-
Лүк 22:44Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
44 Ул күңел газаплары кичереп, тагы да тырышыбрак дога кылуын дәвам итте, һәм аның тире җиргә тамган кан тамчылары кебек булды.
-
-
Лүк. Аңлатмалар. 22 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
аның тире... кан тамчылары кебек булды: Лүк Мәсихнең тире кан тамчылары кебек булган дип яки аның тире ярадан тамган кан тамчыларыдай тамган дип сурәтләп, чагыштыру ясагандыр. Ә бәлки, кайберәүләр уйлавынча, Гайсәнең тире аша чыннан да кан катыш тир чыккандыр; һәм андый хәлнең кайвакыт, кеше көчле хисләр кичергәндә, булырга мөмкин икәне билгеле. Диапедез дип аталган халәттә кан я аның элементлары имин кан тамырлары аша бүленеп чыга. Ә гематидроз дигән башка халәттә кан я аның пигменты катыш тир яки канлы сыекча тире өстенә үтеп чыга, һәм шулай итеп «канлы тир» барлыкка килә. Бу, әлбәттә, Гайсә кичергән халәт турында фаразлар гына.
...кебек булды: 43, 44 нче шигырьләр кайбер борынгы кулъязмаларда бар, ә кайберләрендә юк. Әмма Изге Язмаларның күпчелек тәрҗемәләрендә алар бар.
-