Яхъя
1 Башлангычта Сүз булган, Сүз Аллаһы белән булган, һәм Сүз илаһ* булган. 2 Ул башлангычта Аллаһы белән булган. 3 Бар нәрсә аның аша булдырылган, һәм ансыз һичнәрсә булдырылмаган.
4 Аның ярдәмендә булдырылганнар тормыш булган, һәм тормыш кешеләр өчен яктылык булган. 5 Яктылык караңгылыкта балкый, ләкин караңгылык аны җиңә алмый.
6 Аллаһы тарафыннан җибәрелгән бер кеше килде, аның исеме Яхъя иде. 7 Ул яктылык хакында шаһитлек бирү өчен һәм һәртөрле кеше аның аша иман итә башласын өчен шаһит булып килде. 8 Ул үзе яктылык түгел иде, ул шул яктылык хакында шаһитлек бирергә җибәрелгән иде.
9 Һәртөрле кешегә яктылык бирүче чын яктылык дөньяга әле килергә тиеш кенә иде. 10 Ул дөньяда булды, һәм дөнья аның аша булдырылган иде, тик дөнья аны танымады. 11 Ул үзенекеләре янына килде, әмма алар аны кабул итмәде. 12 Ә үзен кабул иткән бар кешеләргә ул Аллаһы балалары булырга хокук бирде, чөнки алар аның исеменә иман иттеләр. 13 Алар каннан да түгел, ата-ана я ир теләгәнгә дә түгел, ә Аллаһы теләгәнгә тудылар.
14 Сүз кеше булды һәм безнең арабызда яшәде. Без аның данын күрдек, атадан бердәнбер угылга бирелә торган данны күрдек. Ул юмарт игелек һәм хакыйкать белән тулы иде. 15 (Яхъя пәйгамбәр аның турында шаһитлек биргән, әйе нәкъ ул: «Минем артымнан килүче миннән алга чыкты, чөнки ул миннән элек бар иде»,— дип кычкырып әйтүче булган.) 16 Аның юмарт игелеге ташып торганга, без юмарт игелек өстенә юмарт игелек алып тордык. 17 Канун Муса аша бирелде, ә юмарт игелек һәм хакыйкать Гайсә Мәсих аша килде. 18 Аллаһыны бер кеше дә, беркайчан да күрмәгән. Аны Ата өчен иң якын* булган бердәнбер илаһ ачып бирде.
19 Яһүдләр Иерусалимнан руханилар белән левилеләрне Яхъя пәйгамбәрдән: «Син кем?» — дип сорарга җибәргәч, 20 ул җаваптан качмады һәм: «Мин Мәсих түгел»,— дип турыдан-туры әйтте. 21 Алар аңардан: «Кем соң син, Ильясмы?» — дип сорадылар. «Юк»,— диде ул аларга. «Ә, бәлки, син Пәйгамбәрдер?» — дип сорадылар алар. Ул кабат: «Юк»,— диде. 22 Шуңа күрә алар: «Алайса, кем соң син? Әйт, чөнки безне монда җибәрүчеләргә җавап бирәсебез бар. Үзең хакында нәрсә әйтерсең?» — диделәр аңа. 23 Ул: «Мин Ишагыйя пәйгамбәр әйткәнчә: „Йәһвәнең юлын тигезләгез“,— дип чүлдә кычкыручының тавышы»,— диде. 24 Теге кешеләрне исә фарисейлар җибәргән иде. 25 Алар аңардан: «Әгәр син Мәсих тә, Ильяс та, Пәйгамбәр дә түгел икәнсең, ни өчен, алайса, суга чумдырылу үткәрәсең?» — дип сорадылар. 26 Яхъя аларга мондый җавап бирде: «Мин суга чумдырам, әмма арагызда сез белмәгән берәү бар. 27 Ул минем артымнан килә, ләкин мин аның аяк киеменең каешын чишәргә лаеклы түгел». 28 Моның барысы Яхъя пәйгамбәр суга чумдыра торган урында — Үрдүн елгасы аръягындагы Битаниядә булды.
