Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwyp 27 мәкалә
  • Ни өчен минем дусларым юк?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ни өчен минем дусларым юк?
  • Яшьләрнең сораулары
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Син чыннан да ялгызмы? Тест
  • Дуслык һәм ялгызлык турында фактлар
  • Җиңүче булыр өчен адымнар
  • Ялгызлыкны җиңү
    Күзәтү манарасы 2002 ел
  • Ялгызлыкны дуслык белән җиң. Изге Язмалардан киңәшләр
    Төрле темалар
  • Йәһвә белән син ялгыз түгел
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
Яшьләрнең сораулары
ijwyp 27 мәкалә
Үз-үзенә ышанып бетмәгән яшүсмер кыз шул хисе белән көрәшә

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Ни өчен минем дусларым юк?

Әйтик, син Интернетка кереп күптән түгел генә үткән яшьләрнең кичәләрендә ясалган фотографияләрне карап утырасың ди. Анда бар дусларың да барган. Әмма бер кеше генә бу фотографияләрдә юк. Кем? Син!

«Ни өчен алар мине чакырмаган?» — дип гаҗәпләнәсең син.

Гаҗәпләнү хисен үпкә хисе алмаштыра. «Хыянәтчеләр!» — дип уйлап куясың син. Дусларың белән мөнәсәбәтләрнең челпәрәмә килгән тавышы ишетелә. Син үзеңне ташланган һәм ялгыз кеше итеп саный башлыйсың. «Ни өчен минем дусларым юк?» — дип уйлап куясың син.

  • Син чыннан да ялгызмы? Тест

  • Дуслык һәм ялгызлык турында фактлар

  • Җиңүче булыр өчен адымнар

  • Яшьтәшләрең сөйли

  • Дуслык һәм курку хисе. Куркуны җиңәргә нәрсә булышыр?

Син чыннан да ялгызмы? Тест

Дөресме я дөрес түгелме?

  1. Дуслар күп булса, үзеңне ялгыз хис итмисең

  2. Социаль челтәрдә үзеңне беркайчан да ялгыз хис итмәячәксең

  3. СМСларга безлимитка булса, үзеңне ялгыз хис итмәссең

  4. Башкаларга булышсаң, үзеңне беркайчан да ялгыз хис итмәячәксең

Бу дүрт пунктның дүртесенә дә бер җавап: дөрес түгел.

Ни өчен?

Дуслык һәм ялгызлык турында фактлар

  • Дусларың күп булса да, бу син үзеңне ялгыз итмәячәксең дигәнне аңлатмый әле.

    «Дусларым күп булса да, кайвакыт мин алар өчен әллә бар, әллә юк, күрәсең. Синең яныңда кешеләр булса да, аларның үзеңне яратмаганнарын һәм аларга кирәк булмаганыңны тоеп тору — менә ул иң куркыныч ялгызлык» (Аня).

  • Социаль челтәрдә үзеңне беркайчан да ялгыз хис итмәячәксең дип уйлама.

    «Кайберәүләр үзләренә дусларны уенчыклар җыйгандай җыя. Ләкин андый «уенчылар» күп булса да, яратуга «төренеп» яшәрсең дип уйлама. Җитди мөнәсәбәтләр булмаса, интернет дусларың дус түгел, ә уенчык булып кына калачак» (Элейн).

  • СМСларга безлимитка булса да, ялгызлык хисе сиңа да «кунак» булып киләчәк.

    «Үземне ялгыз хис итә башласам, берәрсе СМС җибәрмәгән микән дип телефонымны тикшерә башлыйм. Болай да авыр, моңа өстәп тагын берсе дә язмаса, тагы да кыенрак булып китә» (Серена).

  • Башкаларга булышсаң да, ялгызлык барыбер сине сагалап торачак.

    «Дусларым белән үземне юмарт тотарга тырышам. Ләкин үзләре саран булып калалар. Аларга булышып эшләгәнемә үкенмим, шулай да миңа сәеррәк булып тоела: беркайчан да игелеккә игелек белән кайтармыйлар» (Ричард).

Нәтиҗә ясыйк. Ялгызлык — фикер йөртүнең бер төре. «Ул тышкы нәрсәләр белән түгел, ә эчке хәлең белән бәйле»,— дип әйтә Джанет.

Дусларың юк дип уйласаң һәм үзеңне ялгыз хис итсәң, нәрсә эшләргә?

Җиңүче булыр өчен адымнар

Үз-үзенә ышанып бетмәгән яшүсмер кыз шул хисе белән көрәшә

Үз-үзеңә карата булган шикләр белән көрәш.

«Ялгызлыкның сәбәбе еш кына үз-үзеңә карата булган шикләр. „Кешеләргә минем белән кызык булыр микән“,— дип шикләнеп торсаң үзеңне тартынмыйча, дусларча тоту авыр булачак» (Джанет).

Изге Язмалардан киңәш. «Якыныңны үзеңне яраткандай ярат» (Гәләтиялеләргә 5:14). Дусларга ия булыр өчен үзеңне дә ярата белергә кирәк. Әлбәттә, бу яктан да чаманы белеп эш ит (Гәләтиялеләргә 6:3, 4).

Яшүсмер малай үз-үзен жәлләп утыра

Үз-үзеңне жәлләп торма.

«Ялгызлык комга бату кебегрәк: тирәнрәк баткан саен, чыгу тагын да авыррак булып китә. Бу хис бар уйларыңны биләп алса, үз-үзеңне ялгыз кимереп торырсың» (Эрин).

