-
Яхъя 1:10Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
10 Ул дөньяда булды, һәм дөнья аның аша булдырылган иде, тик дөнья аны танымады.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 1 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
дөнья аның аша булдырылган иде: Грек сүзе ко́смос («дөнья») монда кешелекне аңлата. Бу шушы шигырьнең азагындагы дөнья аны танымады дигән сүзләрдән күренә. Бу грек төшенчәсе кайвакыт дөньяви язмаларда гомумән Галәмне һәм иҗади эшләрне белдерер өчен кулланылган, һәм рәсүл Паул, грекларга мөрәҗәгать иткәндә, аны шул мәгънәдә куллангандыр (Рс 17:24). Әмма Мәсихче Грек Язмаларында бу төшенчә гадәттә кешелекне я аның ниндидер өлешен аңлата. Чыннан да, Гайсә бөтен нәрсәне, шул исәптән күкләрне һәм җир белән андагы бар нәрсәне, булдыруда катнашкан. Ләкин бу шигырьдә аның кешелекне барлыкка китерүдәге роленә игътибар ителә (Яр 1:26; Ях 1:3; Кл 1:15—17).
-