-
Марк 6:3Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
3 Ул балта остасы, Мәрьямнең улы түгелме соң? Ягъкубның, Йосыфның, Яһүднең һәм Шимунның абыйсы ул түгелме? Аның сеңелләре безнең белән монда тора түгелме?» Һәм аңа иман итәргә теләмәделәр.
-
-
Марк. Аңлатмалар. 6 нчы бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
балта остасы: Гайсә «балта остасы» булып та, «балта остасының улы» булып та билгеле булган. Шуңа күрә бу безне Гайсәнең 12 яшендә гыйбадәтханәгә килгәне һәм үз хезмәтен башлаганы арасындагы тормышы белән азрак таныштыра. (Мт 13:55 кә аңлатманы кара.) Маттай һәм Марк хәбәрләре бер-берсен тулыландыра.
Мәрьямнең улы: Бу шигырьдә генә Гайсә шулай итеп атала. Йосыф турында бернәрсә әйтелмәгәнгә, ул, бәлки, инде үлгән булгандыр. Гайсәнең үз үлеме алдыннан әнисе Мәрьямне Яхъя кайгыртуына ышанып тапшыруы да шундый фаразга этәрә (Ях 19:26, 27).
Ягъкубның: Мт 13:55 кә аңлатманы кара.
Яһүднең: Мт 13:55 кә аңлатманы кара.
абыйсы: Изге Язмаларда грек сүзе аделфо́с рухи бәйләнешләрне аңлатырга мөмкин, ләкин монда ул Гайсәнең бер анадан туган энеләре, Йосыф белән Мәрьямнең кече уллары, белән бәйләнешен белдерер өчен кулланыла. Мәрьям Гайсәне тудыргач, гыйффәтле булып калган дип санаган кайбер кешеләр аделфо́с дигән сүз монда Гайсәнең туганнарын, ягъни икетуган абый-энеләрен, белдерә дип әйтә. Әмма Мәсихче Грек Язмаларында «туган» сүзен (Кл 4:10 да грек сүзе анепсио́с) белдерер өчен аерым бер төшенчә кулланыла. Шулай ук Лк 21:16 да аделфо́с һәм сингене́с (мәгънәсе, икетуган абый-энеләр кебек, туганнар) дигән грек сүзләренең күплек формалары кулланыла. Бу мисаллар күрсәткәнчә, гаилә бәйләнешләрен белдерүче төшенчәләр Мәсихче Грек Язмаларында икеле-микеле я аңлаешсыз кулланылмый.
-