-
Яхъя 1:15Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
15 (Яхъя пәйгамбәр аның турында шаһитлек биргән, әйе нәкъ ул: «Минем артымнан килүче миннән алга чыкты, чөнки ул миннән элек бар иде»,— дип кычкырып әйтүче булган.)
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 1 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Минем артымнан килүче: Чумдыручы Яхъя Гайсәдән якынча алты айга элегрәк туган һәм үз хезмәтен аңардан элегрәк башлаган. Шул мәгънәдә Гайсә Яхъяның «артыннан», ягъни аңардан соң, килгән (Лк 1:24, 26; 3:1—20). Әмма Гайсә Яхъяга караганда бөегрәк эшләр башкарган, шуңа күрә ул Яхъядан һәр яктан алга чыккан, ягъни өстен булган. Чумдыручы Яхъя шулай ук Гайсәнең җиргә килгәнчегә кадәр яшәгәнен танып, ул миннән элек бар иде дигән.
-