Иероним
(б. э. як. 347 — як. 420) Изге Язмалар белгече, рухани һәм монастырь җитәкчесе; өч ел дәвамында Рим папасы Дамасийның сәркатибе булган. Иеронимның латин исеме — Eusebius Hieronymus; ул Рим провинциясе Далматиядә, Стридонда туган.
Иероним аеруча Изге Язмаларның тәрҗемәчесе буларак билгеле. Аның «Вульгата» дип исемләнгән тәрҗемәсе күпчелек кеше сөйләшкән заманча латин телендә язылган булган, шуңа күрә Көнбатыш Рим империясендәге гади кешеләр аны җиңел аңлый алган. Вульгата элегрәк ясалган латин тәрҗемәләренең яңадан карап чыгылган версиясе булмаган. Иеронимның максаты төп нөсхә язылган телләрдән — еврей һәм грек теленнән, шул исәптән грек Септуагинтасыннан, тәрҗемә итү булган. Үз тормышының соңгы 34 елын ул Иерусалим янындагы Бәйтлеһемдә үткәргән. Анда ул монастырьдә җитәкчелек иткән, еврей телен тирәнрәк өйрәнгән һәм Еврей Язмаларын тәрҗемә итүен тәмамлаган. Аның тәрҗемәсенә апокрифик китаплар керсә дә (ул вакытка Септуагинта кулъязмаларына кергән китаплар), Иероним алар белән канон китаплары арасындагы аерманы ап-ачык күрсәткән.
Тикшерү вакытында Иероним мөһим ачыш ясаган: Септуагинтаның ул вакыттагы иң яхшы кулъязмаларында тетраграмматон формасында Аллаһы исеме кулланылган. Шулай да, Иероним фикере буенча, бу Аллаһының ун исеменең берсе генә булган. Шулай итеп ул Аллаһының чын исемен аның титуллары белән буташтырган. Үз тәрҗемәсендә Иероним Аллаһы исемен андый титулларның икесе — Раббы һәм Аллаһы — белән алмаштырган.