Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwwd 13 мәкалә
  • Помело җимешенең бәрелүгә чыдам тышы

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Помело җимешенең бәрелүгә чыдам тышы
  • Иҗади эшләр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Турсыктагы күз яшьләре
    Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Акуланың тиресе
    Иҗади эшләр
  • Тереклек яктылык чәчә
    Иҗади эшләр
  • Диңгез кыярының «акыллы» тиресе
    Иҗади эшләр
Күбрәк карарга
Иҗади эшләр
ijwwd 13 мәкалә
Агачтагы помело җимеше.

ИҖАДИ ЭШЛӘР

Помело җимешенең бәрелүгә чыдам тышы

Помело — агачта үсә торган зур, татлы цитрус җимеше. Хәтта 10 метр биеклектән төшсә дә, аңа зыян булмас! Ни өчен бу җимеш бәрелүгә чыдам?

Игътибар итегез. Тикшерүчеләр ачыклаган: помело тышының эчке губка сыман ак катламында күзәнәкләр арасында бушлыклар бар. Җимешнең эченә тирәнрәк карасаң, бу бушлыклар зурая бара, һәм алар һава я сыекча белән тутырылган. Җимеш, төшеп, җиргә бәрелсә, сыекча «иминлек мендәре» кебек эш итә. Шул чакта помелоның тышы, йомарланып, бәрелү көчен йотып ала, һәм җимеш изелми.

Урталай киселгән помело җимешенең губка сыман тышы. Зурайтылган рәсемдә микроскоп аша күренгән күзәнәкләре һәм арасындагы бушлыклар.

Галимнәр помело тышының төзелеше нигезендә ясалган, бәрелүгә чыдам, вак куышлы металлны тикшереп сыный. Аларның уйлавынча, шундый материалны мотоциклчыларның шлемын ясар өчен, машиналарны бәрелүдән һәм космик станцияләрне метеороидлардан яклар өчен кулланып була.

Сез ничек уйлыйсыз? Помело җимешенең бәрелүгә чыдам тышы эволюция нәтиҗәсендә барлыкка килгәнме? Яисә аны Аллаһы барлыкка китергәнме?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу