Вәгазьләр өчен кереш сүзләр
Июнь аеның беренче шимбә көнендә Изге Язмаларны өйрәнүен башлау
«Аллаһы кем ул икәне турында уйлаганыгыз бармы? [Җавабын тыңла.] Минем сезгә бу сорау буенча бер кызык фикерне күрсәтәсем килә». «Гаилә бәхетен ничек сакларга?» дигән брошюраның 16 нчы битендә китерелгән 1 нче сорау астындагы материалны, шулай ук анда китерелгән шигырьләрнең берсен укып чык. Брошюраны тәкъдим ит, һәм 2 нче сорауга җавапны карап чыгар өчен, кабат килеп-китү турында сөйләш.
«Гаилә бәхетен ничек сакларга?» дигән брошюра. «Балалар бәләкәй булганда, әти-әниләре аларны һәр яктан яклый. Сез ничек уйлыйсыз, әти-әниләргә үз балаларын әхлаксызлыктан яклар өчен нәрсә эшләргә кирәк? [Җавабын тыңла.] Күп әти-әниләргә мондый киңәш ярдәм итә. [Гыйбрәтле сүзләр 22:6 ны укы.] Бу брошюрада әти-әниләргә үз балаларын әхлак нормаларына өйрәтергә ярдәм итүче өч киңәш язылган». 18 нче биттә башланган мәкаләне күрсәт.