ЛҮК
Аңлатмалар. 3 нче бүлек
Тиберий хакимлегенең 15 нче елында: Кайсар Август (григориан календаре буенча) б. э. 14 елында 17 августта үлгән. Тиберий 15 сентябрьдә Рим сенатына үзен император дип игълан итәргә юл куйган. Елларны Августның үлеменнән исәпләсәк, Тиберий хакимлегенең 15 нче елы б. э. 28 елының августыннан б. э. 29 елының августына кадәр сузылган. Ә аның рәсми рәвештә император дип игълан ителүеннән исәпләсәк, 15 нче ел б. э. 28 елының сентябреннән б. э. 29 елының сентябренә кадәр сузылган. Яхъя, күрәсең, үз хезмәтен б. э. 29 елында яз көне (төньяк ярымшарда) башлаган. Бу Тиберий хакимлегенең 15 нче елында булган. Тиберийның 15 нче елында Яхъяга якынча 30 яшь булган. Левиле руханилар гыйбадәтханәдә хезмәтләрен шул яшьтә башлаган (Сн 4:2, 3). Шулай ук Гайсәгә дә, Лк 3:21—23 буенча, ул Яхъя тарафыннан суга чумдырылганда һәм «үз хезмәтен башлаганда», «30 яшьләр тирәсе» булган. Гайсә яз көне нисан аенда үлгән, шуңа күрә аның өч ел ярымлык хезмәте, күрәсең, көз көне, якынча этаним (сентябрь/октябрь) аенда башланган. Яхъя Гайсәдән алты айга олырак булгандыр һәм, күрәсең, үз хезмәтен Гайсәдән алты айга элегрәк башлаган (Лк, 1 бүлек). Шуңа күрә Яхъя үз хезмәтен б. э. 29 елында яз көне башлаган дигән нәтиҗә ясау акылга ятышлы. (Лк 3:23; Ях 2:13 кә аңлатмаларны кара.)
Һируд: Ягъни Һируд Антипа, Бөек Һирудның улы. (Сүзлекне кара.)
өлкәсенең... башлыгы: Сүзгә-сүз «тетрархы», ягъни Рим хакимиятләре хуплавы белән кечкенә өлкә өстеннән идарә иткән идарәче яки мирза. (Мт 14:1; Мк 6:14 кә аңлатмаларны кара.)
аның абыйсы Филип: Ягъни Һируд Антипаның бер атадан туган абыйсы. Филип Бөек Һирудның иерусалимлы Клеопатрадан туган улы булган. Ул кайвакыт Филип тетрарх дип атала; шулай дип аны аның бер атадан туган шулай ук Филип исемле абыйсыннан (кайвакыт Һируд Филип дип атала) аерыр өчен атаганнар. Соңгысы Мт 14:3 һәм Мк 6:17 дә искә алына. (Шулай ук Мт 16:13 кә аңлатманы кара.)
Итурия: Күрәсең, Ливан һәм Антиливан таулары янында, Гәлиләя диңгезеннән төньяк-көнчыгышка таба урнашкан кечкенә өлкә; аның чикләре үзгәрә барган һәм бүген аларны билгеләү авыр. (Ә10 кушымт. кара.)
Трахонит: Бу исем «тигезсез» дигәнне аңлаткан грек тамырыннан барлыкка килгән һәм, бәлки, ул өлкәдәге җирнең тигез булмаганын күрсәтәдер. Трахонит Итуриянең көнчыгышында урнашкан һәм элек Башан (Кн 3:3—14) буларак билгеле җирнең өлеше булган. Ул якынча 900 кв км җирне генә биләп торган. Трахонитның төньяк чиге Дәмәшекътән көньяк-көнчыгышка таба якынча 40 км ераклыкта булган.
