-
Маттай 3:11Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
11 Сез тәүбә иткәнгә, мин сезне суга чумдырам; ләкин артымнан миннән көчлерәк берәү килә, һәм мин аның аяк киемен салдырырга лаеклы түгел. Ул сезне изге рухка һәм утка чумдырыр.
-
-
Маттай. Аңлатмалар. 3 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
тәүбә иткәнгә: Сүзгә-сүз «элекке фикердән кайтканга». (Мт 3:2, 8 гә аңлатмаларны һәм сүзлекне кара.)
сезне суга чумдырам: Грек сүзе бапти́зо «чумдырып алу; батыру» дигән мәгънә йөртә. Изге Язмалардагы башка өзекләр күрсәткәнчә, суга чумдыру тулысынча суга батырып алуны аңлата. Бер очракта Яхъя Үрдүн үзәнендәге бер урында Сәлим янында суга чумдырылу үткәргән, «чөнки анда зур сулык бар иде» (Ях 3:23). Филип хәбәш түрәсен суга чумдырганда, алар икесе дә суга кергәннәр (Рс 8:38). Шул ук грек сүзе Септуагинтада 2Пат 5:14 тә кулланыла; анда Ногман «Үрдүнгә барып, җиде мәртәбә суга чумып алды» диелә.
көчлерәк: «Күбрәк хакимлеккә» ия булуны күрсәтә.
аяк киемен: Башка кешенең аяк киемен салдыру я башка кешенең аяк киеменең каешын чишү түбән эш дип саналган (Мк 1:7; Лк 3:16; Ях 1:27); аны гадәттә берәр кол башкарган.
изге рухка һәм утка чумдырыр: Изге рух белән майлауны һәм утта юк итүне аңлата. Изге рухка чумдыру б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә башланган. Утка чумдыру б. э. 70 елында булган; ул вакытта Рим гаскәрләре Иерусалимны җимергән һәм аның гыйбадәтханәсен яндырган.
-