-
Маттай 4:23Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
23 Шуннан соң Гайсә бөтен Гәлилә́я буйлап китте. Ул аларның синагогаларында өйрәтеп, Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләп һәм кешеләрне һәртөрле авырудан һәм чирдән савыктырып йөрде.
-
-
Маттай. Аңлатмалар. 4 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
бөтен Гәлиләя буйлап китте: Бу Гайсәнең Гәлиләядә башкарган беренче вәгазьләү сәяхәтенең башланганын билгели. Ул аны күптән түгел генә сайлаган дүрт шәкерте: Петер, Әндри, Ягъкуб һәм Яхъя белән башкарган. (Мт 4:18—22; А7 кушымт. кара.)
синагогаларында: Сүзлектән «Синагога» кара.
өйрәтеп... вәгазьләде: Өйрәтү вәгазьләүдән аерылып тора, чөнки өйрәтүче игълан итүдән күбрәкне эшли; ул үгет-нәсыйхәт бирә, аңлата, ышанычлы дәлилләр китерә һәм инандыра. (Мт 3:1; 28:20 гә аңлатмаларны кара.)
яхшы хәбәрне: Бу эуанге́лион дигән грек сүзенең беренче очравы. Ул татар телендәге кайбер Изге Язмаларда «инҗил» дип тәрҗемә ителгән. Тамырдаш грек сүзе эуангелисте́с «яхшы хәбәрне вәгазьләүче» дип тәрҗемә ителә (Рс 21:8; Эф 4:11; 2Тм 4:5).
-