-
Лүк 3:27Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
27 Яда́ Яһананның,
Яһана́н Рисаның,
Риса́ Зәрубабылның,+
Зәрубабы́л Шилтиилның,+
Шилтии́л Ниринең улы иде,
-
Лүк 3:27Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
27 Яда́ Яһананның,
Яһана́н Рисаның,
Риса́ Зирубабылның,
Зирубабы́л Шилтиилның,
Шилтии́л Ниринең улы иде,
-
-
Лүк. Аңлатмалар. 3 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Зәрубабыл Шилтиилның... улы иде: Зәрубабыл еш кына «Шилтиил улы» дип аталса да (Ез 3:2, 8; 5:2; Нк 12:1; Һг 1:1, 12, 14; 2:2, 23; Мт 1:12), аның турында бер тапкыр «Фидайның улларының» берсе дип әйтелә; Фидай исә Шилтиилның энесе булган (1Ел 3:17—19). Зәрубабыл, күрәсең, Фидайның улы булган, ләкин, мөгаен, закон буенча, ул Шилтиилның улы булып саналган. Фидай үз улы Зәрубабылның малай чагында үлгән булса, Фидайның абыйсы Шилтиил Зәрубабылны үзенең улы итеп үстергәндер. Яки Шилтиил баласыз үлгән булса һәм Фидай левират никахка кергән булса, Фидайның Шилтиил хатыны аша туган улы Шилтиилның законлы мирасчысы итеп саналган.
Шилтиил Ниринең улы иде: 1Ел 3:17 һәм Мт 1:12 буенча, Шилтиил Ниринең түгел, ә Йәкуниянең улы булган. Күрәсең, Шилтиил Ниринең кызына өйләнеп, аның кияве булып киткән, һәм шуңа күрә «Ниринең улы» дип аталгандыр. Еврей шәҗәрәләрендә кияүне угыл дип атау сирәк булмаган. Шул ук рәвешчә Лүк, күрәсең, Йосыфны Мәрьямнең атасы «Һелинең улы» дип атаган. (Лк 3:23 кә аңлатманы кара.)
-
-