Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwyp 69 мәкалә
  • Ни өчен миңа дога кылырга кирәк?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ни өчен миңа дога кылырга кирәк?
  • Яшьләрнең сораулары
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Дога нәрсә ул?
  • Аллаһы догаларны ишетәме?
  • Нәрсә турында дога кылып була?
  • Аллаһыга дога аша якынлашыгыз
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Дога — искиткеч бүләк
    Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?
  • Син Аллага ничек якынлаша аласың
    Мәңгелек тормышка алып баручы белем
  • Аллаһыга дога аша якынлаш
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
Күбрәк карарга
Яшьләрнең сораулары
ijwyp 69 мәкалә
Яшүсмер кыз күл янында утыра

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Ни өчен миңа дога кылырга кирәк?

Бер сораштыру буенча, Америкада яшәүче яшүсмерләрнең 80 проценты дога кыла, әмма аларның яртысы гына моны һәр көн эшли. Һичшиксез, аларның кайберәүләре: «Дога ул нибары җан тынычлыгы бирү алымы гынамы я ул күпкә күбрәкне үз эченә аламы?» дигән сорау белән кызыксына.

  • Дога нәрсә ул?

  • Аллаһы догаларны ишетәме?

  • Нәрсә турында дога кылып була?

  • Яшьтешләрең нәрсә сөйли?

Дога нәрсә ул?

Дога ул — бар нәрсәне Барлыкка Китерүче белән аралашу мөмкинлеге. Моның нәрсә аңлатканын уйлап кына кара! Йәһвә кешеләрдән бар яктан бөегрек булса да, ул «һәрберебезгә якын» (Рәсүлләр 17:27). Изге Язмаларда хәтта: «Аллаһыга якынлашыгыз, ул да сезгә якынлашыр»,— дигән чакыру язылган (Ягъкуб 4:8).

Син Аллаһыга ничек якынлаша аласың?

  • Ысулларның берсе — дога кылу. Шулай эшләп, син Аллаһы белән сөйләшәсең.

  • Ысулларның икенчесе — Изге Язмаларны өйрәнү. Шулай эшләп, Аллаһы синең белән «сөйләшә».

Шундый үзара аралашу — дога кылу һәм Изге Язмаларны өйрәнү — сиңа Аллаһы белән якын дуслык мөнәсәбәтләре үстерергә ярдәм итәчәк.

«Аллаһы Тәгалә Йәһвә белән аралашу — кешеләр ия була алган иң бөек хөрмәтнең берсе» (Джереми).

«Догада Йәһвәгә яшерен уй-хисләремне уртаклашып, мин аңа якынрак булганымны сизәм» (Миранда).

Аллаһы догаларны ишетәме?

Аллаһының барлыгына ышансаң да һәм хәтта аңа дога кылсаң да, Ул догаларны чыннан да ишетә дигән фикер белән ризалашу җиңел түгелдер. Шулай да Изге Язмаларда Йәһвә «Догаларны Тыңлаучы» дип атала (Зәбур 65:2). Аллаһы Сүзе безне хәтта бар мәшәкатьләрне аңа йөкләргә өнди. Ни өчен? «Чөнки ул сезнең хакта кайгырта» (1 Петер 5:7).

Уйлап кара: Якын дусларың белән даими аралашу өчен син гадәттә вакыт бүлеп куярга тырышасың, шулай бит? Аллаһы очрагында да нәкъ шулай ук эшләп була. Аның Йәһвә дигән шәхси исемен кулланып, аңа регуляр рәвеште дога кыл (Зәбур 86:5—7; 88:9). Изге Язмаларда: «Өзлексез дога кылыгыз»,— дип әйтелә (1 Тисалуникәлеләргә 5:17).

«Дога минем өчен күктәге Атам белән сөйләшү чарасы. Догада мин аңа үз күңелемне бушатам» (Мойзес).

«Мин Йәһвәгә, әниемә я якын дустыма сөйләгәндәй, барын да җентекләп сөйлим» (Карен).

Нәрсә турында дога кылып була?

Изге Язмаларда: «Теләсә нинди хәлдә рәхмәт укып, дога кылыгыз һәм ялварыгыз, Аллаһыга үз үтенечләрегезне җиткерегез»,— дип язылган (Филипиялеләргә 4:6).

Бу үз проблемаларың турында дога кылу нормаль нәрсә булуын аңлатамы? Әйе! Зәбурда болай дип әйтеле: «Үз йөгеңне Йәһвәгә сал, һәм ул сиңа булышыр» (Зәбур 55:22).

Әлбәтте, догада үз проблемаларың турында әйтү белән гәнә чикләнергә кирәк түгел. Шантель исемле бер кыз болай ди: «Мин Йәһвәдән ярдәм генә сорап торсам, бу бигүк яхшы булмас иде. Минемчә, догада беренче чиратта Йәһвәгә рәхмәт белдерерге кирәк һәм рәхмәтләр белдерү исемлеге озын булырга тиеш».

Уйлап кара: Син тормышыңда нәрсәләр өчен рәхмәтле? Бүгенге көнне алсак, син нинди өч нәрсә өчен Йәһвәгә үз рәхмәтеңне белдерә аласың?

«Хәтта гади генә нәрсәләр, мәсәлән, сокланырлык матур чәчәк, безне Йәһвәгә догада рәхмәт белдерәрге этәре ала» (Анита).

«Аллаһы иҗади эшләренең таң калдырган үзенчәлекләре я йөрәгеңә чын-чынлап тәэсир иткән Изге Язмалардагы шигырьләр туранда уйлан, ә аннары Йәһвәгә монын өчен рәхмәтеңне белдер» (Брайан).

Яшьтәшләрең нәрсә сөйли?

Мойзес

«Догаларыбыз күлдәвектәй түгел, ә океандай тирән булырга тиеш. Йәһвә безгә ярдәм итергә тели, һәм ул безгә нәрсә кирәк икәнен без аңардан әле сораганчы белсә дә, догаларыбызның тирәнлеге белән без аңа таянуыбызның дәрәҗәсен күрсәтәбез» (Мойзес).

Миранда

«Доганы бау белән чагыштырып була. Бер очын Йәһвә тотып тора, икенчесен — мин. Күңелем түрендәге нәрсәләр турында дога кылганда, мин кулымдагы бауны үз ягымнан тартандай булам, һәм Йәһвә дә үз ягыннан шулай ук эшли. Нәтиҗәдә аның белән бәйләнешем тыгызрак булып китә» (Миранда).

Джереми

«Игътибарлы булмасак, догаларыбыз эчтәлеге буенча теләкләр исемлегенә әйләнергә мөмкин. Әмма Йәһвәгә рәхмәтләр белдереп, без ул биргән нәрсәләрне кадерләрге өйрәнәбез, һәм безнең догаларыбыз инде үзәбез турында гына булмаячак» (Джереми).

Шелби

«Йәһвәгә ешрак рәхмәтләр белдерсәк, без тагы да рәхмәтлерәк булып китәчәкбез. Догада Йәһвәгә рәхмәт белдерү игътибарыбызны кичергән авырлыкларыбызга түгел, ә алган фатихаларыбызга тупланырга ярдәм итә» (Шелби).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу