-
Маттай 3:4Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
4 Яхъя дөя йоныннан кием киеп һәм билен күн каеш белән буып йөрде, ә ризыгы саранча белән кыр балы иде.
-
-
Маттай. Аңлатмалар. 3 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
дөя йоныннан кием киеп: Яхъяның дөя йоныннан тукылган киеме һәм күн каешы Ильяс пәйгамбәрнең киемен хәтерләткән (2Пат 1:8; Ях 1:21).
саранча: Аксымга бай бу бөҗәкләр, Канун буенча, ашар өчен чиста булып саналган (Лв 11:21, 22).
кыр балы: Ягъни кешеләр тоткан умарталардан түгел, ә чүлдә табылган умарталардан бал. Чүлдә яшәгән кешеләр өчен саранча белән кыр балы ашау гадәти булган.
-