Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwwd 12 мәкалә
  • Олушаның чуму сәләте

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Олушаның чуму сәләте
  • Иҗади эшләр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Томшыклы китның чуму сәләте
    Иҗади эшләр
  • Тереклек яктылык чәчә
    Иҗади эшләр
  • Помело җимешенең бәрелүгә чыдам тышы
    Иҗади эшләр
  • Дрозофиланың очу сәләте
    Иҗади эшләр
Иҗади эшләр
ijwwd 12 мәкалә
Олуша суга чума.

ИҖАДИ ЭШЛӘР

Олушаның чуму сәләте

О́луша — зур диңгез кошы. Ул океан суларына сәгатенә 190 километр тизлек белән чума. Аның суга бәрелү көче 20 мәртәбә гравитация көченнән зуррак. Ничек олуша кошы андый көчле бәрелүләргә чыдый һәм шундый гаҗәеп чумуларны кат-кат ясый ала?

Игътибар итегез. Суга бәрелгәнче, олуша үз канатларын тәне буйлап җәеп куя. Шулай итеп ул ук сыман уңай агышлы булып китә. Күзләрен ул саклау мембранасы белән каплап яклый. Ә муенындагы һәм түшендәге органнарын кабарып, ягъни аларны иминлек мендәрләре буларак кулланып, ул суга бәрелүен йомшарта.

Олуша океан суларын «тишкәндә», аның томшыгы, башы һәм муены, бергәләп алганда, конус формасын ала. Бу форма ярдәмендә, суга бәрелү көче олушаның муен мускулларында тигез итеп бүленә. Олуша үз күзләрен су астында күрер өчен бер мизгел эчендә көйли ала.

Олуша никадәр тирән суга чума ала? Ул якынча 11 метр тирәнлеккә ирешә ала, ләкин яртылаш җыелгән канатларын какса һәм йөзү ярысы булган тәпиләрен селкесә, ул тагы да тирәнрәк чума ала. Олушаларның су астына хәтта 25 метрдан артык тирәнлеккә чумулары билгеле. Аннары ул, җиңел генә судан күтәрелеп, яңадан очарга әзер.

Олушаның ничек чумганын карагыз

Тикшерүчеләр, эзләү-коткару эшләрендә булышыр өчен, олуша рәвешендәге бионик роботларны уйлап чыгарган. Бу роботлар очарга, суга чумарга һәм судан күтәрелеп яңадан һавага очарга сәләтле булыр дип көтелгән. Ләкин сынаулар үткәрелгәндә, суга нык бәрелгәнгә күрә, робот берничә тапкыр ватылган. Шуңа күрә галимнәр «бу роботның суга чуму сәләте, олуша белән чагыштырганда, алай ук яхшы түгел» дигән нәтиҗәгә килгән.

Сез ничек уйлыйсыз? Олушаның чуму сәләте эволюция нәтиҗәсендә барлыкка килгәнме? Яисә аны Аллаһы барлыкка китергәнме?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу