Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Марк 16:8
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 8 Хатын-кызлар төрбәдән чыгып, йөгереп киттеләр. Алар калтырый иде һәм бик нык гаҗәпләнгән иде. Курыкканга, алар беркемгә дә һичнәрсә әйтмәделәр.*+

  • Марк 16:8
    Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
    • 8 Хатын-кызлар төрбәдән чыгып, йөгереп киттеләр. Алар калтырый иде һәм бик нык гаҗәпләнгән иде. Курыкканга, алар беркемгә дә һичнәрсә әйтмәделәр*.

  • Марк
    Йәһвә Шаһитләренең басмалары буенча сәяхәттә ярдәмче. 2019 ел
    • 16:8

      «Күзәтү манарасы»,

      1.9.2014, 15 б.

  • Марк. Аңлатмалар. 16 нчы бүлек
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 16:8

      Курыкканга, алар беркемгә дә һичнәрсә әйтмәделәр: Марк хәбәренең иң борынгы кулъязмалары буенча, бу Яхшы хәбәр 8 нче шигырьдәге сүзләр белән тәмамлана. Кайберәүләр андый кинәт йомгаклау белән төп нөсхә тәмамлана алмаган дип әйтә. Әмма Маркның гомумән кыска язу стиле моның дөрес түгеллеген күрсәтә. Шулай ук дүртенче гасырда яшәгән галимнәр Иероним һәм Евсевий төп нөсхәнең «курыкканга, алар беркемгә дә һичнәрсә әйтмәделәр» дигән сүзләр белән тәмамланганын раслый.

      Кайбер грек телендәге кулъязмаларга һәм башка телләргә ясалган тәрҗемәләргә 8 нче шигырьдән соң озын я кыска йомгаклау сүзләре өстәлгән. 12 өстәмә шигырьдән торган озын йомгаклауны б. э. V гасырына караган Александрия кодексы, Ефрем кодексы һәм Беза кодексында (Кембридж кодексы) табып була. Ул шулай ук латин телендәге «Вульгата», сурия телендәге Кьюртон һәм сурия телендәге «Пешиттада» очрый. Әмма ул IV гасырга караган ике борынгырак грек кулъязмалары Синай кодексы һәм Ватикан кодексында, IV я V гасырга караган сурия телендәге Синай кодексы һәм Марк хәбәренең V гасырга караган копт теленең саид диалектындагы иң борынгы кулъязмасында очрамый. Шулай ук Марк хәбәренең әрмән һәм грузин телләрендәге иң борынгы кулъязмалары 8 нче шигырь белән тәмамлана.

      Кайбер соңрак язылган грек телендәге кулъязмаларда һәм башка телләргә ясалган тәрҗемәләрдә ике җөмләдән генә торган кыска йомгаклау сүзләре бар. Б. э. VIII гасырына караган Король кодексында ике йомгаклау сүзләре — башта кыскасы, аннан соң озыны китерелә. Һәрбер йомгаклау сүзләре алдыннан бу сүзләр кайбер чыганакларда гына очрый диелә, әмма алар ышанычлы дип әйтелми.

      КЫСКА ЙОМГАКЛАУ СҮЗЛӘРЕ

      Мк 16:8 дән соңгы кыска йомгаклау сүзләре Аллаһы тарафыннан рухландырылган Язмаларның өлеше түгел. Анда болай диелә:

      Алар үзләренә кушканны Петер янындагы кешеләргә кыскача гына сөйләп бирделәр. Шуннан соң Гайсә үзе алар аша мәңгелек котылу турындагы изге һәм үзгәрмәс хәбәрне көнчыгыштан көнбатышка кадәр тарата башлады.

      ОЗЫН ЙОМГАКЛАУ СҮЗЛӘРЕ

      Мк 16:8 дән соңгы озын йомгаклау сүзләре Аллаһы тарафыннан рухландырылган Язмаларның өлеше түгел. Анда болай диелә:

      9 Гайсә атнаның беренче көнендә иртән иртүк терелтелгәннән соң, башта Магдалалы Мәрьямгә күренде. Ул аңардан җиде җенне куып чыгарган иде. 10 Мәрьям барып моның турында шәкертләргә сөйләде, чөнки алар бик нык кайгырып елап утыра иделәр. 11 Әмма Гайсәнең терелтелгәне һәм Мәрьямнең аны күргәне турында ишеткәч, алар аңа ышанмады. 12 Шуннан соң Гайсә бер авылга баручы ике шәкертенә башка кыяфәттә күренде. 13 Алар кайткач, башкаларга да моның турында сөйләделәр, әмма аларга да ышанмадылар. 14 Соңрак ул унбер шәкертенә алар табын алдында утырганда күренде. Гайсә аларны ышанмаганнары һәм каты күңелле булганнары өчен шелтәләде, чөнки алар ул терелтелгәч аны күргән кешеләргә ышанмаган иделәр. 15 Гайсә аларга болай диде: «Барыгыз, бөтен дөнья буйлап бар кешеләргә яхшы хәбәрне вәгазьләгез. 16 Иман итеп суга чумдырылу үтүче коткарылган булыр, ә иман итмәүче хөкем ителер. 17 Иман итүчеләргә исә мондый могҗизалы күренешләр юлдаш булыр: алар исемемне кулланып җеннәрне куып чыгарыр, төрле телләрдә сөйләшер, 18 еланнарны кулларына тотар, үлемгә китерүче агулы берәр нәрсә эчсәләр, бу аларга бернинди дә зыян китермәс. Алар авырулар өстенә кулларын куяр, һәм тегеләре сәламәтләнер».

      19 Хуҗабыз Гайсә алар белән сөйләшүен тәмамлагач, күккә алынды һәм Аллаһының уң ягына утырды. 20 Ә шәкертләр, китеп, вәгазьли башладылар. Хуҗабыз аларга булышты һәм хәбәрне төрле могҗизалы күренешләр белән исбат итте.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу