-
Лүк 3:15Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
15 Халык Мәсихнең килүен көтә иде, һәм барысы Яхъя хакында күңелләреннән генә: «Ул Мәсих түгелме икән?» — дип уйлана иде.
-
-
Лүк. Аңлатмалар. 3 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
көтә иде: Бу, бәлки, фәрештәләрнең Гайсәнең тууы турындагы игъланы һәм аннан соң көтүчеләрнең бу хәбәрне сөйләп йөргәне аркасында булгандыр (Лк 2:8—11, 17, 18). Шулай ук гыйбадәтханәдә Ханна исемле пәйгамбәр хатын бар кешеләргә бала хакында сөйләгән (Лк 2:36—38). Өстәвенә, йолдызчыларның «яһүдләрнең яңа туган патшасына» «сәҗдә кылырга дип килдек» дигән сүзләре Һируд патшага, өлкән руханилар, канунчылар һәм бөтен Иерусалимга нык тәэсир иткән булган (Мт 2:1—4).
-