, телефоныңны тавышсыз режимга күчер. Бернәрсә дә комачауламаска тиеш» (Элизабет).

    Уйланыр өчен сорау: Урының укырга яраклы булсын өчен, син нәрсә үзгәртә аласың?

  • Игътибарың читкә юнәлмәсен. Бар игътибарны бер эшкә тупла һәм бер үк вакытта берничә эшне башкарма. Югыйсә, хаталар җибәрүең бар. Нәтиҗәдә, эшне тәмамлар өчен, синең тагы да күбрәк вакытың китәр.

    Изге Язмалардагы принцип: «Вакытны мөмкин кадәр яхшырак кулланыгыз» (Эфеслеләргә 5:16).

    «Телефоным якында булганда, мин бөтен игътибарымны эшкә туплый алмый идем. Мин юк-бар эшләргә күп вакыт сарыф итә идем» (Оливия).

    Уйланыр өчен сорау: Күпме вакыт син, игътибарыңны читкә юнәлтмичә, бер эш белән шөгыльләнә аласың? Бу вакытны әкренләп озынайта аласыңмы?

  • Тәнәфесләр яса. Урамда җәяү я велосипедта йөреп ал, күнегүләр яса. Хобби белән шөгыльләнү шулай ук көч өсти ала. Бер китапта мондый киңәш бирелә: «Башта эшеңне эшлә. Тәмамланмаган эшләрең калмаса, ял вакыты күбрәк шатлык китерер» («School Power»).

    Изге Язмалардагы принцип: «Ике уч авыр эш белән җил кууга караганда бер уч ял яхшырак» (Вәгазьче 4:6).

    «Еш кына мәктәптә музыкаль коралда уйнарга я рәсемнәр төшерергә өйрәнеп була. Бу мөмкинлекләр әле булганда, мин нәрсәне кулдан ычкындыруымны аңламый идем. Укудан тыш берәр хобби белән шөгыльләнү яхшы була» (Тейлор).

    Уйланыр өчен сорау: Нинди ял итү төрләре сиңа укыр өчен көч өсти ала?

a Дистанцион уку төрлечә үткәрелә. Бу мәкаләдә шартларыңа туры килгән киңәшләрне сайла.

Яшьтәшләрең сөйли

Джейкоб.

«Кыска, әмма еш тәнәфесләр яса. Сәгатьләр буе утыру авыр булырга мөмкин. Шуңа күрә, торып, нәрсәдер эшләп алу игътибарны эшкә тупларга булыша ала» (Джейкоб).

Юлиана.

«Тәртипле булмасаң, син бер эшне дә бетерә алмассың. Һәр көн өчен максатлар куй. Бу сиңа эшеңне тәмамларга булышыр» (Юлиана).

Йомгаклау: дистанцион укуда ничек уңышка ирешергә?

  • График төзе. Графигың булмаса, аны төзе һәм аның буенча эш ит.

  • Тәртипкә өйрән. Хәтта теләмәгән эшләрне дә башкарырга өйрән.

  • Укыр өчен махсус урын оештыр. Бу урын уңайлы булсын, ләкин йоклап китәрлек түгел. Игътибарыңны читкә юнәлтәчәк бар нәрсәне алып куй.

  • Игътибарың читкә юнәлмәсен. Бар игътибарны бер эшкә тупла һәм бер үк вакытта берничә эшне башкарма.

  • Тәнәфесләр яса. Физик күнегүләр я хобби сиңа көч өсти ала.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу