«ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ»
Барлыкка китерүме я эволюцияме? Ни өчен Аллаһыга ышанам? (1 өлеш)
Барлыкка китерүме я эволюцияме?
Син бар нәрсәне Аллаһының барлыкка китергәненә ышанасыңмы? Ышансаң, син ялгыз түгел. Күп кенә яшьләр (һәм зурлар) сиңа бу яктан кушыла. Ләкин башкалар яшәеш һәм Галәм эволюция нәтиҗәсендә, Аллаһы Тәгаләсез барлыкка килгән дип әйтә.
Уйланганың бармы? Барлыкка китерүгә я эволюциягә ышанган кешеләр еш кына бик тиз нәрсәгә ышанганнарын әйтә ала, ләкин ни өчен икәнен әйтә алмый.
Кайберәүләр барлыкка китерүгә үзләрен моңа гыйбадәтханәләрендә өйрәткәнгә генә ышана.
Күпләр эволюциягә үзләрен моңа мәктәптә өйрәткәнгә генә ышана.
Бу рубрикадагы мәкаләләр сиңа барлыкка китерүгә иманыңны ныгытырга һәм аңлатырга булышыр. Ләкин башта үзеңә мондый сорау бир:
Ни өчен мин Аллаһыга ышанам?
Ни өчен бу сорауга җавап бирү мөһим? Чөнки Изге Язмалар акылны кулланырга дәртләндерә (Римлыларга 12:1). Бу нәрсә дигән сүз? Аллаһыга ышануың нигезендә болар гына булмасын:
Хис-тойгылар (Мин тоям, ниндидер югары көч булырга тиеш)
Башкаларның тәэсире (Мин дини җәмгыятьтә яшим)
Башкаларның басымы (Әти-әнием мине Аллаһыга ышанырга өйрәтеп үстерде).
Син үзең Аллаһының барлыгына инанырга һәм үзеңнең иманыңа җитди дәлилләр китерергә тиеш.
Шулай итеп, Аллаһының барлыгына сине үзеңне нәрсә ышандыра? «Ни өчен мин Аллаһыга ышанам?» дигән схема үз ышануыңның дөреслегенә инанырга булышыр. Башка яшьләрнең моңа ничек җавап биргәне дә сиңа ярдәм итәр.
«Укытучының дәрестә кеше организмының эшчәнлеге турында аңлатуын тыңлаганда Аллаһының барлыгына мин бер дә шикләнмим. Тәннең һәр әгъзасы, иң кечкенәсенә кадәр, үзенә тиешле эшне башкара, һәм бу эш еш кына безнең белемнән башка башкарыла. Кеше тәне — таң калырлык нәрсә!» (Тереза).
«Берәр күп катлы йорт, зур корабль я машинаны күргәндә, мин үземнән: „Моны кем корган я ясаган ?“ — дип сорыйм. Мәсәлән, машинаны бик акыллы кешеләр ясарга тиеш, чөнки ул йөрсен өчен шулкадәр күп кечкенә детальләре үзара эшләргә тиеш. Машинаны ясар өчен конструктор кирәк икән, кешеләр турында әйтәсе дә юк инде!» (Ричард).
«Галәмнең иң кечкенә өлешен генә дә аңлар өчен бик акыллы кешеләргә йөзләгән еллар кирәк булган икән, аны барлыкка китерер өчен акыл кирәк булмаган дип уйлау гел акылга сыймаслык нәрсә!» (Карен).
«Фәнне күбрәк өйрәнгән саен, эволюциягә ышанычым азая барды. Мәсәлән, табигатьтәге математик төгәллек, кешенең үзенә бер төрлелеге, шул исәптән кем икәнлегебез, ничек барлыкка килгәнебез һәм киләчәктә нәрсә булачагын белергә теләгебез турында мин күп уйландым. Эволюция, бар бу нәрсәләрне кеше белән хайван арасындагы охшашлык белән аңлатырга тырышса да, кешеләрнең ни өчен уникаль икәнен аңлата алмый. Минемчә, Барлыкка Китерүчегә караганда эволюциягә ышаныр өчен күбрәк иман кирәк» (Энтони).
Уз карашларыңны аңлата белү
Әгәр сыйныфташларың Аллаһыга иман иткәнең өчен синнән көлсә, нәрсә эшләргә? Фән эволюцияне исбатлаган дип әйтәләр икән, ни эшләргә?
Беренчедән, үзеңне ышанычлы тот. Курыкма һәм ышанган карашларыңнан оялма (Римлыларга 1:16). Онытма:
Син бер үзең түгел. Күп кешеләр Аллаһыга ышана. Шул исәптән акыллы, югары белемле кешеләр. Мәсәлән, Аллаһыга ышанган кешеләр арасында галимнәр бар.
Кешеләр Аллаһыга ышанмыйбыз дигәндә, кайвакыт чынлыкта Аллаһыны аңламаганы турында әйтә. Алар, үз карашларын якларлык дәлилләр китерәсе урынга: «Аллаһы бар икән, ни өчен ул газапларга юл куя?» дигән сорауга охшаш сораулар күтәрә. Шулай итеп алар акылга кагылышлы сорауны тойгылар белән бәйле сорауга әйләндерә.
Кешеләр «рухи нәрсәләргә сусаучылар» (Маттай 5:3). Бу Аллаһыга ышануга сусауны да үз эченә ала. Шуңа күрә берәрсе Аллаһы юк дия икән, син түгел, ә ул үзе андый нәтиҗәгә килгәнен аңлатсын (Римлыларга 1:18—20).
Аллаһыга ышану дөрес. Бу яшәешнең үзеннән үзе барлыкка килә алмаганыннан күренә. Яшәешнең тере булмаган нәрсәдән үзеннән-үзе килеп чыга алуын раслаучы бер дәлил дә юк.
Берәрсе Аллаһыга иман итүеңә шикләнеп караса, син аңа нәрсә әйтер идең? Менә берничә фикер.
Берәрсе болай дисә: «Надан кешеләр генә Аллаһыга ышана».
Болай җавап биреп була: «Син чыннан да алай уйлау дөрес дип ышанасыңмы? Мин ышанмыйм. Төрле абруйлы университетлардан 1600 галим катнашкан бер сорашу буенча, аларның өчтән бер өлеше үзләрен атеист дип тә, агностик дип тә санамыйa. Син ул галимнәрне Аллаһыга ышанганнары өчен генә надан дип атар идеңме?»
Берәрсе болай дисә: «Аллаһы бар икән, ни өчен соң дөнья газаплар белән тулы?»
Болай җавап биреп була: «Бәлки, син Аллаһының ничек эш итүен аңламаганга, яисә синеңчә ул бер нәрсә дә эшләми кебек тоелганга мондый сорау бирәсеңдер». Шулаймы? [Җавап биргәнен көт.] Мин үзем өчен җавап таптым. Ләкин моны аңлар өчен, Изге Язмалардагы берничә тәгълиматны тикшерергә кирәк. Бу турыда күбрәк беләсең киләме?»
Ни өчен эволюция теориясе ничек барлыкка килүебезне аңлата алмый? Бу сорауга җавап киләсе мәкаләдә бирелер.
a Чыганак: социологик тикшеренүләр советы, «Университет галимнәре арасында дин һәм Аллаһыга иман итү» Элайн Говард Экланд, 5 февраль 2007 ел.