-
Маттай 6:34Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
34 Иртәгесе көн өчен һич тә кайгырмагыз, чөнки иртәгесе көннең үз мәшәкатьләре булачак. Һәр көннең үз авырлыклары җитәрлек.
-
-
Маттай. Аңлатмалар. 6 нчы бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Иртәгесе көн өчен һич тә кайгырмагыз: Изге Язмалар эшләрне дөрес планлаштырырга өнди (Гс 21:5). Әмма киләчәктә була алган нәрсәләр турында чиктән тыш кайгыру кешенең Аллаһы белән мөнәсәбәтләренә начар йогынты ясарга мөмкин, һәм ул Аллаһының акылына таяныр урынына, үзенекенә таяна башлар (Гс 3:5, 6).
-