29 Икенче көнне Яхъя, үзе янына килүче Гайсәне күреп, болай диде: «Менә ул — дөньяның гөнаһын юк итүче Аллаһы Бәрәне! 30 Аның турында мин: „Артымнан килүче миннән алга чыкты, чөнки ул миннән элек бар иде“,— дип әйткән идем. 31 Мин үзем дә аны белми идем, ләкин ул Исраил халкына ачык билгеле булсын өчен, суга чумдырырга килдем». 32 Яхъя шулай ук мондый шаһитлек бирде: «Мин шуны күрдем: күктән аңа күгәрчен рәвешендә рух иңде һәм аның өстендә калды. 33 Мин аны үзем дә белми идем, әмма мине суга чумдырылу үткәрер өчен Җибәрүче миңа: „Рухның кемгә иңгәнен һәм кем өстендә калуын күрсәң, изге рухка чумдыручы шул булыр“,— дигән иде. 34 Мин моны күрдем һәм аның Аллаһы Улы булуына шаһитлек бирдем».
35 Киләсе көнне Яхъя, үзенең ике шәкерте белән шул урында торганда, 36 узып баручы Гайсәне күреп: «Менә Аллаһы Бәрәне!» — диде. 37 Шул ике шәкерте, аның бу сүзләрен ишеткәч, Гайсәгә ияреп китте. 38 Гайсә исә артына борылып карады да, аларның үзенә ияреп баруларын күреп: «Сез нәрсә телисез?» — диде. Алар аңардан: «Равви́ (Остаз дигәнне аңлата), син кайда тукталдың?» — дип сорадылар. 39 Гайсә аларга: «Әйдәгез, күрерсез»,— диде. Алар, барып, аның тукталган урынын күрделәр һәм ул көнне аның белән бергә калдылар. Сәгать уннар* тирәсе иде. 40 Яхъяның әйткәннәрен ишеткән теге ике шәкертнең берсе Шиму́н Петернең бертуганы Әндри́ иде. 41 Башта ул бертуганы Шимунны эзләп тапты һәм аңа: «Без Мәсихне очраттык»,— диде. (Мәсих «майланган зат» дигәнне аңлата.) 42 Ул аны Гайсә янына китерде. Гайсә, Шимунга карап: «Син Шимун, Яхъя улы; син Кифа́с дип аталырсың»,— диде. (Кифа́с Петер* дигәнне аңлата.)
43 Икенче көнне Гайсә Гәлиләягә барырга булды һәм Филипне тапкач, аңа: «Миңа ияр»,— диде. 44 Ә Фили́п, Әндри белән Петер кебек, Битсәи́дә шәһәреннән иде. 45 Ул, Натанаилне табып: «Без Муса Канунда һәм пәйгамбәрләр үз язмаларында әйткән кешене очраттык. Ул Насарадан булган Йосыф улы Гайсә»,— диде. 46 Ләкин Натанаил аңа: «Насарадан нинди дә булса яхшы нәрсә чыгамыни?» — дип әйтте. «Әйдә, үзең күрерсең»,— диде аңа Филип. 47 Гайсә, үзенә таба якынлашып килүче Натанаилне күргәч, аның хакында: «Менә исраилле, аңарда һичнинди мәкер юк»,— диде. 48 Натанаил аңардан: «Син мине каян беләсең?» — дип сорады. «Мин сине инҗир агачы төбендә, Филип сине әле чакырганчы күрдем»,— дип җавап бирде аңа Гайсә. 49 Натанаил аңа: «Остаз*, син — Аллаһы Улы, син — Исраил Патшасы»,— диде. 50 Гайсә аңа: «Мин сине инҗир агачы төбендә күрдем дигәнгә миңа ышандыңмы? Син моннан да бөегрәк нәрсәләр күрерсең»,— дип җавап бирде 51 һәм болай дип өстәде: «Сезгә хак сүз әйтәм: сез ачык күкне һәм Аллаһы фәрештәләренең анда күтәрелеп һәм Кеше Улы янына төшеп йөрүләрен күрерсез».