Лисаниас: Лүкнең хәбәре буенча, Чумдыручы Яхъя үз хезмәтен башлаганда, Лисаниас Римның Авилиния «өлкәсенең башлыгы [сүзгә-сүз «тетрархы»]» булган. Суриядәге Дәмәшекъ (Ә10 кушымт. кара.) янында, Авилиниянең башкаласы Авилада табылган бер язу шуны раслый: Рим императоры Тиберий хакимлек иткән вакытта Лисаниас исемле тетрарх идарә иткән булган. Бу табылдык кайбер тәнкыйтьчеләр сүзләренең дөрес түгеллеген исбат иткән: аларның сүзләре буенча, Лүк имеш ялгышып, күршедәге Халкида белән идарә иткән Лисаниас исемле патша турында әйткән булган; ул патша якынча б. э. к. 34 елда үтерелгән булган, ә бу Лүк искә алган вакыттан дистәләгән елларга элегрәк булган.
Авилиния: Рим өлкәсе я тетрархиясе. Ул үз башкаласы Авила хөрмәтенә шулай аталган һәм Хәрмун тавының төньягында Антиливан таулары өлкәсендә урнашкан. (Сүзлектән «Ливан таулары» кара.)
Каяфәс һәм өлкән рухани Һаннас: Чумдыручы Яхъяның хезмәт итә башлаганын күрсәткәндә, Лүк яһүдләрнең руханилык хезмәте белән идарә иткән ике абруйлы кеше көннәрен искә ала. Һаннас Римның Суриядәге идарәчесе Квирини тарафыннан якынча б. э. 6 я 7 елында баш рухани итеп билгеләгән булган һәм якынча б. э. 15 елына кадәр хезмәт иткән. Римлылар Һаннасны баш рухани хезмәтеннән азат иткәннән соң да һәм ул инде шул титулны йөртмәсә дә, ул, күрәсең, баш рухани булгандагы һәм яһүди руханилар арасында югары абруйлы булгандагы кебек, зур хакимлеккә һәм тәэсиргә ия булган. Аның биш улы баш рухани булып хезмәт иткән булган, ә кияве Каяфәс баш рухани булып якынча б. э. 18 елыннан алып якынча б. э. 36 елына кадәр хезмәт иткән. Шуңа күрә б. э. 29 елында баш рухани булып Каяфәс хезмәт иткән булса да, Һаннас үзенең күренекле дәрәҗәсе аркасында тиешенчә «өлкән рухани» дип аталган (Ях 18:13, 24; Рс 4:6).
Яхъяга: Лүк хәбәрендә генә Яхъя Зәкәрия улы дип атала. (Лк 1:5 кә аңлатманы кара.) Шулай ук Лүк кенә Аллаһы Яхъяга хәбәр җиткерде дип әйтә. Монда Лүк Септуагинтада Ильяс пәйгамбәр турында әйтелгән сүзләргә охшаш сүзләр куллана (1Пат 17:2; 20:28; 21:28); Ильяс Яхъяны символлаштырган (Мт 11:14; 17:10—13). Бар өч синоптик Яхшы хәбәрләрдә (Маттай, Марк һәм Лүк хәбәрләрендә) Яхъя чүлдә булган диелә, әмма Маттай, ачыклык кертеп, аны «Яһүдия чүле» дип атый. Бу чүл Яһүд тауларының гадәттә кеше яшәми торган буш көнчыгыш битләрендә урнашкан. Алар якынча 1 200 м биеклектән Үрдүн елгасының һәм Үле диңгезнең көнбатыш яр ягына таба сузылып төшә. (Мт 3:1 гә аңлатманы кара.)
тәүбә итүләрен күрсәтеп суга чумдырылу үтәргә: Мк 1:4 кә аңлатманы кара.
Йәһвә: Монда өземтә итеп китерелгән Иш 40:3 тә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. (Б кушымт. кара.) Лүк бу пәйгамбәрлекне Чумдыручы Яхъяга карата куллана. Яхъя, Гайсә турында алдан хәбәр бирүче буларак, Йәһвә өчен юлны әзерләгән; Гайсә үз Атасының вәкиле булып, аның исеменнән килгән (Ях 5:43; 8:29). Рәсүл Яхъяның Яхшы хәбәрендә Чумдыручы Яхъя бу пәйгамбәрлекне үзенә карата куллана (Ях 1:23).
Аның юлларын тигезләгез: Мт 3:3 кә аңлатманы кара.
суга чумдырылыр: Мт 3:11 гә аңлатманы кара.
Агулы елан токымы: Мт 3:7 гә аңлатманы кара.
