Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwyp 75 мәкалә
  • Дустым рәнҗетсә, нәрсә эшләргә?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Дустым рәнҗетсә, нәрсә эшләргә?
  • Яшьләрнең сораулары
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Сиңа нәрсә белү мөһим
  • Син нәрсә эшли аласың
  • Кичерү нәрсә ул?
    Рухи сорауларга җавап
  • «Кечеләрнең» берсен дә рәнҗетмәгез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
  • 4. Кичерү
    Уяныгыз! 2018
  • Аллаһы сине үзенең дусты булырга чакыра
    Син Аллаһының дусты була аласың!
Күбрәк карарга
Яшьләрнең сораулары
ijwyp 75 мәкалә
Бер кыз башка кызга рәнҗеткеч сүзләр әйтә

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Дустым рәнҗетсә, нәрсә эшләргә?

  • Сиңа нәрсә белү мөһим

  • Син нәрсә эшли аласың

  • Яшьтәшләрең сөйли

Сиңа нәрсә белү мөһим

  • Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр кайчак авырлыклар тудыра. Камилсезлек аркасында яхшы дустың, хәтта иң якын дустың үзенең сүзе я эше белән сине рәнҗетергә мөмкин. Әлбәттә, син үзең дә камил түгел. Дөресен генә әйткәндә, синең дә башкаларны рәнҗеткәнең бардыр. Андый чакларны исеңә төшерә аласыңмы? (Ягъкуб 3:2)

  • Үпкәләүнең сәбәпчесе интернет булырга мөмкин. Мәсәлән, Давид исемле яшүсмер болай ди: «Интернетта берәр дустыңның кичәдә булганын күрсәтүче фотосурәтләрен күрсәң, синең: „Ник мине чакырмадылар?“ — диеп, үпкәли башлавың бар. Шул чакта син, бәлки: „Дустым миңа хыянәт итте“,— дип уйлый башлыйсың һәм күңелсезләнәсең».

  • Авырлыкларны җайга салып була.

Син нәрсә эшли аласың

Үзеңне тикшер. Изге Язмаларда: «Рәнҗергә ашыкма, чөнки үпкә тоту акылсызлык билгесе»,— диелә (Вәгазьче 7:9, искәрмә).

«Кайчак син соңыннан гына аңлый башлыйсың: теге я бу очракта үпкәлисе булмаган да» (Алисса).

Менә нәрсә турында уйлап кара: син артык нечкә күңелле түгелме? Башкаларның хаталарына түземле булырга өйрәнә аласыңмы? (Вәгазьче 7:21, 22)

Кичерүнең файдалы якларына игътибар ит. Изге Язмаларда: «Үпкә тотмау [кешене] күркәм итә»,— диелә (Гыйбрәтле сүзләр 19:11).

«Үпкәләрлек сәбәбең булса да, кешеләрне чын күңелдән кичерә бел. Башка сүзләр белән әйткәндә, аларның хаталарын кат-кат искә төшермә һәм аларны кат-кат гафу үтенергә мәҗбүр итмә. Бер кичерсәң, мәңгегә оныт» (Маллори).

Менә нәрсә турында уйлап кара: хәл чыннан да шулкадәр җитдиме? Тынычлык хакына син кешене кичерә аласыңмы? (Көләсәйлеләргә 3:13)

Җылы бүлмәгә салкын һаваны кертү

Дустыңның хатасын кат-кат искә төшерү ишекне кат-кат ачып җылы бүлмәгә салкын һаваны кертүгә тиң

Кешене исәпкә ал. Изге Язмаларда: «Үзегез турында гына түгел, ә башкалар турында да уйлап яшәгез»,— диелә (Филипиялеләргә 2:4).

«Бер-берсен яратучы һәм хөрмәт итүче дуслар дуслыкны югары бәяли, шуңа күрә аңлашылмаучанлыкларны тизрәк җайга салырга тырышыр. Дуслыкларын саклар өчен, алар күп тырышлыклар куя» (Николь).

Менә нәрсә турында уйлап кара: син үз дустыңның карашында ким дигәндә берничә уңай якны әйтә аласыңмы? (Филипиялеләргә 2:3).

Нәтиҗә. Үпкә-рәнҗүләрне яшь чакта тиз онытырга өйрәнсәң, сиңа үсә төшкәч тә башкаларны кичерү авыр булмас. Алайса, нигә бүгеннән үк кичерергә өйрәнмәскә?

Яшьтәшләрең сөйли

Киана

«Күп очракларда рәнҗетүчең белән сөйләшәсе юк. Аны кичерә аласың икән, үпкә саклап йөрмә. Һәр вак мәсьәлә аркасында үпкәләп йөрисе урынына, тынычлык урнаштыру күпкә яхшырак» (Киана).

Трей

«Нинди генә хәл тумасын, мин үземнән: „Бу мәсьәлә никадәр җитди һәм моның аркада дустым белән араны өзәргә кирәкме соң?“ — дип сорап уйланам. Һәр очракта диярлек мин: „Юк“,— дим» (Трей).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу