-
Маттай 13:35Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
35 Бу, пәйгамбәрнең әйткәннәре үтәлсен өчен булды: «Мин аларга мисаллар китереп сөйләрмен, дөнья яратылганнан бирле яшерен булганны вәгазьләрмен».
-
-
Маттай. Аңлатмалар. 13 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
пәйгамбәрнең әйткәннәре үтәлсен өчен: Монда Зб 78:2 өзек итеп китерелә. Зб 78 дә мәдхия җырлаучы (монда «пәйгамбәр» дип аталган) Аллаһының Исраил халкы белән мөнәсәбәтләре турындагы тарихны сөйләр өчен образлы тел кулланган. Шул рәвешчә Гайсә дә үзе сөйләгән күп кенә мисалларында, үз шәкертләрен һәм үзенә ияргән халыкны өйрәтер өчен, образлы тел кулланган. (Мт 1:22 гә аңлатманы кара.)
яратылганнан бирле: Я, бәлки, «дөнья яратылганнан бирле». Бу озынрак язылышта «дөнья» дип бирелгән грек сүзе өстәлгән, һәм бу язылыш кайбер борынгы кулъязмаларда очрый. (Мт 25:34 кә аңлатма белән чагыштыр.) Башка борынгы кулъязмаларда монда төп текста кулланылган кыскарак язылыш очрый.
-