Тәүбә итүне күрсәтүче җимешләр: «Җимеш» (карпо́с) дигәнне аңлаткан грек сүзенең күплек формасы монда образлы кулланыла. Ул Яхъяны тыңлаган кешеләрнең фикер йөртүе я карашының үзгәрүен күрсәтүче дәлилләр һәм эшләрне аңлата. (Мт 3:8; Рс 26:20; Мт 3:2, 11 гә аңлатмаларны һәм сүзлектән «Тәүбә итү» кара.)
салым җыючылар: Мт 5:46 га аңлатманы кара.
Гаскәриләр: Болар, күрәсең, яһүди гаскәриләр булган. Алар таможня җыемы һәм башка салымнарның җыелуын күзәткән үзенә бертөрле полиция хезмәткәрләре булгандыр. Яһүдләр буларак, бу гаскәриләр Йәһвә Аллаһы белән килешүдә торган. Алар, тәүбә итүләрен күрсәтеп суга чумдырылырга теләсәләр, үз тәртипләрен үзгәртергә тиеш булган һәм талау белән башка җинаятьләрдә бүтән гаепле булырга тиеш булмаган, чөнки андый эшләр өчен аларның яманаты чыккан булган (Мт 3:8).
беркемгә дә ялган гаеп ташламагыз: Монда «ялган гаеп ташлау» (сикофанте́о) дип тәрҗемә ителгән грек төшенчәсе Лк 19:8 дә «ялган гаепләүләргә нигезләнеп... талап алу» дип бирелгән. (Лк 19:8 гә аңлатманы кара.) Бу фигыльнең сүзгә-сүз мәгънәсе «инҗиргә күрсәтеп, алу». Бу сүзнең барлыкка килүен төрлечә аңлаталар. Мәсәлән, борынгы Афинада инҗирне илдән чит илгә чыгару тыелган булган. Шуңа күрә берәр кемне инҗирне илдән чыгарырга тырышуда гаепләгән кешене «инҗиргә күрсәтүче» дип атаганнар. Соңрак, табыш алыр өчен, башкаларга ялган гаеп ташлаган кешеләрне һәм шантажчыларны бу кушамат белән атый башлаганнар.
хезмәт хакына: Яки «эш хакына». Бу сүз монда хәрби техник төшенчә буларак кулланыла һәм гаскәринең эш хакын яки аңа түләнгән акчаны аңлата. Башта гаскәринең эш хакына өлешчә ризык һәм башка нәрсәләр кергәндер. Яхъя янына килгән яһүди гаскәриләр, бәлки, үзенә бертөрле полиция хезмәткәрләре булгандыр. Алар аеруча таможня җыемы һәм башка салымнарның җыелуын күзәткәндер. Күпчелек гаскәриләрнең хезмәт хакы кечкенә булган һәм, күрәсең, үз керемнәрен арттырыр өчен, аларның үз вәкаләтен дөрес кулланмау омтылышы булган; шуңа күрә Яхъя бу киңәшне аларга биргәндер дә. Бу төшенчә шулай ук 1Кр 9:7 дәге «үз хисабына» дигән сүзтезмәдә кулланыла; анда Паул мәсихче «гаскәригә» тиешле хезмәт хакы турында әйтә.
көтә иде: Бу, бәлки, фәрештәләрнең Гайсәнең тууы турындагы игъланы һәм аннан соң көтүчеләрнең бу хәбәрне сөйләп йөргәне аркасында булгандыр (Лк 2:8—11, 17, 18). Шулай ук гыйбадәтханәдә Ханна исемле пәйгамбәр хатын бар кешеләргә бала хакында сөйләгән (Лк 2:36—38). Өстәвенә, йолдызчыларның «яһүдләрнең яңа туган патшасына» «сәҗдә кылырга дип килдек» дигән сүзләре Һируд патшага, өлкән руханилар, канунчылар һәм бөтен Иерусалимга нык тәэсир иткән булган (Мт 2:1—4).
сезне суга чумдырам: Мт 3:11 гә аңлатманы кара.
аяк киеменең: Мт 3:11 гә аңлатманы кара.
җилгәргечен: Мт 3:12 гә аңлатманы кара.
кибәкне: Мт 3:12 гә аңлатманы кара.
