-
Лүк. Аңлатмалар. 3 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Тиберий хакимлегенең 15 нче елында: Кайсар Август (григориан календаре буенча) б. э. 14 елында 17 августта үлгән. Тиберий 15 сентябрьдә Рим сенатына үзен император дип игълан итәргә юл куйган. Елларны Августның үлеменнән исәпләсәк, Тиберий хакимлегенең 15 нче елы б. э. 28 елының августыннан б. э. 29 елының августына кадәр сузылган. Ә аның рәсми рәвештә император дип игълан ителүеннән исәпләсәк, 15 нче ел б. э. 28 елының сентябреннән б. э. 29 елының сентябренә кадәр сузылган. Яхъя, күрәсең, үз хезмәтен б. э. 29 елында яз көне (төньяк ярымшарда) башлаган. Бу Тиберий хакимлегенең 15 нче елында булган. Тиберийның 15 нче елында Яхъяга якынча 30 яшь булган. Левиле руханилар гыйбадәтханәдә хезмәтләрен шул яшьтә башлаган (Сн 4:2, 3). Шулай ук Гайсәгә дә, Лк 3:21—23 буенча, ул Яхъя тарафыннан суга чумдырылганда һәм «үз хезмәтен башлаганда», «30 яшьләр тирәсе» булган. Гайсә яз көне нисан аенда үлгән, шуңа күрә аның өч ел ярымлык хезмәте, күрәсең, көз көне, якынча этаним (сентябрь/октябрь) аенда башланган. Яхъя Гайсәдән алты айга олырак булгандыр һәм, күрәсең, үз хезмәтен Гайсәдән алты айга элегрәк башлаган (Лк, 1 бүлек). Шуңа күрә Яхъя үз хезмәтен б. э. 29 елында яз көне башлаган дигән нәтиҗә ясау акылга ятышлы. (Лк 3:23; Ях 2:13 кә аңлатмаларны кара.)
Һируд: Ягъни Һируд Антипа, Бөек Һирудның улы. (Сүзлекне кара.)
өлкәсенең... башлыгы: Сүзгә-сүз «тетрархы», ягъни Рим хакимиятләре хуплавы белән кечкенә өлкә өстеннән идарә иткән идарәче яки мирза. (Мт 14:1; Мк 6:14 кә аңлатмаларны кара.)
аның абыйсы Филип: Ягъни Һируд Антипаның бер атадан туган абыйсы. Филип Бөек Һирудның иерусалимлы Клеопатрадан туган улы булган. Ул кайвакыт Филип тетрарх дип атала; шулай дип аны аның бер атадан туган шулай ук Филип исемле абыйсыннан (кайвакыт Һируд Филип дип атала) аерыр өчен атаганнар. Соңгысы Мт 14:3 һәм Мк 6:17 дә искә алына. (Шулай ук Мт 16:13 кә аңлатманы кара.)
Итурия: Күрәсең, Ливан һәм Антиливан таулары янында, Гәлиләя диңгезеннән төньяк-көнчыгышка таба урнашкан кечкенә өлкә; аның чикләре үзгәрә барган һәм бүген аларны билгеләү авыр. (Ә10 кушымт. кара.)
Трахонит: Бу исем «тигезсез» дигәнне аңлаткан грек тамырыннан барлыкка килгән һәм, бәлки, ул өлкәдәге җирнең тигез булмаганын күрсәтәдер. Трахонит Итуриянең көнчыгышында урнашкан һәм элек Башан (Кн 3:3—14) буларак билгеле җирнең өлеше булган. Ул якынча 900 кв км җирне генә биләп торган. Трахонитның төньяк чиге Дәмәшекътән көньяк-көнчыгышка таба якынча 40 км ераклыкта булган.
Лисаниас: Лүкнең хәбәре буенча, Чумдыручы Яхъя үз хезмәтен башлаганда, Лисаниас Римның Авилиния «өлкәсенең башлыгы [сүзгә-сүз «тетрархы»]» булган. Суриядәге Дәмәшекъ (Ә10 кушымт. кара.) янында, Авилиниянең башкаласы Авилада табылган бер язу шуны раслый: Рим императоры Тиберий хакимлек иткән вакытта Лисаниас исемле тетрарх идарә иткән булган. Бу табылдык кайбер тәнкыйтьчеләр сүзләренең дөрес түгеллеген исбат иткән: аларның сүзләре буенча, Лүк имеш ялгышып, күршедәге Халкида белән идарә иткән Лисаниас исемле патша турында әйткән булган; ул патша якынча б. э. к. 34 елда үтерелгән булган, ә бу Лүк искә алган вакыттан дистәләгән елларга элегрәк булган.
Авилиния: Рим өлкәсе я тетрархиясе. Ул үз башкаласы Авила хөрмәтенә шулай аталган һәм Хәрмун тавының төньягында Антиливан таулары өлкәсендә урнашкан. (Сүзлектән «Ливан таулары» кара.)
-