-
Яхъя 1:7Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
7 Ул яктылык хакында шаһитлек бирү өчен һәм һәртөрле кеше аның аша иман итә башласын өчен шаһит булып килде.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 1 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
аның: Ягъни Чумдыручы Яхъя. (Рс 19:4 белән чагыштыр.)
шаһит булып: Яки «шаһитлек өчен». «Шаһит» дип тәрҗемә ителгән грек исеме мартири́а Яхъяның Яхшы хәбәрендә, бергә алынган башка өч яхшы хәбәр белән чагыштырганда, ике мәртәбәдән ешрак очрый. Шаһитлек бирү дип тәрҗемә ителгән тамырдаш фигыль мартире́о Яхъяның Яхшы хәбәрендә 39 мәртәбә, ә башка Яхшы хәбәрләрдә 2 мәртәбә очрый (Мт 23:31; Лк 4:22). Бу грек фигыле Чумдыручы Яхъяга карата шулкадәр еш кулланыла ки, аны, кайберәүләр әйтүенчә, «Шаһит Яхъя» дип атап булыр иде (Ях 1:8, 15, 32, 34; 3:26; 5:33). Яхъяның Яхшы хәбәрендә бу фигыль шулай ук Гайсәнең хезмәтенә карата да еш кулланыла. Гайсә турында еш кына ул «шаһитлек бирде» дип әйтелә (Ях 8:14, 17, 18). Гайсәнең Понти Пилатка әйткән мондый сүзләре аеруча игътибарга лаек: «Мин хакыйкать турында шаһитлек бирер өчен тудым һәм шуның өчен дөньяга килдем» (Ях 18:37). Яхъя язган Ачылыш китабында Гайсә «Тугры шаһит» һәм «тугры һәм хак шаһит» дип атала (Ач 1:5; 3:14).
-