-
Яхъя 1:4Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
4 Аның ярдәмендә булдырылганнар тормыш булган, һәм тормыш кешеләр өчен яктылык булган.
-
-
Дөнья өчен чын яктылык«Гайсә бәян иткән Яхшы хәбәр» (видеофрагментлар)
-
-
Сүз ярдәмендә тормыш һәм яктылык булдырылган (gnj 1 01:01—02:11)
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 1 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Аның: Ягъни Сүз. (Ях 1:1 гә аңлатманы кара.)
булдырылганнар: Иң борынгы грек кулъязмаларында 3 һәм 4 нче шигырьләрдә бернинди тыныш билгеләре юк. Шуңа күрә «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә бу шигырьләр Весткотт һәм Хорт, Нестле һәм Аланд, шулай ук Берләштерелгән Изге Язмалар җәмгыятьләре әзерләгән грек текстларындагы тыныш билгеләре буенча тәрҗемә ителгән. Бу тәрҗемә күрсәткәнчә, тормыш һәм яктылык Сүз аша булдырылган (Кл 1:15, 16). Кайбер тәрҗемәләрдә грек текстын башкача аңлау чагыла. Әмма күп белгечләр «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндәге язылыш белән килешә.
тормыш... яктылык: Бу ике тема Яхъяның Аллаһы тарафыннан рухландырылган хәбәренең аерылгысыз өлеше булып тора. Аллаһы Тормыш Бирүче, һәм Гайсә, ягъни Сүз, ярдәмендә тормышның барлык башка төрләре «булдырылган» (Ях 1:3). Бу мәгънәдә тормыш Гайсә Мәсих аша барлыкка килгән. Шулай ук Гайсә ярдәмендә Аллаһы гөнаһлы, үлемле кешеләргә мәңгелек тормышка ия булырга мөмкинлек биргән. Шуңа күрә Гайсәне кешеләр өчен яктылык булып киткән тормыш дип атап була. Ях 1:9 да Сүз турында «һәртөрле кешегә яктылык бирүче чын яктылык» дип әйтелә. «Дөнья өчен яктылык» булган Гайсәгә ияреп баручы кешеләрнең «тормыш бирүче яктылыгы булачак» (Ях 8:12). «Тормышның Баш җитәкчесе» Сүз кешеләрнең мәңгелек тормышка алып баручы юлын яктыртып тора (Рс 3:15).
-