-
Маттай 24:30Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
30 Шунда күктә Кеше Улының билгесе күренер һәм җирдәге бар кабиләләр кайгырып күкрәкләренә сугар. Алар кодрәт һәм бөек дан белән күк болытларында килүче Кеше Улын күрерләр.
-
-
Маттай. Аңлатмалар. 24 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Адәм Улының билгесе: Бу билге Мт 24:3 тә искә алынган Гайсәнең «килү чорын» күрсәтүче билге түгел. Монда искә алынган билге Адәм Улының бөек афәт вакытында «килүе» белән бәйле; ул Хаким буларак хөкем карарларын игълан итәр өчен һәм үтәр өчен киләчәк. (Бу шигырьдәге килүче сүзенә аңлатманы кара.)
кайгырып күкрәкләренә сугар: Яки «көенер». Кеше бик кайгырганын я гаеп һәм үкенү хисләрен белдерер өчен куллары белән кат-кат күкрәгенә суккан (Иш 32:12; Нм 2:7; Лк 23:48).
күк болытларында: Болытлар берәр нәрсәне яхшырак күрергә булышмый, ә комачаулый гына, әмма күзәтеп торучылар вакыйгаларның мәгънәсен аң күзләре белән «күрә» ала (Рс 1:9).
килүче: Маттай китабының 24 һәм 25 нче бүлекләрендә Гайсәнең килүе турында сигез мәртәбә әйтелә (Мт 24:42, 44, 46; 25:10, 19, 27, 31). Бу — беренчесе. Шушы очракларның һәрберсендә «килергә» дигәнне аңлаткан э́рхомай дигән грек фигыленең берәр формасы кулланыла. Бу сүз монда игътибарны кешелеккә юнәлтү мәгънәсендә, аеруча Гайсәнең килүенә: аның бөек афәт вакытында Хаким буларак хөкем карарларын игълан итәр өчен һәм үтәр өчен килүенә карата кулланыла.
күрерләр: «Күрерләр» дип тәрҗемә ителгән грек фигыле сүзгә-сүз «берәр нәрсәне күрү; -га/-гә карау; күзәтү» дигәнне аңлатырга, әмма шулай ук күчмә мәгънәдә дә кулланылырга һәм «аңлау; белеп алу» дигәнне аңлатырга мөмкин (Эф 1:18).
-