сүнмәс утта: Мт 3:12 гә аңлатманы кара.
өлкә башлыгы: Мт 14:1 гә аңлатманы кара.
Ул дога кылган вакытта: Үзенең Яхшы хәбәрендә Лүк дога кылуга аерым игътибар бирә. Гайсәнең күп кенә догаларын Лүк кенә искә ала. Мәсәлән, монда ул Гайсәнең суга чумдырылган вакытта дога кылганы турында әйтә. Гайсә шул очракта үз догасында әйткән кайбер мөһим нәрсәләрне соңрак, күрәсең, Паул язган булган (Ев 10:5—9). Гайсәнең дога кылуын Лүк кенә искә алган башка очраклар: Лк 5:16; 6:12; 9:18, 28; 11:1; 23:46.
күкләр: Мт 3:16 га аңлатманы кара.
күкләр ачылды: Аллаһы, күрәсең, Гайсәгә күктәге нәрсәләрне аңларга мөмкинлек биргән. Һәм шул исәптән Гайсә үзенең күктәге, җиргә килгәнчегә кадәрге тормышын исенә төшергәндер. Гайсәнең суга чумдырылганнан соң әйткән сүзләреннән, аеруча аның б. э. 33 елындагы Пасах бәйрәме үткәрелгән төнне чын күңелдән әйтелгән догасыннан күренгәнчә, ул шуннан бирле үзенең җиргә килгәнчегә кадәрге тормышы турында инде белгән. Ул дога шулай ук аның Атасыннан ишеткәннәрен, Атасы кылган нәрсәләрне һәм үзенең күктә ия булган данын исенә төшергәнен күрсәтә (Ях 6:46; 7:28, 29; 8:26, 28, 38; 14:2; 17:5). Бу хатирәләр Гайсә күңелендә ул суга чумдырылып, майланган вакытта яңаргандыр.
күгәрчен рәвешендә: Күгәрченнәрне изге хезмәттә дә кулланганнар, һәм алар символик мәгънә дә белдергән. Аларны корбаннар итеп китергәннәр (Мк 11:15; Ях 2:14—16). Алар мәкерсезлек һәм сафлык символы булган (Мт 10:16). Нух көймәдән очырып җибәргән күгәрчен кире әйләнеп кайтып, томшыгында яңа гына өзелгән зәйтүн яфрагын китергән. Бу туфан суларының кимегәнен (Яр 8:11) һәм ял итү, тынычлык вакыты якын икәнен күрсәткән (Яр 5:29). Шуңа күрә, Гайсә суга чумдырылганда, Йәһвә күгәрченне, бәлки, аның Мәсих буларак роленә игътибар итәр өчен куллангандыр. Мәсих, Аллаһының саф һәм гөнаһсыз Улы, үз гомерен кешелек өчен корбан итәргә һәм үзенең Патша булып идарә итүе вакытында булачак ял итү һәм тынычлык чоры өчен нигез салырга тиеш булган. Аллаһының изге рухы, ягъни эш итүче көче, Гайсәгә, ул суга чумдырылганда, төшкәндә, бәлки, пырылдап очып үз оясына якынлашкан күгәрченгә охшаш булгандыр.
күкләрдән... дигән тавыш килде: Яхшы хәбәрләрдә сурәтләнгәнчә, өч очракта кешеләргә Йәһвәнең тавышы ишетелгән, һәм бу — беренчесе. (Лк 9:35; Ях 12:28 гә аңлатмаларны кара.)
Син минем... Улым: Мк 1:11 гә аңлатманы кара.
мин сине хуплыйм: Мк 1:11 гә аңлатманы кара.
Үз хезмәтен башлаганда: Яки «Үз эшен башлаганда; Өйрәтә башлаганда». Сүзгә-сүз «Башлаганда». Лүк Рс 1:21, 22 һәм 10:37, 38 дә, Гайсәнең җирдәге хезмәтен башлаганы турында әйткәндә, шул ук грек сүзен куллана. Гайсәнең хезмәте вәгазьләү, өйрәтү һәм шәкертләр булдыруны үз эченә алган.
Кешеләр исәпләгәнчә, ул Йосыф улы иде: Гайсә изге рух ярдәмендә туган булганга, Йосыф чынлыкта Гайсәнең үги атасы булган. Әмма Насара халкы Гайсәне Йосыф белән Мәрьямнең үстергәнен күргән. Шуңа күрә алар Гайсәне Йосыфның улы дип санаган. Бу башка шигырьләрдән дә күренә, мәсәлән, Мт 13:55 һәм Лк 4:22 дә Насарада яшәүчеләр Гайсәне «балта остасының улы» һәм «Йосыф улы» дип атаган. Бер очракта кешеләр, Гайсәнең сүзләре аркасында зарлана башлаганда: «Әллә ул Йосыф улы Гайсә түгелме? Без бит аның атасын да, анасын да беләбез»,— дип әйткән (Ях 6:42). Шулай ук Филип Натанаилгә болай дигән: «Без... кешене очраттык. Ул Насарадан булган Йосыф улы Гайсә» (Ях 1:45). Лүкнең мондагы сүзләре шуны раслый: Гайсәнең «Йосыф улы» дип аталуы халык фикере булган.
Кешеләр исәпләгәнчә: Я, бәлки, «Закон буенча». Шушы язылышны кайбер галимнәр яклый, чөнки бу грек төшенчәсе андый фикергә урын бирә. Бу контекстта андый язылыш ул вакыттагы шәҗәрә язулары буенча законлаштырылган дигән фикерне аңлатыр иде. Әмма «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә бу шигырьдәге язылышны күпчелек галимнәр яклый.
Йосыф Һелинең улы: Мт 1:16 буенча, «Ягъкуб Мәрьям ире Йосыфның атасы» булган. Лүк хәбәрендә Йосыф «Һелинең улы» диелә; бу, күрәсең, Һелинең кияве дигәнне аңлата. (Охшаш очракны Лк 3:27 гә аңлатмада кара.) Оныкның шәҗәрәсе бабасының кызы аша төзелгәндә, гадәттә, яһүдләр шәҗәрәләрдә ир-атларны гына язган. Шуңа күрә, бәлки, Лүк Мәрьямнең исемен төшереп калдырып, аның ирен угыл итеп атаган. Лүк, күрәсең, Гайсәнең шәҗәрәсен Мәрьям аша язган. Димәк, Һели Мәрьямнең атасы һәм Гайсәнең анасы ягыннан бабасы булган, ахры. (Мт 1:1, 16; Лк 3:27 гә аңлатмаларны кара.)
Зәрубабыл Шилтиилның... улы иде: Зәрубабыл еш кына «Шилтиил улы» дип аталса да (Ез 3:2, 8; 5:2; Нк 12:1; Һг 1:1, 12, 14; 2:2, 23; Мт 1:12), аның турында бер тапкыр «Фидайның улларының» берсе дип әйтелә; Фидай исә Шилтиилның энесе булган (1Ел 3:17—19). Зәрубабыл, күрәсең, Фидайның улы булган, ләкин, мөгаен, закон буенча, ул Шилтиилның улы булып саналган. Фидай үз улы Зәрубабылның малай чагында үлгән булса, Фидайның абыйсы Шилтиил Зәрубабылны үзенең улы итеп үстергәндер. Яки Шилтиил баласыз үлгән булса һәм Фидай левират никахка кергән булса, Фидайның Шилтиил хатыны аша туган улы Шилтиилның законлы мирасчысы итеп саналган.
Шилтиил Ниринең улы иде: 1Ел 3:17 һәм Мт 1:12 буенча, Шилтиил Ниринең түгел, ә Йәкуниянең улы булган. Күрәсең, Шилтиил Ниринең кызына өйләнеп, аның кияве булып киткән, һәм шуңа күрә «Ниринең улы» дип аталгандыр. Еврей шәҗәрәләрендә кияүне угыл дип атау сирәк булмаган. Шул ук рәвешчә Лүк, күрәсең, Йосыфны Мәрьямнең атасы «Һелинең улы» дип атаган. (Лк 3:23 кә аңлатманы кара.)
Гайсәнең: Яки «Йошуаның (Йехошуаның)». Кайбер борынгы кулъязмаларда монда «Йосы(с)ның» дип әйтелә. (Мт 1:21 гә аңлатманы кара.)
Натанның: Давытның Битсәбия аша туган улы; Мәрьям Натан нәселеннән чыккан (2Иш 5:13, 14; 1Ел 3:5). Мәсихче Грек Язмаларында ул монда гына искә алына. Лүк һәм Маттай язган Гайсә шәҗәрәләрендә бар исемнәр диярлек аерылып тора, чөнки Лүк Гайсәнең ата-бабаларын — Давыт улы Натан аша, ә Маттай Давыт улы Сөләйман аша китерә (Мт 1:6, 7). Лүк, күрәсең, Мәрьямнең шәҗәрәсен язып, Гайсәнең Давыт токымыннан булуын күрсәтә. Маттай исә Йосыфның шәҗәрәсен китереп, Гайсәнең Давыт тәхетенә законлы хокукын дәлилли; Йосыф Гайсәнең закон буенча атасы булган бит. Маттай да, Лүк тә Йосыфның Гайсәнең үги атасы булганын күрсәтә. (Мт 1:1, 16; Лк 3:23 кә аңлатмаларны кара.)
Салмун: Кайбер борынгы кулъязмаларда ул грекча «Сала» дип, ә башкаларында «Салмун» дип языла. Салмун Әрихәдән булган Рәхәбкә өйләнгән һәм аңардан Богаз туган (Рт 4:20—22; Мт 1:4, 5). 1Ел 2:11 дә бу исемнең еврейчә язылышы кулланыла: «Салманнан Богаз туды».
Арни: Бу Мт 1:3, 4 тә очраган Рам (грекча Ара́м) исеменең башка бер формасы. 1Ел 2:9 да Рам «Хисрунның... улларының» берсе итеп китерелә, һәм Рт 4:19 да «Хисрунның... Рам... исемле улы туды» диелә. Кайбер кулъязмаларда Лүк хәбәрендә монда «Рам» диелә, ләкин күп кенә ышанычлы кулъязмалар «Арни» дигән язылышны раслый.
Кыйнанның... улы: Кайбер борынгы кулъязмаларда монда «Кыйнанның... улы» дигән сүзләр төшереп калдырылган. Бу Яр 10:24; 11:12, 13 һәм 1Ел 1:18 нче шигырьләрнең масорет текстына туры килә. Ул шигырьләрдә Шела Әрпәкшәднең улы итеп китерелә. Әмма грек Септуагинтасының сакланып калган кулъязмаларында, мәсәлән б. э. V гасырына караган Александрия кодексында, Кыйнан исеме бу шәҗәрәләрдә очрый. Лүк бәян иткән Яхшы хәбәрнең күп кенә кулъязмаларында «Кыйнанның... улы» дигән сүзтезмә бар, шуңа күрә ул Изге Язмаларның күпчелек тәрҗемәләрендә сакланып калган.
Адәмнең... улы: Лүк Гайсәнең шәҗәрәсен бөтен кешелекнең бабасы Адәмгә кадәр яза. Бу Лүкнең Яхшы хәбәрне бар кешеләр: яһүдләр һәм яһүд булмаганнар өчен язу нияте белән туры килә. Маттай исә үз хәбәрен, күрәсең, аеруча яһүдләргә язганга, Гайсәнең шәҗәрәсен Ибраһимнан башлап яза. Лүк хәбәренең төрле кешеләргә язылуын шуннан да күреп була: ул Мәсихнең хәбәре һәм эшләре теләсә нинди кешегә: махаулы самарияле, бай салым җыючы һәм хәтта баганада үлеп баручы хөкем ителгән каракка да файда китерә ала икәнен күрсәтә (Лк 17:11—19; 19:2—10; 23:39—43).
Адәм Аллаһының улы: Бу сүзләр кешелекнең башлангычын күрсәтә һәм Яратылышның хәбәре белән туры килә; анда беренче кешене Аллаһы үз сурәтендә барлыкка китергән дип язылган (Яр 1:26, 27; 2:7). Бу сүзләр шулай ук Аллаһы тарафыннан рухландырылган башка сүзләргә дә, мәсәлән Рм 5:12; 8:20, 21 һәм 1Кр 15:22, 45 тә язылганнарга ачыклык кертә.