Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwbq 141 мәкалә
  • Җир юк ителәчәкме?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Җир юк ителәчәкме?
  • Рухи сорауларга җавап
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмалар нигезендә җавап
  • Кешеләр җирне юк итәрме?
  • Изге Язмаларда җир утта яначак дип әйтеләме?
  • Бу дөнья бетәчәкме?
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2021 ел
  • Җирне кем коткарыр?
    Төрле темалар
  • Җир өчен Алла нәрсә ниятләгән?
    Алла бездән нәрсә таләп итә?
  • Дөнья ахырыннан куркырга кирәкме?
    Күзәтү манарасы 2013 ел
Рухи сорауларга җавап
ijwbq 141 мәкалә
Җир челпәрәмә килгән

Җир юк ителәчәкме?

Изге Язмалар нигезендә җавап

Юк. Җир беркайчан да юк ителмәчәк, утта да янмаячак, аның урынына башкасы да булмаячак. Изге Язмалардан күренгәнчә, Аллаһының башлангыч нияте буенча кешеләр җирдә мәңге яшәргә тиеш булган.

  • «Тәкъвалар җирне мирас итеп алачак Һәм анда мәңге яшәячәк» (Зәбур 37:29).

  • «[Аллаһы] җирне нигезләренә нык урнаштырган, Җир беркайчан да үз урыныннан кузгалмас» (Зәбур 104:5).

  • «Җир мәңге тора» (Вәгазьче 1:4).

  • «Җирне булдырган, аны нык урнаштырган Яратучы, аны юкка гына түгел, ә кешеләр яшәсен өчен булдырган» (Ишагыя 45:18).

Кешеләр җирне юк итәрме?

Аллаһы кешеләргә җирне — әйләнә-тирәдәге мохитны пычратыпмы, үзара сугыш башлапмы я башкача эш итепме — юк итәргә юл куймаячак. Дөресен генә әйткәндә, Аллаһы Тәгалә «җирне һәлак итүчеләрне» үзе «һәлак итәчәк» (Ачылыш 11:18). Ул моны ничек башкарачак?

Аллаһы җирне кайгырта белмәгән барлык хөкүмәтләр урынына күктәге камил Патшалыгын урнаштырачак (Даниял 2:44; Маттай 6:9, 10). Бу Патшалыкның патшасы Аллаһының Улы — Гайсә Мәсих булачак (Ишагыя 9:6, 7). Җирдә яшәгәндә Гайсә могҗизалы рәвештә табигать афәтләрен тыя белгән (Марк 4:35—41). Патша роленә керешкәч, ул җир һәм аның бөтен өлешләре өстеннән хакимлек итәчәк. Гайсә җирне яңартачак, башка сүзләр белән әйткәндә, ул җирдәге шартларны элекке Гадән бакчасындагы кебек итәчәк (Маттай 19:28; Лүк 23:43).

Изге Язмаларда җир утта яначак дип әйтеләме?

Юк, әйтелми. Андый нәтиҗәгә кешеләр 2 Петер 3:7 не укып килгән. Анда: «Бүгенге күкләр һәм җир... ялкын өчен саклана»,— дип язылган. Бу сүзләрнең мәгънәсенә төшенер өчен, ике нәрсәгә игътибар итик:

  1. Изге Язмаларда очраган «күкләр», «җир» һәм «ялкын» дигән сүзләр һәрвакытта да бер үк нәрсәне аңлатмый. Мәсәлән, Яратылыш 11:1 дә: «Кешеләр бөтен җир йөзендә... бер телдә сөйләшә иделәр»,— диелә. «Җир йөзе» диелгәндә, монда кешеләр күздә тотыла.

  2. 2 Петер 3:7 дәге сүзләрнең контексты «күкләр», «җир» һәм «ялкын» нәрсә аңлатканын күрсәтә. 5 нче һәм 6 нчы шигырьләрдә Нух заманындагы Туфан искә алына. Ул вакытта борынгы дөнья «һәлак ителгән булса» да, җир планетыбыз юк булмаган. Туфанда «җир», ягъни явыз кешеләр һәлак булган (Яратылыш 6:11). Шулай ук «күкләр», ягъни кеше җәмгыяте тарафыннан куелган идарә итүчеләрдә һәлак ителгән булган. Шулай итеп, җир түгел, ә явыз кешеләр һәлак ителгән. Нух һәм аның гаиләсе генә исән калган, һәм Туфаннан соң аларның токымнары җир йөзен тутырган (Яратылыш 8:15—18).

2 Петер 3:7 дә искә алынган «ялкынны» Туфан сулары белән чагыштырып була. Шулай итеп, җир түгел, ә явыз кешеләр юк булачак. Аллаһы Тәгаләнең вәгъдәсе буенча, «гаделлек хакимлек итә торган яңа күкләр һәм яңа җир» булачак (2 Петер 3:13). «Яңа җир», ягъни яңа кешелек җәмгыяте өстеннән «яңа күкләр», ягъни Аллаһы Патшалыгы идарә итәчәк. Патшалык идарәсе астында җир оҗмахка әйләнәчәк һәм кешеләр тыныч-тату яшәячәк (Ачылыш 21:1—4).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу