Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwbq 119 мәкалә
  • Аллаһы Сүзе. Кем ул я нәрсә ул?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Аллаһы Сүзе. Кем ул я нәрсә ул?
  • Рухи сорауларга җавап
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмалар нигезендә җавап
  • Яхъя 1:1: «Иң башта Сүз булган»
    Изге Язмалардагы шигырьләргә аңлатма
  • Ни өчен Гайсә Аллаһы Улы дип атала?
    Рухи сорауларга җавап
  • Ата, Угыл һәм изге рух турында хакыйкать
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Кем ул Гайсә Мәсих?
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
Күбрәк карарга
Рухи сорауларга җавап
ijwbq 119 мәкалә
Гайсә төргәкне тотып сөйли

Аллаһы Сүзе. Кем ул я нәрсә ул?

Изге Язмалар нигезендә җавап

«Аллаһы сүзе» — гадәттә, Аллаһы хәбәре я хәбәрләре (Лүк 11:28). Берничә урында «Аллаһы Сүзе» я «Сүзе» исем итеп кулланыла (Ачылыш 19:13; Яхъя 1:14).

Аллаһы хәбәре. Пәйгамбәрләр еш кына үз хәбәрләрен Аллаһы сүзе дип атаганнар. Мәсәлән, Ахия, Яхый, Ильяс Йәһвәнең сүзен сөйлиләр дигәннәр (1 Патшалар 14:18; 16:12; 2 Патшалар 9:36). Шаулга Аллаһы аны патша итеп сайлаган дип әйтер алдыннан Ишмуил пәйгамбәр болай дигән: «Туктап тор. Минем сиңа Аллаһы сүзен җиткерәсем бар» (1 Ишмуил 9:27).

Титул. «Сүз» дигән титул Изге Язмаларда Гайсә Мәсихнең титулы итеп кулланыла. Ул күктә рухи зат булганда да, җирдә кеше булып яшәгәндә дә шулай дип аталган. Моңа мондый дәлилләр китереп була:

  • Сүз бар башка барлыкка китергән нәрсәләргә кадәр яшәгән. «Башлангычта Сүз булган, Сүз... башлангычта Аллаһы белән булган» (Яхъя 1:1, 2). Гайсә «яратылганнарның беренчесе», «барысыннан алдарак булган» (Көләсәйлеләргә 1:13—15, 17).

  • Сүз җиргә кеше булып килгән. «Сүз кеше булды һәм безнең арабызда яшәде» (Яхъя 1:14). Гайсә Мәсих «бар нәрсәдән баш тартып, кол кыяфәтендәге кеше булды» (Филипиялеләргә 2:5—7).

  • Сүз — Аллаһы Улы. Яхъя «Сүз кеше булды» дип әйткәннән соң «без аның данын күрдек, атадан бердәнбер угылга бирелә торган данны күрдек» дип өстәгән (Яхъя 1:14). Яхъя: «Гайсәнең Аллаһы Улы булуын таныса»,— дип тә язган (1 Яхъя 4:15).

  • Сүзнең илаһи сыйфатлары бар. «Сүз илаһ булган» яки илаһи булган (Яхъя 1:1). Гайсә «Аллаһы данының чагылышы, аның төп-төгәл гәүдәләнеше» (Еврейләргә 1:2, 3).

  • Сүз патша булып утыра. Изге Язмаларда Аллаһы Сүзе башында «патшалык билгесе булган таҗлар» кидерелгән дип әйтелә (Ачылыш 19:12, 13, искәрмә). Сүз шулай ук «патшаларның Патшасы һәм хакимнәрнең Хуҗасы» дип атала (Ачылыш 19:16). Гайсә «патшаларның Патшасы һәм хакимнәрнең Хуҗасы» дип атала (1 Тимутигә 6:14, 15).

  • Сүз Аллаһының хәбәрләрен җиткерә. «Сүз» дигән титул, күрәсең, Аллаһының хәбәрен, аның күрсәтмәләрен тапшыручы икәнен күрсәтә. Гайсә үзен андый кеше итеп күрсәткән: «Мине җибәргән Ата үзе миңа нәрсә сөйләргә, нәрсә әйтергә икәнлеге турында әмер бирде... Шуңа күрә сөйләгәннәремне нәкъ Атам әйткәнчә сөйлим» (Яхъя 12:49, 50).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу