Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Яхъя 1:28
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 28 Моның барысы Яхъя пәйгамбәр суга чумдыра торган урында — Үрдү́н елгасы аръягындагы Битаниядә булды.+

  • Яхъя 1:28
    Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
    • 28 Моның барысы Яхъя пәйгамбәр суга чумдыра торган урында — Үрдүн елгасы аръягындагы Битаниядә булды.

  • Яхъя. Аңлатмалар. 1 нче бүлек
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 1:28

      Үрдүн елгасы аръягындагы Битаниядә: Ягъни Үрдүн елгасының көнчыгыш ягы. Мәсихче Грек Язмаларында бер тапкыр гына искә алынган бу Битания Иерусалим янындагы Битания белән бер түгел (Мт 21:17; Мк 11:1; Лк 19:29; Ях 11:1). Бу Битаниянең Үрдүн елгасының көнчыгыш ягында төгәл кайда урнашкан булганы билгеле түгел. Кайберәүләрнең фикеренчә, ул Үрдүн елгасы аръягында Әрихә каршында, Гайсә, күпләр санаганча, суга чумдырылу үткән урында урнашкан булган. Әмма Ях 1:29, 35, 43; 2:1 дәге хәбәр Әрихә янындагы урынга түгел, ә Гәлиләядәге Кәнә шәһәренә якынрак урынга күрсәтә кебек. Димәк, Битания, күрәсең, Гәлиләя диңгезеннән көньякка таба берникадәр ераклыкта урнашкан булган, ләкин бүген аның төгәл урынын билгеләп булмый. (Ә10 кушымт. кара.)

      Битаниядә: Кайбер кулъязмаларда «Битания» дип түгел, ә «Битабара» дип язылган, һәм бу кайбер Изге Язмалар тәрҗемәләрендә чагыла. Әмма иң ышанычлы кулъязмаларда «Битания» диелгән.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу