КЭРОЛ ЭППЛБИ | ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ
Йәһвә миңа биш баламны тәрбияләүдә булышты
Мин гомер буе Англиядә, Норт-Йоркшир өлкәсендә, Мальтон дигән шәһәрдән ерак түгел генә яшәдем. Бу җирләрдә калкулыклар да, урманнар да, яшел болыннар да бар. Мондагы таш йортлар һәм борылмалы урамнар үзенең матурлыгы белән сокландыра. Балаларым белән монда яшәү һәм аларны тәрбияләү рәхәт булды. Ләкин, биш баланы үстергәндә, авырлыклар да булмый калмады, билгеле. Сезгә моның турында күбрәк сөйлисем килә.
Балачагым бәхетле үтте. Без әти-әнием, абыем, апам, энем һәм сеңелем белән үз йортыбызда яшәдек. Без тавыкларны, дуңгызларны һәм сыерларны асрый идек. Әлбәттә, хуҗалыкны, мал-туарны карау җиңел түгел иде, әмма, барысын да үзебез җитештергәнгә, без бер нәрсәгә дә мохтаҗ булмадык.
14 яшемдә туган йортымда
Без методистлар чиркәвенә йөрдек. Әтиемнең тавышы матур булганга, ул чиркәүдәге хорда җырлады. Ул бер чиркәүгә генә түгел, ә тирә-яктагы башка методист чиркәүләренә дә җырларга йөрде. Еш кына мин аңа ияреп бара идем. Чиркәүләр таштан салынган зур биналар булганга, кыш көне анда салкынча була иде. Чиркәүдә беренче рәтләр абруйлы кешеләр өчен генә билгеләнгәнгә, миңа арткы рәтләрдә утырырга туры килә иде. Һәрхәлдә, әтиемнең чиркәүдә җырлавын тыңлау миңа бик ошый иде.
Һәр якшәмбе безгә әбием килә иде. Кызганычка каршы, миңа 16 яшь тирәсе булганда, ул үлеп китте. Мин моңа бик кайгырдым. Әбием хәзер кайда? Аның белән кабат очраша алырмынмы? Бу сораулар миңа тынгы бирмәде. Аларга җавап алыр өчен, мин рухлар чакыручы күрәзәчегә бардым. Аның йортында караңгы һәм салкын иде. Мин бик курыктым. Бу күрәзәче янына берничә тапкыр килсәм дә, ул миңа әбием турында бернәрсә дә әйтә алмады.
Берничә елдан соң әтиемнең бер туганы мине Йәһвә Шаһитләренең җыелыш очрашуына чакырды. Ул үзе дә Йәһвә Шаһите иде. Бу дин турында тискәре карашта торсам да, мин бу очрашуга барырга булдым. Очрашуда бер ягымлы апа миңа Изге Язмалар өйрәнүен тәкъдим итте. Мин ризалаштым. Шулай итеп мин хакыйкать белән таныша башладым. Башта мин «Яков патша тәрҗемәсе»н генә куллана идем, чөнки әнием миңа Йәһвә Шаһитләре төгәл булмаган тәрҗемәне куллана дип әйткән иде. Вакыт узу белән мин бу карашның хаталы булуын аңладым.
Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, мин әбиемнең үлем йокысы белән йоклаганын һәм Йәһвәнең киләчәктә аны терелтәчәген белдемa. Бу белемнәр мине бик сөендерде һәм юатты. Мин Изге Язмалар, Аллаһы һәм аның ниятләре турында бернәрсә дә белмәгәнмен икән! Чиркәүгә күп еллар йөргән әтием турында да шуны ук әйтергә була. Чиркәүдә без: «Миңа җитәкчелек бир, и бөек Йәһвә»,— дип җырлый идек, ләкин кем турында җырлаганыбызны анда беркем дә аңлатмады.
Иман сынаулары
Мин Иан исемле егет белән йөрешә идем. Ул да хакыйкать белән кызыксынды һәм өйрәнә башлады. Иан, рухи адымнар ясап, хәтта тәмәке тартуын ташлады. 1971 елның сентябрендә без өйләнештек. Озакламый көтмәгәндә каенанам үлеп китте. Шул вакытта иман сынаулары башланды. Туганнарыбыз һәм якын дусларыбыз безне поминкага чакырдылар. Анда җыелган кешеләр тәмәке тарта һәм күп эчә иделәр. Бу ирем өчен начар йогынты булды.
Кызганычка каршы, Иан элекке начар гадәтләренә кире кайтты. Ул шулай ук өйрәнүләрне һәм җыелыш очрашуларын калдыра башлады. Мин исә өйрәнүне, очрашуларга йөрүемне һәм хезмәт итүемне дәвам иттем. 1972 елның 9 мартында мин суга чумдырылдым. Вакыт узу белән Иан каршылык күрсәтә башлады. Башта ул Изге Язмалар басмаларын өйдә тотмаска кушты. Аннан соң хезмәткә чыгуымны тыя башлады. Ул шулай ук Раштуа бәйрәме вакытында һәм туган көннәрдә аның белән бергә кафега баруымны таләп итте. Аны гаилә башы буларак хөрмәт иткәнгә, мин аның белән бара идем, ләкин бәйрәм итүдә катнашмас өчен бик сак булдымb. Кайвакыт мин бәдрәфкә чыга идем дә, Йәһвәгә кайнар дога кылып, миңа тугры калырга һәм вөҗданымны нәҗесләмәскә ярдәм ит дип үтенә идем. Мин һәрвакыт Йәһвәнең ярдәм кулын сизеп тордым.
Безнең өч улыбыз туды: Филип, Найджел һәм Эндрю. Ирем дальнобойщик булып эшләде, шуңа күрә озак вакытка өйдән чыгып китә иде. Мин Йәһвәгә хезмәт итәргә һәм шул ук вакыт яхшы хатын булырга тырыштым. Мәсәлән, мин ирем эшкә киткәндә генә вәгазьгә чыга идем, ә ул кайткан көннәрне аның белән бергә үткәрдем. Шулай ук мин балаларга әтиләре турында начарны сөйләмәскә тырыштым.
Минем җыелышта күп дусларым бар иде, һәм мин аларның кайберләрен әти-әнием белән таныштырдым. Шулай итеп алар дуслашып китте. Бер кардәшебез үлгәч, әнием Патшалык Залына күмү нотыгына барды. Соңрак әнием белән әтием, Стэнли абыем һәм аның хатыны Эверил Изге Язмаларны өйрәнә башлады һәм, нәтиҗәдә, суга чумдырылды.
Стэнли белән Эверилның ике баласы бар иде. Без еш кына Эверил белән, балаларыбызны үзебез белән алып, бергә вәгазьләдек. Безнең машинабыз юк иде, шуңа күрә күп җәяү йөрдек. Эндрю белән Найджел — коляскада, ә Филип коляскага тотынып бара иде.
Әтием, улларым Филип һәм Найджел белән конгресска килгән вакытта палаткаларда яшибез
Балаларымны өйрәтәм
Безнең тагын ике балабыз туды — Кэролайн белән Дебби. Балаларымны Йәһвә өйрәткәнчә тәрбияләргә теләгәнгә, мин Изге Язмаларда ата-аналар өчен язылган киңәшләрне кулланырга тырыштым. Мин балаларымның Йәһвәгә биргән багышлану анты буенча яшәвемне күреп үсүләрен теләдем.
Истә калдырган шигырьләрнең иң беренчесе 1 Көринтлеләргә 15:33 булды. Анда: «Яманнар белән аралашу яхшы гадәтләрне боза»,— дип әйтелә. Бервакыт конгресста бер апа-кардәш үз балаларын сыйныфташлары белән мәктәптән соң аралашмаска дәртләндергәне турында сөйләгән иде. Бу фикер миңа бик ошады, һәм мин дә балаларымны моңа дәртләндерә башладым. Ләкин бу җиңел булмады. Кайвакыт балаларым, сыйныфташлары белән футбол уйнар өчен, сиздерми генә өйдән чыгып качалар иде. Балаларымның сыйныфташларын начар дип әйтеп булмый, ләкин алар Йәһвәне белми һәм аңа хезмәт итми иделәр. Бу аларның сөйләменнән һәм тәртипләреннән күренә иде.