Изге Язмалардан киңәш. «Мәхәббәт... үз файдасын эзләми» (1 Көринтлеләргә 13:4, 5). Үз-үзебез турында гына уйлап яши башласак, каты күңелле булып китүебез бар. Ә андый кешегә дуслар табу, гадәттә, бик авыр (2 Көринтлеләргә 12:15). Шуны истә тот: бәхетле булуыңны башкаларның эшләренә карап үлчәп торсаң уңышлы булмаячаксың! «Миңа беркем дә беркайчан да шалтыратмый» я «Мине беркем дә бер җиргә чакырмый» дип торсаң бәхетле булуың башкаларның эшләренә бәйле булып китәр. Үз бәхетең өчен үзеңә көрәшеп алу дөресрәк булмасмы?

Яшүсмер тәмәкене кире кага

Дус итеп теләсә кемне сайлама.

«Ялгыз кеше игътибарлы кешене эзли һәм ахыр чиктә үз-үзенә зыян гына китерергә мөмкин, чөнки андый кешене тапкач, аның үзе, тәртибе синең өчен инде мөһим түгел булып китә. Ялгыз кешенең үзен кирәкле кеше итеп сизәсе килә. Кайберәүләр андый хәлеңнән файдаланып, соңрак сине үз „коллары“ итә ала. Шунда ялгызлык хисе тагын да көчлерәк булып китә» (Брианн).

Изге Язмалардан киңәш. «Зирәкләр белән бергә йөрүче үзе дә зирәк булыр, ә акылсызлар белән аралашучы зыян күрер.» (Гыйбрәтле сүзләр 13:20). Ач кеше һәркайсы ризыкны ашарга риза. Дус табарга теләгән кеше дә аны теләсә кайсы җирдә эзләргә мөмкин. Шуңа күрә алар: «Мин инде яхшырак дуслар таба алмам»,— дип уйлап берәр кешенең «корбаны» булып китә, ә тегесе инде аны рәхәтләнеп куллана.

Нәтиҗә ясыйк. Ялгызлык бер кемне дә читләтеп үтми, әмма бер кеше аны авыррак, ә икенчесе җиңелрәк кичерә. Бу хис бик көчле булса да, бу хис кенә икәнен онытма. Хис туар алдыннан фикер туа, ә инде фикерне «йөгәнләп» тоту кулыбыздан килә.

Башкаларга карата чиктән тыш таләпчән булма. «Һәр кеше яхшы дустың була ала дип уйлама,— дип әйтә Джанет.— Ләкин синең турында чыннан да кайгыртып торган кешене син һичшиксез табачаксың. Башкаларның кайгыртуы ялгызлыкны җиңеп чыгарга булышыр».

Тагын да күбрәк беләсең киләме? «Дуслык һәм курку хисе. Куркуны җиңәргә нәрсә булышыр?» дигән рамканы һәм «Ялгызлыкны җиңәргә өйрәнәбез» дигән йөкләмәне кара.

ЯШЬТӘШЛӘРЕҢ УРТАКЛАША

Ванесса

«Үз хисләреңне үзеңдә тотма, алар белән уртаклаш. Һичшиксез, син кичергән хисләргә охшаш хисләр кичерүче кешеләр бар. Кайвакыт, андый вакытларда терәк булыр өчен бер яхшы дус та җитә» (Ванесса).

Тэйлор

«Ялгыз булуыңда башкалар гаепле дип яшәү дөрес түгел. Еш кына үзебез башкалардан читләшеп торабыз. Иске дусларың белән мөнәсәбәтләреңне яңартыр өчен адымнар яса. Булып чыкмаса, яңаларын тап. Бәлки, аларның кайберләре белән әле дуслашып йөргәнең булмагандыр» (Тейлор).

Дуслык һәм курку хисе. Куркуны җиңәргә нәрсә булышыр?

«Дустым ялгызлыктан интегеп яши. Тирә ягында күп кеше булса да, һәм алар аның турында кайгыртып торса да, ул үзен беркем дә яратмый, ул беркемгә дә кирәк түгел дип уйлый. Ул үзен булдыксыз дип саный һәм моны үзенә беркемгә дә якынлашырга рөхсәт итмичә яшереп тора. Аның үзен көчле кеше итеп күрсәтергә тырышулары аңа дуслашырга комачаулый дип уйлыйм. Кешеләр аны каты күңелле, үзен әллә кемгә куючы дип саный башлый һәм кыюлыклары җитмәгән кешеләр янына килергә курка.

Дустым кешеләр үзен рәнҗетер дип курка, шуңа күрә берәрсе танышырга дип килсә, ул шул кешегә шикләнеп карый башлый һәм үзен дуслыклары озакка сузылмас дип ышандыра. Күпләр аны аңлап бетерми, шуңа күрә ул үзен ялгыз хис итә. Шулай да ул аларга үз хисләрен аңлатырга ашыкмый.

Аңа шуны аңларга кирәк: кеше күңелен бушатканда, кешеләр бер-берсенә якынрак булып китә һәм бер-берсен яхшырак аңлый. Шулай итеп алар сиңа кирәкле дуслык мөнәсәбәтләре бүләк итә ала. Дустым тиздән үзгәрер һәм үз куркуларын җиңәргә өйрәнер дип өметләнеп калам» (Элейн).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу