Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Лүк 3:23
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 23 Үз хезмәтен башлаганда, Гайсәгә+ 30 яшьләр тирәсе иде.+ Кешеләр исәпләгәнчә, ул

      Йосыф улы иде.+

      Йосыф Һелинең улы,

  • Лүк 3:23
    Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
    • 23 Үз хезмәтен башлаганда, Гайсәгә утыз яшьләр тирәсе иде. Кешеләр уйлаганча, ул

      Йосыф улы иде.

      Йосыф Һелинең улы,

  • Лүк
    Йәһвә Шаһитләренең басмалары буенча сәяхәттә ярдәмче. 2019 ел
    • 3:23

      «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

      8/2017, 32 б.

      «Күзәтү манарасы (тарату басмасы)»,

      № 3 2016 9 б.

  • Лүк. Аңлатмалар. 3 нче бүлек
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 3:23

      Үз хезмәтен башлаганда: Яки «Үз эшен башлаганда; Өйрәтә башлаганда». Сүзгә-сүз «Башлаганда». Лүк Рс 1:21, 22 һәм 10:37, 38 дә, Гайсәнең җирдәге хезмәтен башлаганы турында әйткәндә, шул ук грек сүзен куллана. Гайсәнең хезмәте вәгазьләү, өйрәтү һәм шәкертләр булдыруны үз эченә алган.

      Кешеләр исәпләгәнчә, ул Йосыф улы иде: Гайсә изге рух ярдәмендә туган булганга, Йосыф чынлыкта Гайсәнең үги атасы булган. Әмма Насара халкы Гайсәне Йосыф белән Мәрьямнең үстергәнен күргән. Шуңа күрә алар Гайсәне Йосыфның улы дип санаган. Бу башка шигырьләрдән дә күренә, мәсәлән, Мт 13:55 һәм Лк 4:22 дә Насарада яшәүчеләр Гайсәне «балта остасының улы» һәм «Йосыф улы» дип атаган. Бер очракта кешеләр, Гайсәнең сүзләре аркасында зарлана башлаганда: «Әллә ул Йосыф улы Гайсә түгелме? Без бит аның атасын да, анасын да беләбез»,— дип әйткән (Ях 6:42). Шулай ук Филип Натанаилгә болай дигән: «Без... кешене очраттык. Ул Насарадан булган Йосыф улы Гайсә» (Ях 1:45). Лүкнең мондагы сүзләре шуны раслый: Гайсәнең «Йосыф улы» дип аталуы халык фикере булган.

      Кешеләр исәпләгәнчә: Я, бәлки, «Закон буенча». Шушы язылышны кайбер галимнәр яклый, чөнки бу грек төшенчәсе андый фикергә урын бирә. Бу контекстта андый язылыш ул вакыттагы шәҗәрә язулары буенча законлаштырылган дигән фикерне аңлатыр иде. Әмма «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә бу шигырьдәге язылышны күпчелек галимнәр яклый.

      Йосыф Һелинең улы: Мт 1:16 буенча, «Ягъкуб Мәрьям ире Йосыфның атасы» булган. Лүк хәбәрендә Йосыф «Һелинең улы» диелә; бу, күрәсең, Һелинең кияве дигәнне аңлата. (Охшаш очракны Лк 3:27 гә аңлатмада кара.) Оныкның шәҗәрәсе бабасының кызы аша төзелгәндә, гадәттә, яһүдләр шәҗәрәләрдә ир-атларны гына язган. Шуңа күрә, бәлки, Лүк Мәрьямнең исемен төшереп калдырып, аның ирен угыл итеп атаган. Лүк, күрәсең, Гайсәнең шәҗәрәсен Мәрьям аша язган. Димәк, Һели Мәрьямнең атасы һәм Гайсәнең анасы ягыннан бабасы булган, ахры. (Мт 1:1, 16; Лк 3:27 гә аңлатмаларны кара.)

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу