-
Маттай 6:2Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
2 Шуңа күрә, хәер биргәндә, икейөзлеләр кебек, ул хакта быргы кычкыртма. Алар, кешеләр мактасын дип, синагогаларда һәм урамнарда шулай эшлиләр. Сезгә хак сүз әйтәм: алар үз әҗерләрен инде тулысынча алдылар.
-
-
Маттай. Аңлатмалар. 6 нчы бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
хәер: Грек сүзе элеемоси́не «шәфкать» һәм «шәфкать күрсәтү» дигән мәгънә йөрткән грек сүзләре белән бәйле. Ул фәкыйрьләргә ярдәм итәр өчен эчкерсез бирелгән акча я ризыкны аңлата.
икейөзлеләр: Башта грек сүзе хипокрите́с грек (соңрак Рим) актерларына карата кулланылган; алар тавыш көчәйтер өчен билгеләнгән зур битлекләр кигән. Бу сүзне соңрак күчмә мәгънәдә: икейөзлеләнеп я кыланып, чын ниятләрен я йөзен яшергән кешегә карата куллана башлаганнар. Гайсә монда «икейөзлеләр» дип яһүд дине җитәкчеләрен атый (Мт 6:5, 16).
быргы кычкыртма: Быргы кычкырту игътибарны җәлеп иткән. Күрәсең, монда быргы кычкырту күчмә мәгънәдә искә алына; ягъни кеше үзенең юмартлык эшләре турында сөйләп йөрергә тиеш түгел.
хак сүз: Мт 5:18 гә аңлатманы кара.
алар үз әҗерләрен инде тулысынча алды: «Тулысынча ия булу» дигән мәгънә йөрткән грек сүзе апе́ко еш кына рәсми язуларда очраган һәм «тулысынча түләнгән» дигән мәгънә йөрткән. Икейөзлеләр башкалар күрсен дип хәер биргән; кешеләр аларны күргән һәм юмартлыклары өчен данлаган; шулай итеп алар теләгән әҗерләрен инде тулысы белән алган. Аларга Аллаһыдан бернәрсә көтәсе калмаган.
-