Маттай
6 Сак булыгыз: тәкъвалыгыгызны кешеләр алдында, алар аны күрсен дип, күрсәтмәгез. Югыйсә күктәге Атагыздан әҗер алмассыз. 2 Шуңа күрә, хәер биргәндә, икейөзлеләр кебек, ул хакта быргы кычкыртма. Алар, кешеләр мактасын дип, синагогаларда һәм урамнарда шулай эшлиләр. Сезгә хак сүз әйтәм: алар үз әҗерләрен инде тулысынча алдылар. 3 Ләкин син хәер биргәндә, сул кулың уң кулыңның ни эшләгәнен белмәсен, 4 шул чакта хәерең яшертен булыр. Шунда яшертен күзәтүче күктәге Атаң сиңа әҗереңне бирәчәк.
5 Дога кылганда да икейөзлеләр кебек булмагыз. Алар, кешеләр күрсен дип, синагогаларда һәм төп юлларның чатларында басып дога кылырга яраталар. Сезгә хак сүз әйтәм: алар үз әҗерләрен инде тулысынча алдылар. 6 Син исә, дога кылганда, үз бүлмәңә кер дә, ишегеңне ябып, күктәге Атаңа дога кыл. Шунда яшертен күзәтүче Атаң сиңа әҗереңне бирәчәк. 7 Дога кылганда, башка халык кешеләре кебек, бер үк нәрсәне кат-кат әйтмәгез, чөнки алар, күп сүзләр әйтсәләр, илаһлары аларны ишетер, дип уйлыйлар. 8 Аларга охшаш булмагыз, чөнки Аллаһы, күктәге Атагыз, сезгә нәрсә кирәк икәнен сез аңардан әле сораганчы белә.
9 Шуңа күрә болай дога кылыгыз:
„Күкләрдәге Атабыз, исемең изге ителсен. 10 Синең Патшалыгың килсен. Күктәге кебек, җирдә дә синең ихтыярың үтәлсен. 11 Безгә бүген көнлек икмәгебезне бир 12 һәм без бурычлы кешеләребезне кичергән кебек, безнең бурычларыбызны да кичер. 13 Безгә вәсвәсәгә бирешмәскә булыш һәм Явыздан коткар“.
14 Кешеләрнең ялгышлыкларын кичерсәгез, күктәге Атагыз да сезнекен кичерәчәк, 15 ә инде кешеләрнең ялгышлыкларын кичермәсәгез, күктәге Атагыз да сезнең ялгышлыкларыгызны кичермәячәк.
16 Ураза тотканда, икейөзлеләр кебек, бүтән мескенләнеп йөрмәгез, чөнки алар үзләренең ураза тотуларын кешеләр күрсен дип, интегүле кыяфәт белән йөриләр. Сезгә хак сүз әйтәм: үз әҗерләрен алар инде тулысынча алдылар. 17 Син исә, ураза тотканда, башыңа май сөрт, битеңне ю, 18 һәм ураза тотуыңны кешеләр түгел, ә күктәге Атаң күрәчәк. Шунда яшертен күзәтүче Атаң сиңа әҗереңне бирәчәк.
19 Үзегезгә байлыкны җирдә башка җыймагыз. Анда аны көя тапый, ул тутыга, аны караклар урлап чыга. 20 Үзегезгә байлыкны күктә җыегыз. Анда аны көя дә тапамый, ул тутыкмый да, караклар да кереп аны урлап чыкмый. 21 Байлыгың кайда булса, күңелең дә шунда булыр.
22 Тәннең яктырткычы — күзләр. Күзләрең гади булса, бөтен тәнең якты булыр, 23 ләкин күзләрең явыз булса, бөтен тәнең караңгы булыр. Ә синдәге яктылык караңгылык булса, ул чакта никадәр тирән соң бу караңгылык!
24 Берәү дә ике хуҗаның колы була алмый, чөнки я берсен нәфрәт итеп, икенчесен яратыр, я берсенә ябышып, икенчесен санга сукмас. Берьюлы Аллаһының да, Байлыкның да колы була алмыйсыз.
25 Шуңа күрә мин сезгә шуны әйтәм: нәрсә ашарга һәм нәрсә эчәргә дип үз җаныгыз өчен һәм нәрсә кияргә дип үз тәнегез өчен борчылмагыз, җитәр. Җан ризыктан, тән киемнән мөһимрәк түгелме соң? 26 Кошларга игътибар итегез: алар чәчмиләр дә, урмыйлар да, ашлыкны да амбарларга салмыйлар, әмма аларны күктәге Атагыз туендыра. Сез кошлардан кадерлерәк түгелме соң? 27 Кайсыгыз борчылып гомерен бер терсәккә булса да озайта ала? 28 Кием өчен дә ник борчыласыз? Кырдагы лаләләрдән сабак алыгыз, аларның ничек үскәненә игътибар итегез. Алар эшләми дә, эрләми дә, 29 әмма сезгә шуны әйтәм: хәтта купшы киенеп йөргән Сөләйман да алар кебек киенмәгән. 30 Бүген үсеп утырган, ә иртәгә утка ташланачак кыр үсемлекләрен Аллаһы шулай киендерә икән, иманга зәгыйфьләр, әллә ул сезне киендермәсме? 31 Шулай итеп, беркайчан да: „Безгә нәрсә ашарга?“, я „Безгә нәрсә эчәргә?“, я „Безгә нәрсә кияргә?“ — дип кайгырмагыз. 32 Башка халыкларның төп кайгылары — шул бит. Ә күктәге Атагыз сезгә боларның барысы кирәк икәнен белә.
33 Шулай итеп, алга таба да Патшалыкны һәм Аллаһының тәкъвалыгын беренче урынга куеп яшәгез, һәм моның барысы сезгә бирелер. 34 Иртәгесе көн өчен һич тә кайгырмагыз, чөнки иртәгесе көннең үз мәшәкатьләре булачак. Һәр көннең үз авырлыклары җитәрлек.