Бервакыт мин улларыма: «Футбол уйнарга телисез икән, мин үзем сезнең белән уйныйм!» — дип әйттем. Әйтергә кирәк, бу идеям бик уңышлы булмады, чөнки миннән әллә ни яхшы футболчы чыкмады. Ләкин мин бирешмәдем һәм улларыма дусларны акыл белән сайларга кирәклеген һәрвакыт аңлатып тордым. Ахыр чиктә алар Йәһвәнең хезмәтчеләре белән генә дуслык үстерергә кирәклеген аңлады.
Тагын мин 1 Яхъя 2:17 дә язылган сүзләрне һәрвакыт истә тота идем. Анда: «Дөнья да, аның нәфесләре дә үтеп китә, ә Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яшәячәк»,— дип әйтелә. Шуңа күрә мин балаларымны рухи максатлар куярга дәртләндерә идем. Авырлыклар туганда, мин, Изге Язмалардан туры килгән принциплар табып, аларны балаларыма аңлата идем. Моның ярдәмендә алар бу киңәшләр минеке түгел, ә Йәһвә Аллаһыныкы икәнен аңлады. Мин балаларым өчен сүздә дә, эштә дә яхшы үрнәк булырга тырыштым. Бәхеткә каршы, тырышлыкларым заяга булмады. Мәсәлән, балаларым хезмәткә йөрде, тыңлаган кешеләргә кабат килеп китә иде. Бу аларга зур шатлык китерә иде.
Бервакыт мин балаларымның атна уртасындагы очрашуда арып утырганнарына игътибар иттем һәм, аларга ярдәм итәр өчен, чаралар күрергә булдым. Мин җыелыш үткән көнне, балаларны мәктәптән алгач һәм ашаткач, аларга бераз йоклап алырга рөхсәт итә идем. Аннан соң гына без җыелышка китә идек. Нәтиҗәдә, балалар очрашуда игътибар белән тыңлый башладылар. Без җыелыш очрашуларын калдырмаска тырыштык. Берәребез чирләп китсә генә, без өйдә кала идек. Әмма андый очракта без очрашуны үзебез үткәрә идек. Балаларымның телевизор карыйсылары килсә, мин рухи эшләр беткәннән соң гына аны кабызырга рөхсәт итә идем. Ә кайвакыт көтмәгәндә ирем кайтып керә иде. Ул чакта без тиз генә басмаларыбызны яшереп куя идек тә телевизор кабыза идек.
Без гаилә өйрәнүен даими рәвештә үткәрдек. Кайвакыт без Бәйтел хезмәте турында сөйләшә идек. Мин балаларымнан: «Сез кайсы бүлектә хезмәт итәргә теләр идегез?» — дип сорый идем.
Сулдан уңга: Филип, Кэролайн, Дебби, Эндрю һәм Найджел
Пионер хезмәтен башлыйбыз
Беренче улым Филипкә 16 яшь булганда, аңа автослесарь булып эшкә урнашырга тәкъдим иттеләр. Филипнең башка бер варианты да бар иде: ярты көнлек эш — тәрәзәләр юу. Башта Филип бу вариантны ошатмады. Ул, автослесарь булып тулы көн эшләсәм, гаиләбезнең бюджетына өлеш кертә алырмын, дип әйтте. Ләкин мин улыма, гаиләне матди яктан кайгырту вазифасы синдә түгел, ә әтиең җилкәсендә, дип аңлаттым. Шуның өстәвенә, без мохтаҗлыкта булмадык. Мин Филипкә, тәрәзәләр юу эшенә ризалашсаң, инде хәзер пионер хезмәтен башлый алырсың, дип әйттем.
Филип сүзләремә колак салды һәм, мәктәпне тәмамлагач, гомуми пионер хезмәтен башлый алды. Ә мин ярдәмче пионер булып хезмәт итә башладым. Соңрак икенче улым Найджел да, мәктәпне тәмамлап, гомуми пионер хезмәтенә кереште. Улларым белән күбрәк хезмәттәшлек итәсем һәм Пионерлар мәктәбендә укыйсым килгәнгә, мин дә гомуми пионер хезмәтен башладым. Берәр ел булса да хезмәт итим әле дип уйладым. Һәм чыннан да, киләсе елны без Найджел белән Пионерлар мәктәбендә бергә укыдык.
Мин пионер хезмәтен бик яраттым. Бу хезмәттә катнашып, мин балаларыма яхшы үрнәк күрсәтүемне аңлый идем. Йәһвә ярдәме белән мин инде 35 ел пионер булып хезмәт итәм. Ирем, пионер булуым турында белгән булса, бу хезмәттә катнашуыма каршы төшкән булыр иде, билгеле. Шуңа күрә мин ирем эштә булганда гына вәгазьли идем. Ә ул өйдә булганда, мин дә өйдә булырга тырыштым.
Вакыт узу белән улым Найджел Бәйтел хезмәтенә гариза язды, һәм аны анда чакырдылар. Бу хезмәт аны рухи яктан бик ныгытты. Бәйтелдә улым яхшы дуслар тапты һәм күп нәрсәгә өйрәнде. Ә Филип һәм Эндрю турында әйткәндә, аларны Хезмәтне яхшырту мәктәбенә чакырдыларc. Бу мәктәптә малайларым җитлеккән абыйлар булып китте (1 Петер 5:10). Чыннан да, Йәһвәнең халкында өйрәтү программалары искиткеч! Мин Йәһвәгә һәм аның оешмасына моның өчен бик рәхмәтлемен.
Вәгазьгә барам
Авыр сынаулар
Еллар дәвамында мин төрле авырлыкларга очрадым. Мәсәлән, иремнең хыянәт итүен бик авыр кичердем. 33 ел бергә яшәгәннән соң, ул, мине ташлап, башка хатын белән яши башлады. Әти-әниемнең картая баруын күрү дә сынау булды. Кызганычка каршы, 1997 елның мартында әтием үлеп китте. Моның аркасында әнием үзен бик ялгыз хис итте һәм бик кайгырды. Ул машина йөртә белми иде, шуңа күрә мин үзем аның янына машинада килә идем, һәм без бергә вәгазьли идек. Берничә елдан соң әнием дә гомуми пионер хезмәтен башлады. Бу хезмәт аның тормышына ямь кертте. Ул бу хезмәттә үлгәнчегә кадәр катнашты. Гомумән алганда, әнием 10 ел пионер булып хезмәт итте.
Үткән тормышыма әйләнеп караганда, мин биш баланы үстерү җиңел булмаганын күрәм. Мин һәрвакыт шуны аңлый идем: мин балаларымны Йәһвәгә хезмәт итәргә мәҗбүр итә алмыйм; алар бу карарны үзләре кабул итәргә тиеш. Ләкин мин үз ягымнан Аллаһы биргән җитәкчелек буенча эш итәргә һәм алар өчен яхшы үрнәк булырга тырыштым. Бәхеткә каршы, балаларым Йәһвәне яратты һәм аңа хезмәт итүне сайладыd. Мин моңа шундый шатланам! Һичшиксез, Йәһвә миңа балаларымны үстерергә ярдәм итте.
Бүген биш балам белән бергә
a «Үлгәч кеше белән нәрсә була?» дигән видеороликны карагыз.
b «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән китапта «Бәйрәмнәр» дигән 5 нче аңлатманы карагыз.
c Хәзер бу мәктәп урынына Патшалык вәгазьчеләре мәктәбе үткәрелә.
d Бүген Филип Ирландиядә теократик мәктәпләрдә укытучы булып хезмәт итә. Найджел — Англиядә Конгресслар Залы хезмәтчесе, ә Эндрю — өлкән һәм 30 ел пионер булып хезмәт итә. Кэролайн 5 ел пионер булып хезмәт итте. Ә Дебби, әнисе белән яшәп, аңа хезмәттә ярдәм итә.