Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Лүк 3:14
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 14 Гаскәриләр дә аңардан: «Ә безгә нәрсә эшләргә?» — дип сорагач, ул аларга: «Беркемнең дә әйберен көчләп алмагыз, беркемгә дә ялган гаеп ташламагыз,+ булган хезмәт хакына канәгать булыгыз»,— диде.

  • Лүк 3:14
    Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
    • 14 Гаскәриләр дә аңардан: «Ә безгә нәрсә эшләргә?» — дип сорагач, ул аларга: «Беркемнең дә әйберен көчләп алмагыз, беркемгә дә ялган гаеп ташламагыз, булган хезмәт хакына канәгать булыгыз»,— диде.

  • Лүк. Аңлатмалар. 3 нче бүлек
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 3:14

      Гаскәриләр: Болар, күрәсең, яһүди гаскәриләр булган. Алар таможня җыемы һәм башка салымнарның җыелуын күзәткән үзенә бертөрле полиция хезмәткәрләре булгандыр. Яһүдләр буларак, бу гаскәриләр Йәһвә Аллаһы белән килешүдә торган. Алар, тәүбә итүләрен күрсәтеп суга чумдырылырга теләсәләр, үз тәртипләрен үзгәртергә тиеш булган һәм талау белән башка җинаятьләрдә бүтән гаепле булырга тиеш булмаган, чөнки андый эшләр өчен аларның яманаты чыккан булган (Мт 3:8).

      беркемгә дә ялган гаеп ташламагыз: Монда «ялган гаеп ташлау» (сикофанте́о) дип тәрҗемә ителгән грек төшенчәсе Лк 19:8 дә «ялган гаепләүләргә нигезләнеп... талап алу» дип бирелгән. (Лк 19:8 гә аңлатманы кара.) Бу фигыльнең сүзгә-сүз мәгънәсе «инҗиргә күрсәтеп, алу». Бу сүзнең барлыкка килүен төрлечә аңлаталар. Мәсәлән, борынгы Афинада инҗирне илдән чит илгә чыгару тыелган булган. Шуңа күрә берәр кемне инҗирне илдән чыгарырга тырышуда гаепләгән кешене «инҗиргә күрсәтүче» дип атаганнар. Соңрак, табыш алыр өчен, башкаларга ялган гаеп ташлаган кешеләрне һәм шантажчыларны бу кушамат белән атый башлаганнар.

      хезмәт хакына: Яки «эш хакына». Бу сүз монда хәрби техник төшенчә буларак кулланыла һәм гаскәринең эш хакын яки аңа түләнгән акчаны аңлата. Башта гаскәринең эш хакына өлешчә ризык һәм башка нәрсәләр кергәндер. Яхъя янына килгән яһүди гаскәриләр, бәлки, үзенә бертөрле полиция хезмәткәрләре булгандыр. Алар аеруча таможня җыемы һәм башка салымнарның җыелуын күзәткәндер. Күпчелек гаскәриләрнең хезмәт хакы кечкенә булган һәм, күрәсең, үз керемнәрен арттырыр өчен, аларның үз вәкаләтен дөрес кулланмау омтылышы булган; шуңа күрә Яхъя бу киңәшне аларга биргәндер дә. Бу төшенчә шулай ук 1Кр 9:7 дәге «үз хисабына» дигән сүзтезмәдә кулланыла; анда Паул мәсихче «гаскәригә» тиешле хезмәт хакы турында әйтә.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу