Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mrt 34 мәкалә
  • Терроризм кайчан да булса бетәрме?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Терроризм кайчан да булса бетәрме?
  • Төрле темалар
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Аллаһы терроризм турында нәрсә уйлый?
  • Терроризм сәбәбе нәрсәдә?
  • Терроризм тиздән булмаячак
  • Вәгазьләр өчен кереш сүзләр
    Безнең изге хезмәтебез 2011
  • «Курыкмагыз һәм котыгыз очмасын»
    Күзәтү манарасы 2003 ел
Төрле темалар
mrt 34 мәкалә
Янгын сүндерүче кешеләргә йорт җимерекләре аша үтәргә булыша.

Терроризм кайчан да булса бетәрме?

Террористларның берәр һөҗүме турында ишеткәч, сездә, гадәттә, мондый сораулар туадыр: «Аллаһы моны күрәме? Ни өчен андый хәлләр туып тора? Терроризмa кайчан да булса бетәрме? Курку хисе белән ничек яшәргә?» Изге Язмаларда бу сорауларга җавап бар.

Аллаһы терроризм турында нәрсә уйлый?

Аллаһы көч куллануны һәм терроризмны нәфрәт итә (Зәбур 11:5; Гыйбрәтле сүзләр 6:16, 17). Аллаһы исеменнән сөйләгән Гайсә пәйгамбәрнең шәкертләре бер кешегә зыян китергәч, ул аларны шелтәләгән (Маттай 26:50—52). Кайберәүләр: «Без Аллаһы исеменнән кан коябыз»,— дип әйтсәләр дә, Аллаһы аларга андый эшләр кылырга вәкаләт бирмәгән. Ул андый кешеләрнең хәтта догаларын да тыңламый (Ишагыя 1:15).

Аллаһы һәр газап чигүче кешене, шул исәптән террористлар һөҗүменнән зыян күргән кешене дә, күрә һәм аны кайгырта (Зәбур 37:1; 1 Петер 5:7). Аллаһы тиздән җәбер-золымны юк итәчәк. Моның турында Изге Язмаларда әйтелә (Ишагыя 60:18).

Терроризм сәбәбе нәрсәдә?

Изге Язмаларда бу сорауга мондый җавап бирелә: «Кешенең башка кеше өстеннән хакимлек итүе зыян гына китерә» (Вәгазьче 8:9). Тарихка күз салсак шуны күрәбез: хакимлеккә ия кешеләр үз көчләрен башкаларны җәберләр өчен кулланган. Ә тегеләре аларга шундый ук җавап кайтарган (Вәгазьче 7:7).

Терроризм тиздән булмаячак

Аллаһы курку тудыручы һәр нәрсәне һәм җәбер-золымны юк итеп тынычлык урнаштырырга вәгъдә итә (Ишагыя 32:18; Микай 4:3, 4). Аллаһы мондый эшләр башкарачак:

  • Ул терроризмның төп сәбәбен юк итәчәк. Аллаһы кеше хөкүмәтләрен бер бөтендөнья хөкүмәт белән алмаштырачак. Шул хөкүмәт белән Гайсә Мәсих идарә итәчәк. Ул үзен гадел тотачак, җәбер-золымны юк итәчәк (Зәбур 72:2, 14). Шул көннәрдә терроризм булмаячак. Кешеләр «чиксез тынычлыктан зур рәхәтлек табачак» (Зәбур 37:10, 11).

  • Ул терроризм китергән бар зыянны юк итәчәк. Терроризм аркасында кешеләр физик я эмоциональ зыян күргән булса, Аллаһы аны юк итәчәк (Ишагыя 65:17; Ачылыш 21:3, 4). Ул хәтта үлгәннәрне терелтергә вәгъдә бирә. Алар тынычлык хөкем сөргән җирдә кабат яшәячәк (Яхъя 5:28, 29).

Изге Язмалардан күренгәнчә, Аллаһы бу үзгәрешләрне тиздән башкарачак. Сез, бәлки, болай дип сорарсыз: «Ни өчен Аллаһы инде хәзер терроризмны юк итми?» Җавапны «Ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә?» дигән видеоны карагач алырсыз.

a Терроризм дигән төшенчә үз эченә (аеруча граждан халкына каршы) көч куллануны я көч белән янауны үз эченә ала. Бу аларны куркытыр өчен, берәр сәяси, дини я социаль таләпләр үтәлсен өчен башкарыла. Шулай да, терроризм сүзенә төрле аңлатма бирелә.

Изге Язмалар кешегә булыша ала

Изге Язмаларда ике киңәш бирелә. Алар сезгә булыша ала.

  • Аллаһыга дога кылыгыз (Филипиялеләргә 4:6, 7).

  • Изге Язмалардагы өмет турында уйланыгыз (Еврейләргә 6:19).

Изге Язмаларга нигезләнгән күбрәк киңәшләрне «Как совладать с беспокойствами?» дигән мәкаләдән алып була.

Террористлардан зыян күргән Йәһвә Шаһитләренә, шулай ук, аларның имандашлары булыша. Менә моңа ике мисал:

  • Мәктәп янындагы веноклар (Россия, Беслан).

    Наталья һәм аның 9 яшьлек улы Аслан Россиядәге Беслан шәһәрендә яшиләр. Алар террористлар мәктәпкә һөҗүм итеп 1000 нән артык кешене заложник итеп алганда анда булганнар. Кызганычка каршы, йөзләгән кеше һәлак булган. Аларның күпчелеге балалар булган. Наталья белән Аслан исән калса да, аларның күңелләрендә яра калган. Аларга нәрсә булышкан? Моның турында укыгыз.

  • Пабло һәм София.

    Пабло һәм Софиянең улы террористлар Нью-Йорктагы игезәк манараларга һөҗүм иткәндә шунда булган. Видеоны карагыз. Пабло белән Софиягә һәм башкаларга шул һөҗүм китергән авыртуны җиңәргә нәрсә булышканын белегез.

Изге Язмалар кешеләргә үзгәрергә булыша

Дөньядагы гаделсезлекне һәм көч куллануны күреп күп кенә кешенең ачуы чыга. Алар бу хәлне террор һәм көч кулланып кына үзгәртеп була дип уйлый торгандыр. Андый кешеләр үзгәрә аламы? Әйе. Андый кешеләргә Изге Язмалар булышкан. Моны белер өчен «Мир без терроризма: мечта или реальность?» дигән мәкаләне укыгыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу