Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwbq 156 мәкалә
  • Нух һәм Туфан турындагы хикәя риваять кенәме?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Нух һәм Туфан турындагы хикәя риваять кенәме?
  • Рухи сорауларга җавап
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмалар нигезендә җавап
  • Риваять я чынбарлыкмы?
  • Ни өчен Туфан килгән?
  • Кешеләр Туфанның килүен белгәнме?
  • Нухның көймәсе нәрсәгә охшаш булган?
  • Нух ничә ел көймәне төзегән?
  • Нух көймәсе
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Туфан. Кем тыңлаучан булган, ә кем тыңлаучан булмаган?
    Aллаһыны тыңла һәм мәңге яшә
  • Нух көймә төзи
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Борынгы вакыйгалардан сабак алабыз
    Син Аллаһының дусты була аласың!
Күбрәк карарга
Рухи сорауларга җавап
ijwbq 156 мәкалә
Филләр, жирафлар, арысланнар һәм кошлар көймәгә керә

Нух һәм Туфан турындагы хикәя риваять кенәме?

Изге Язмалар нигезендә җавап

Туфан чынбарлыкта булган хәл. Аллаһы явызларны юк итәргә булган, шулай да ул Нухка көймә төзергә кушкан, чөнки Ул яхшы кешеләрнең һәм хайваннарның исән калуларын теләгән (Яратылыш 6:11—20). Туфанның чынбарлыкта булганына шикләнмәскә була, чөнки моның турында Изге Язмаларда язылган, ә бар Язма «Аллаһы тарафыннан рухландырылган» (2 Тимутигә 3:16).

  • Риваять я чынбарлыкмы?

  • Ни өчен Туфан килгән?

  • Кешеләр Туфанның килүен белгәнме?

  • Нухның көймәсе нәрсәгә охшаш булган?

  • Нух ничә ел көймәне төзегән?

  • Туфан турындагы хикәяләр, риваятьләр һәм мифлар

Риваять я чынбарлыкмы?

Изге Язмалардан күренгәнчә, Нух чынбарлыкта яшәгән, Туфан да чынбарлыкта булган, бу хикәя риваять түгел.

  • Изге Язмаларны язучылар Нухның чынбарлыкта яшәгәненә шикләнмәгән. Мәсәлән, Езра белән Лүк тарихны яхшы белгәннәр. Һәм алар Исраил халкының шәҗәрәләренә Нухны керткән (1 Елъязма 1:4; Лүк 3:36). Ике Яхшы хәбәрне бәян итүче Маттай һәм Лүк Гайсә пәйгамбәрнең Нух һәм Туфан турында әйткәннәрен язган (Маттай 24:37—39; Лүк 17:26, 27).

    Йәзәкил пәйгамбәр һәм рәсүл Паул да Нухның иманын һәм тәкъвалыгын үрнәк итеп тоткан (Йәзәкил 14:14, 20; Еврейләргә 11:7). Изге Язмаларны язучылар чынбарлыкта булмаган кешене әллә үрнәк итеп тотарлар идеме? Шик тә юк, Нух һәм башка үрнәк алырлык ир-атлар һәм хатын-кызлар чынбарлыкта яшәгән (Еврейләргә 12:1; Ягъкуб 5:17).

  • Изге Язмаларда Туфанга кагылышлы нечкәлекләр китерелә. Изге Язмаларда язылган хикәя, риваятьләрдән аермалы буларак, «Борын-борын заманда...» дигән сүзләр белән башланмый. Чынлыкта Изге Язмаларда Туфанның кайсы елны, кайсы айны һәм кайсы көнне килгәне һәм афәт килер алдыннан нәрсә булганы язылган (Яратылыш 7:11; 8:4, 13, 14). Шулай ук анда Нух төзегән көймәнең зурлыгы турында мәгълүмат бар (Яратылыш 6:15). Шундый нечкәлекләр Туфанның чынбарлыкта булуын исбатлый.

Ни өчен Туфан килгән?

Изге Язмалар буенча, ул вакытта «кешеләр... явызлыкка баткан» (Яратылыш 6:5). Җир «Аллаһы алдында бозылган»: җәбер-золым һәм җенси әхлаксызлык киң таралган (Яратылыш 6:11; Яһүд 6, 7).

Изге Язмалардан күренгәнчә, боларда явыз фәрештәләр гаепле булган: алар хатын-кызлар белән җенси якынлык кылырга теләп, күкне калдырган. Шул фәрештәләрнең балалары — нефилимнар туган, һәм алар кешеләргә күп кайгы һәм газап китергән (Яратылыш 6:1, 2, 4). Аллаһы җирне явызлыктан чистартырга булган, ул яхшы кешеләрнең зыянлы тәэсирдән азат булуларын һәм тормышны яңабаштан башлауларын теләгән (Яратылыш 6:6, 7, 17).

Кешеләр Туфанның килүен белгәнме?

Әйе, белгән. Аллаһы Нухка нәрсә буласын алдан әйткән һәм көймә төзергә кушкан. Шулай итеп Нух үз гаиләсен һәм хайваннарны коткара алган (Яратылыш 6:13, 14; 7:1—4). Нух кешеләргә афәтнең килүе турында хәбәр иткән, ләкин тегеләр аның сүзләренә колак салмаган (2 Петер 2:5). Инҗилдә: «Туфан килеп, барысын да юк иткәнгә кадәр, алар төшенмәгәннәр»,— диелгән (Маттай 24:37—39).

Нухның көймәсе нәрсәгә охшаш булган?

Көймә туры почмаклы зур ящик кебек булган: аның озынлыгы — якынча 133 метр, киңлеге — 22 метр һәм биеклеге 13 метр булганa. Көймә чәерле агачтан ясалган һәм эче-тышы сумаланган. Ул өч катлы һәм аның күп бүлмәләре булган. Көймәнең бер ягына ишек, ә иң өстә, күрәсең, түбә астында, тәрәзәләр ясалган булган. Ә түбә үзе, яңгыр сулары агып торсын өчен, чак кына авыш булган (Яратылыш 6:14—16).

Схемада Нух көймәсенең, самолетның һәм филнең зурлыгы күрсәтелгән

Нух ничә ел көймәне төзегән?

Изге Язмаларда эшнең дәвамлылыгы турында әйтелми. Ләкин шунсын төгәл әйтеп була: Нух көймәне дистә еллар төзегән. Беренче улы тугач, Нухка 500 яшь булган, ә Туфан килгәч, аңа 600 яшь булганb (Яратылыш 5:32; 7:6).

Аллаһы Нухка көймәне кайчан төзәргә кушкан? Ул Нухның өч улының үсеп җитүен һәм өйләнүен — ким дигәндә 50 я 60 ел көткән (Яратылыш 6:14, 18). Шулай булса, көймәне төзүгә 40 я 50 ел киткән.

Туфан турындагы хикәяләр, риваятьләр һәм мифлар

Туфан турындагы хикәяләр җир шары буенча киң таралган. Андый хикәяләр Изге Язмалардагы тарихи хәбәрдән аерылып торса да, аларның Изге Язмалардагы хәбәр белән уртак яклары бар. Нухның токымнары җир буйлап таралганда, Туфан турындагы хикәяне буыннан-буынга сөйләп килгән. Ләкин берникадәр вакыт узганнан соң хикәягә өстәмә нечкәлекләр өстәлгән булган. Кайбер мисалларны карап чыгыйк.

Грек риваяте. Туфанда исән калган ир белән хатын ташларны артларына ташлап, үрчәргә һәм җирне тутырырга тиеш. Ташлар ир-атларга һәм хатын-кызларга әйләнә.

Һинд риваяте. Балык кешене туфанның килүе һәм кешеләрнең һәлак булуы турында кисәтә. Шул ук балык кешегә көймә төзергә куша. Ир кеше исән кала, чөнки балык көймәне саклап кала.

Бабыл риваяте. Туфаннан соң исән калган ир белән хатынга үлемсезлек бүләк ителә, алар аллалар була.

Үзәк Америка риваяте. Ир белән хатын һәм аларның балалары туфаннан соң исән кала, башка кешеләр балыкка әверелә.

a Көймәнең зурлыгы Изге Язмаларда терсәкләр белән күрсәтелгән. Исраиллеләр кулланган терсәк якынча 44,5 см булган («The Illustrated Bible Dictionary», икенче басма, өченче өлеш, 1635 нче бит).

b Ул заманда кешеләр, шул исәптән Нух та озак яшәгән. Моның турында Күзәтү манарасы (рус) 2010 ел, 1 декабрь санындагы «Действительно ли в библейские времена люди жили очень долго?» дигән мәкаләдән белеп була.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу